Хәзерге яшьләр Олы көнне беләме?
Олы көн – иң якты һәм күпләрнең сабый чакларыннан ук истә калган зур бәйрәм. Рождество үткәч, халык Олы көнгә әзерләнә башлый. Олы яшьтәгеләр аны ураза тотып каршы алалар. Ә балалар һәм яшьләр, элгәредән килгән йола-гадәтләр буенча, бу көнне күкәй җыярга чыкканнар, көндез яшьләр урманга барып, төрле уеннар уйнаганнар. Шунда ук, күкәй тәгәрәтү уены да булган.
Ә бүгенге көндә, күпчелеге шәһәрдә торучы яшьтәшләрем бу йола-гадәтләрне беләләрме? Аңа ничек карыйлар? Шулар хакында үзебезнең керәшен яшьләре ни-нәрсәләр уйлавын белештем.
Анжелика ИВАНОВА, Кукмара районының Поршур авылы:
— Безнең гаилә Пасха бәйрәменә җентекләп әзерләнә. Балачакта әбиемә йомыркаларны буярга булыша идем. Ул йомыркаларга үземчә матур итеп рәсемнәр ясап, ялтыравык наклейкалар ябыштыра идем. Әниемә тәмле-тәмле ризыклар пешерергә булыша идем.
Ләкин әлеге бәйрәмнең иң күңелле өлеше — төнге бердә дус-ишләр белән йомырка җыярга чыгу. Авылны урап чыкканчы алҗып, арып бетүләр, кайтып конфетларны, йомыркаларны санап утырулар. Бик күңелле һәм рәхәт чаклар.
Ә хәзер инде әлеге бәйрәм бөтенләй бүтән төрле кабул ителә. Барлык әзерлек, төне буе өйгә кергән балаларга йомырка өләшү — үз өстеңдә. Ә иртән өеңдә бәйрәм өстәле әзерләп, туганнарыңны каршы алырга кирәк.
Оксана СИДОРОВА, Мамадыш районының Албай авылы:
— Олы көннең иң матур һәм кызыклы өлеше — күкәй җыю, минемчә. Үзем башлангыч классларны тәмамлаганчы, җыйдым. Иртән-иртүк матур итеп киенеп, аякка бутыйлар киеп, үзебез кадәр зур пакет күтәреп, күкәй җыярга чыгып китә идек. Беренче кереп өлгерсәң, йорт хуҗалары сине мендәргә утырталар. Авылны әйләнеп чыкканчы обед вакыты җитә иде. Пакет тулгач, аны капчык кебек өстерәп кайтасың. Өйгә кайткач, кайсыбыз күпме күкәй җыйган, шуны саныйбыз, сиксәнешәр, туксанышар күкәй җыела иде. Сирәк кенә булса да, таудан күкәй тәгәрәтеп уйнаганыбыз да булды.
Хәзер күкәй җыючы балалар бик әз. Күбесе шәһәрнекеләр, авылда балалар калмады, диярлек. Әмма, шулай да, Пасхага туры китереп, авылга бик күп кеше кайта. Питрау көнендәгедәй, Албай күк гөрләп тора.
Пасханы ел да авылда, әти-әни, туганнар белән бәйрәм итәбез. Атнакөнгә каршы 50-60 күкәй буйыйбыз, куличләр пешерәбез. Кич чиркәүдә келәү була, без дә барабыз, шәмнәр куябыз. Безнең авылда төнге 12дә тауда учак яндыру йоласы бар. Яшьләр, кич белән, шунда җыелабыз.
Марина ШӘЙМӘРДАНОВА, Алабуга шәһәре:
— Бездә Пасха бәйрәменә әзерлек алдан ук башлана. Өйләрне юабыз, йорт тирәләрен чистартабыз. Ул йомырка буяу вакытын көтә-көтә, арып бетәсең. Әле башта, әниләр мунча ягып, чистарынып чыкканнан соң гына эшләнә бит ул. Элек, без бик кечкенә вакытта, әни йомырканы суган кабыгына буйый иде, ә хәзер инде махсус буяулар сатыла. Шулар белән буйыйбыз.
Мин үзем 3-4 яшьлек чагымда ук йомырка җыярга чыга идем. Ул вакытта авылда балалар бик күп иде, хәтта йомырка җитмәгән вакытлар да булгалады. Йомырка җыюдан арып кайтып керәбез, ул пакеттагы йомырканың ничәсе генә ватылмыйча калгандыр инде. Аны гаиләбез белән җыелышып, шау-гөр килеп саныйбыз, ә аннан соң дуслар белән тауга йомырка тәгәрәтергә менеп китәбез.
Ә хәзер инде без йомыркаларны авылда әнием, кызым һәм улым белән бергәләп буйыйбыз. Төрле-төрле төстәге йомыркаларны, тәм-томны кичтән үк әзерләп куябыз. Иң шатлыклысы шул — хәзер йомырка җыюны минем балаларым дәвам итә. Быел да Пасхага авылга кайтырга уйлап торабыз.
Константин ДМИТРИЕВ, Кукмара районының Поршур авылы:
— Пасхага бер көн алдан мама-папа белән йомырка буйыйбыз. Буявы да үзенчәлекле: кайберләрен махсус буяуга манабыз, бер өлешен суган кабыгында пешерәбез. Якыннарыбызның, туганнарыбызның балалары өчен башка төрле итеп, аерым бизәклибез күкәйләрне. Күкәй җыярга килүче балаларга алдан ук тәм-том алып куябыз.
Безнең авылда Пасха күкәйләрен төнлә җыялар, төнге бердә урамга күкәй җыярга чыгып китә идек, бер йортны да калдырмыйча, рәттән һәрберсенә керә идек. Аннан соң, барлык яшьтәшләр кебек, өйгә кайтып, җыйганннарны узыштан санаган вакытлар бүгенгедәй хәтердә. Иртән торып таудан күкәй тәгәрәтә идек.
Беренче вакытларда, дәдәйләргә һәм түтиләргә ияреп йөрдек, аннан соң үзебез чыга башладык, соңрак энеләр һәм сеңелләрне иярттек. Хәзер инде урам буйлап күкәй җыеп йөрү яшен уздык.
Туганнар бәйрәменә әйләнә бара
Яшьләр белән сөйләшкәннән соң, һәрбер авылның үзенә генә хас йола-гадәтләре барлыгы аңлашылды. Кызлар һәм егетләр күңелендә Олы көн бәйрәме балачакның иң якты, иң күңелле хатирәсе буларак саклана.
Әмма вакытлар узу белән, Олы көн бәйрәме йорттан-йортка кереп хуҗаларга яхшы теләкләр әйтү, күкәй җыю, күкәй тәгәрәтү кебек йолалар булудан туктап, якыннарның, туганнарның бер йортка җыелып бәйрәм итүенә әйләнә бара. Монда, бәлки, үз балалары да үсеп килүче яшьләрнең туган авылларында түгел, ә зур шәһәрләрдә яшәүләре дә үз ролен уйныйдыр. Шуңа да бүгенге көндә шәһәр шартларында керәшеннәрнең элгәредән килгән йола-гадәтләрен саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру зур проблемаларның берсенә әйләнә бара...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев