Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыкның бай мирасы фәнни яктан өйрәнелә

Ноябрь аенда Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, милли мәдәниятләр һәм йола-гадәтләр елына багышлап, Бөтенроссия «Ыру агачы» форумы булды.

Керәшеннәрнең ыру агачларын, керәшен авылларын өйрәнүгә кагылышлы һәм башка мәсьәләләрне үз эченә алды бу форум. Ул Татарстан мәдәният министрлыгы, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.

Инде икенче тапкыр үткәрелгән форумда катнашучыларны Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова сәламләде. 

— Ике елга бер уздырыла торган шушы форумдагы чыгышларны, докладларны соңыннан китап итеп бастырабыз. Бу кирәкле эш. Узган елны форумыбыз укучылар өчен булды. Гаризалар бик күп килгән иде, димәк, тарихыбыз белән балалар да кызыксына. Биредә укылган докладлар — зур тарихи мирас. Без үткәргән шушы чаралар керәшеннәрнең тарихын, культурасын өйрәнүгә этәргеч булсын иде, — дип әйтте Людмила Даниловна. 

Чакырылган кунаклар арасында Татарстан фәннәр академиясеннән Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Марат Гыйбатдинов та бар иде.

— Тарихи институтларыбыз, профессиональ тарихчыларыбыз, мөмкинлекләребез күп булуга карамастан, бөтен фактларны барлап, тарихны тулысынча өйрәнеп бетереп булмый. Бу эш белән гади кешеләрнең дә кызыксынуы мөһим. Һәр кеше үз гаиләсе, үз авылы турында өйрәнә башласа, фәнни яктан өйрәнүе дә җиңелрәк булыр иде, — дип сөйләде Марат Гыйбатдинов

Төрле районнарны гына түгел, шәһәрләрне дә берләштерде бу форум. Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Чиләбедән, Башкортстаннан лекторлар онлайн кушылды. Конференцияләр залына җыелучылар кебек үк форумның ахырына кадәр утырды алар. Үзләре дә кызыклы темаларга чыгыш ясадылар, коллегаларына да сораулар бирделәр. 

Санкт-Петербургтан Россия тарих һәм сәнгать институты фольклор секторының өлкән фәнни хезмәткәре, форумга онлайн кушылган Наилә Әлмиева керәшен җырулары турында сөйләде. 

— Керәшен җыруларын тыңлар өчен, аларны җырлар өчен, иң беренче, бу җыруларның тарихын, ничек һәм каян барлыкка килүен өйрәнергә кирәк. Керәшеннәр җырларына бик зур мәгънә салганнар, аны аңлый белергә кирәк, — дип сөйләде ул. 

Форум туган якны өйрәнүче керәшеннәр өчен генә булса да, биредә руслар да, татарлар да бар иде. Төрле яшьтәге, төрле урыннарда эшли торган кешеләрне керәшеннәр тарихы белән кызыксыну берләштерә. Биредә Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Россия фәннәр академиясенең Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты, Россия сәнгать институты, Казан (Идел буе) федераль университетының фольклор секторы хезмәткәрләре, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан, Башкортстанның Бакалы районыннан, үз республикабызның Яшел Үзән, Мамадыш районнарыннан, Чаллы шәһәреннән туган якны өйрәнүчеләр катнашты.

Казан (Идел буе) федераль университетының өлкән укытучысы, рус милләтеннән булган яшь тарихчы Андрей Денисов керәшеннәр тарихын шактыйдан өйрәнә икән. 

— Керәшеннәр, аларның тарихы белән 2016 елдан бирле кызыксынам. Бу уку елыннан башлап, Россиянең барлык югары уку йортларының беренче курсларына «Россия дәүләтчелеге нигезләре» дигән яңа дисциплина укытыла. Миңа университетта студентларга шушы дисциплинаны укытуны йөкләделәр, форумдагы чыгышым да шушы темага бәйле, — дип сүзен башлады Андрей. Докладында ул үзе укыта торган дисциплина кысаларында керәшен җәмгыяте өчен файдалы булырга мөмкин факторларга тукатлып үтте.

Бөтенроссия «Ыру агачы» форумында халыкның үткәне, керәшен авылларының тарихлары белән якыннан кызыксынучылар, аларны өйрәнүчеләр барлыгын күрдек. Алар тулы бер халыкның бай мирасын барлап, киләчәктә аны фәнни яктан өйрәнү өчен зур тырышлык куялар. Форумда яңгыраган чыгышлар һәм докладларның бергә туплап, китап итеп бастырылуы да халыкның тарихын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев