Хезмәттә үткән һәр көнен сагынып яши
Заводта җитәкчелектә эшләгән, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булган, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкне булдыруда үзеннән лаеклы өлеш керткән Илья Михайловка 85 яшь тулды.
Җәйне — авылда
Михайловлар Балык Бистәсе районындагы Масловка авылыннан Казанга кайтканнар гына иде әле.
— Моннан 30 ел элек иске генә бер өй сатып алдык. Әле бу йортыбыз һаман да ахырына кадәр төзелеп бетмәгән. 15 сутый бакчабыз бар. Уртанчы улыбыз Володя белән киленебез Татьяна соңгы өч елда гел кайтып, булышып йөриләр, — дип сөйләде Илья Васильевич. Без сөйләшкәндә, х
— Биш сутый җирдә бәрәңге утырткан идек быел. Кызыл бәрәңгеләр дә, агы да уңды.
Илья Васильевич Казандагы «Элекон» заводында чакта, «Масловский» совозына барып, шефлык ярдәме буларак, алмагач бакчасында эшләгәннәрен искә алды.
— Чыгышы белән Мәшләктән булган Галина Павловнаны совхозда «мама» дип йөрттеләр. Хәзерге Кама урман промышленносте хуҗалыгында буфетчыдан башлап, алдынгы совхоз директорына кадәр күтәрелгән кеше ул! Ленин ордены белән бүләкләнгән! Ул совхозның 600 гектар мәйдан биләгән алма бакчасы бар иде. 1979 елда алмагачлар өшеп беткәч, Галина Васильеваның тырышлыгы һәм республика җитәкчелегенең ярдәме белән, алма бакчасы яңадан торгызыла, — дип сүзне ерактан ук урап башлады ул.
Сөйләшә торгач, уртак танышлар да барлыгы ачыкланды. Илья Васильевичның бертуганы Николай Михайлов, заманында, Түбән Кама авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы председателе булып эшләгән иде. Тыйнак, игътибарлы һәм ярдәмчел җитәкче булып итсә калган ул. Аның арадан киткәненә дә шактый еллар үтте...
«Элекон»нан башланган юл
Фронтовик гаиләсендә үскән Михайловларның барысы да тормышта үз юлларын тапканнар, югары урыннарда эшләгәннәр.
Алты яшеннән колхоз эшенә ярый башлаган Илья, нәселдән килгән һөнәрне дәвам итү өчен, урман хуҗалыгы техникумында белем ала.
Тәтештә эшләгәндә армиягә алынып, Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт итә. Аннан кайткач, хезмәт юлы гел икенче тармакка кереп китә — Казандагы 7нче заводка эшкә керә.
— Бөтен гомерем артта калган участокта эшләп үтте, — дип сөйли ул. 12нче цехка урнашырга теләвен белгәч, анда бары тик радистлар гына эшләгәнен әйтәләр. Керәшен малае югалып калмый: «Укырмын!» — ди. Ә ул цехка бөтен СССРдан — Ленинград, Мәскәү, Львов кебек шәһәрләрдән 100 яшь белгечне чакырып китергән, тулай торакка урнаштырган булалар. Илья да шулар янында эшли.
Төннәр буе утырса да, катлаулы радиоаппаратура үз серләрен ачарга теләми. Шуннан соң, ул Антонов китабы буенча математиканы өйрәнә башлый. Бер ел эчендә андагы барлык мәсьәләләрне чишеп чыга. Берсендә әтисенең энесе Тимофей килгәч, җырак тутасы Анна зарлана:
— Төне буе утыра, нишләтергә дә белмәгән юк инде.
Үзләре дә кеше квартирында торган җырак түтие электр утының күп тотылуына борчылгандыр, күрәсең.
— Заводка эшкә җәяү йөрдем. Әби төшке ашка көн дә 3 сум акча бирә. 12нче цехта эшләве күңелле иде. Шунда эшләгәндә Гагарин космоска менеп төште. Космик аппарат өчен кайбер детальләр безнең цехта ясалды бит. Мин ул чагында КАИда, радиоинженер белгечлегенә укый идем, — дип хезмәт юлына тукталды ул. — Аны 1966 елда бетергәндә заводта хәрби вәкиллек инженеры идем. «Элекон»да 30 еллап эшләп, директорның җитештерү буенча урынбасары дәрәҗәсенә җиттем.
Завод тиешле радиодетальләрне җитештерү бурычын үтәп җиткерә алмаганлыктан, ил җитәкчелеге Свердловск өлкәсендәге Каменск-Уральск шәһәрендә дә шундый ук завод төзергә карар итә. Яңа заводка җитәкче итеп, Илья Михайловны билгелиләр. Ул заводта эшләү өчен Казаннан, гаиләләре белән бергә, 25 белгечне алып китә. Свердловск өлкәсендәге заводта да эшне тиешле югарылыкта оештыра Михайлов. Яңа төр продукция дә җитештерә торган завод гел алдынгы урыннарда була.
1985 елда Михайловлар өч улларын — Андрей, Владимир һәм Василийны алып, кабат Казанга кайталар.
60 ел бергә
Илья Васильевичның хатыны Полина (ул Пелагея Ивановнага шулай дип дәшә) үзеннән җиде яшь ярымга кечерәк. Пелагея авылда 7 класс бетергәч, Пермьдәге ак түтие (бертуган олы тутасы) янына китә. Җырга оста чибәр кыз музыка училищесының вокал классында укый. Төзелеш трестында кадрлар бүлеге инспекторы булып эшләгәндә авылдашы Илья килеп, үзе белән Казанга чакыра. Туган авыллары Түбән Әрнәшкә кайтканда очрашып, сөйләшеп йөргәнлектән, Пелагея ризалаша.
Өйләнешкәч, өйләренә якын булганы өчен, Пелагея заводның хәрби хезмәттә булганнарны исәпкә алу бүлегендә эшли.
Гаиләле булгач та, җырак түтиләре яныннан китмиләр.
— Тугыз квадрат метрлы бүлмәдә ничек сыйганбыздыр?! Карават аякларын күтәртеп, аска да кеше кереп ятарлык урын көйләдек. Баланы арбасы белән өстәл астына кертеп куя идек, — дип узган елларын искә төшереп алды Илья Васильевич. — 1965 елгы олы улыбыз Андрейга өч яшь чагында, Воровский урамындагы йорттан бер бүлмәле квартир бирделәр. Аны алу өчен, иң авыр участок саналган 13нче цехка күчтем. Хәрби продукция җыю цехындагы әзер товарны биш төр гаскәр вәкилләре тикшереп ала. Нормадан аз гына тайпылыш булса да, кире боралар. Мин цех начальнигы урынбасары булып эшләгәндә, «герметичность» буенча яраксызга чыгарып, бер партия продукцияне кире кайтардылар. Өч көн эчендә аны тапшыру бурычы йөкләнде. Төн йокылары качса качты, әйтелгән вакытка сыештык.
Ярты көн сөйләшеп утырсак та, бай тормыш юлы узган Илья Васильевичның истәлекләреннән бик азын гына ишетеп, теркәп алырга өлгердек.
Хәзерге вакытта өлкән Михайловлар шәһәр үзәгендә, Кабан күленнән ерак булмаган йортларында бер-берсенә җан җылысы биреп, балалары уңышына шатланып, дус-ишләре белән аралашып яшиләр.
85 яшендә дә Иляь дәдәйнең зиһене, хәтер үткенлеге яшьләр дә сокланырлык әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев