Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимирда — «Авыл көне»

Мамадыш районының Владимир авылында зур бәйрәм уздырылды.

Владимирның «Авыл көне»нә чакыруны — «Җәйнең матур аяз таңнарында» дип исемләнгән белдерүне күргәч, «Әһә, быел да таңга кадәр бәйрәм итәчәкбез икән әле», — дип уйладым. Нәкъ шулай булды да. Төшкә хәтле мәңге аязмас кебек томырып яуган яңгыр да, халык бәйрәм итсен инде дигәндәй, туктады да куйды. 

Әйе, Владимир талантларының таңга хәтле концерт куярлыклары бар. Бездә көй белмәгән, җырлап-биемәгән, күңелендә шигырь очкыны йөртмәгән кеше бөтенләй юк. Ышанмасагыз ышанмагыз, ләкин бу шулай.

Владимирда Сабантуе үзгә бер матур булса, «Авыл көне» җылы атмосферасы белән аерылып тора. Шунысы белән дә рәхәт биредә, зур исемнәргә лаек булган күренекле кешеләре дә гади, нечкә күңелле, «әллә кем» түгел безнең авылның. Россиянең — атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның «Авыл көне» бәйрәменә кайтмый калганы юк. Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева да, мөмкинлеге булганда, кайтырга тырыша. Алар быел да бәйрәм күрке булды. Җырчылар дип кабул итсәк тә, икесенең дә күңелендә шигъри моң да урын алган әле аларның. Талантлы шагыйрәбез Елизавета Малова иҗатының тагын берничә яңа үрнәген ишетергә насыйп булды. Музыкаль белем бирә торган уку йортында укыган булсалар, кем белә, бәлки Нина белән Иван Терентьевлар да артист булып китәрләр иде. 

Римма һәм Валерий Ивановлар, Людмила һәм Венера Нислиналар, Галина һәм Денис Михайловлар, Елена һәм Николай Бачковлар, Ирина Муллина һәм Николай Чемкин... Семьялары белән талантлы ул владимирлылар. 

Берзаман бәйрәмдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, райондашыбыз Валерий Шрыков җырлап җибәрде. Монысы күпләргә көтелмәгән «приятный сюрприз» булды. Бәйрәмне «Бәрмәнчек»тә шактый шомарган Денис Михайлов алып барды. Әнисе Галина Михайлова клуб мөдире булганга гына түгел, шушы авыл егете булганга бу җаваплы эшкә алынуында һич шигем юк.

Бәйрәмнәр, концертлар була инде ул. Ә Владимирдагы «Авыл көне»н кунак-бәйрәм дисәк тә, урынлы булыр. Алдагы җөмләне нәкъ авылча итеп язып куйыйм әле: Бәйрәмне хет урам сәхнәсе каршындагы урындыкларга утырып, хет кунак өстәле артында сыйланып карарга була иде. «Талир тәңкә» ансамбле кызлары коцертта җырларга да, өстәл артында керәшенчә җырлап сыйларга да өлгерде.

Аш-су остасы Венера Арсланова җитәкчелегендә быел да пылау пешерелгән, кайнар аш әзерләнгән иде. Туй өстәле кебек дигәч, күзаллавы кыен түгел инде.

Владимир талантлары белән генә түгел, үз байлары белән дә горурлана ала. Әйе, авыз тутырып бай кешеләре дидем шул. Александр Аксаков, Венера Арсланова, Сергей Бачков, Венера Аксакова, Анна Пасыева кебекләр, матди генә түгел, күңел байлыклары белән дә сокландыра. Бәйрәмне уздыруга үз өлешләрен керткән Маловлар гаиләсе, Ольга Гыйльметдинова, Нина Борисова, Римма Иванова исемнәрен дә ишетеп калдым. 

Бәйрәм бүләкле булуы белән дә матур шул ул. Пылау пешерү белән мәшгуль Альберт Борисов, Юрий Нислин, чәй өчен җаваплы Валерий Борисов, ир-ат ярдәме кирәк җирдә Александр Сапурин бәйрәмне оештыручы Галина Михайлованың уң кулы булганнар.

«Ике кешенең берсе гармунчы» булган авылда гармунчылар ансамбле дә бар. Юк, алар ансамбль исеме күтәреп, репетицияләргә йөрмиләр йөрүен, чөнки Иван Терентьев белән Василий Нислин — Чаллыда, Иван Юзеев — Яшел Үзәндә, Николай Бачков белән Александр Сапурин авылда яшиләр. Тик аларга бергәләшеп авыл көен, яшьлек җырларын уйнау берни түгел, репетицияләр дә таләп ителми.

«Авыл көне»нең исеме — мәгълүм җыр сүзләре. Кеше игътибар иткәндерме, белмим, ләкин бу юллар минем күңелемә аеруча якын, чөнки мин аның тарихын беләм. Фәтхерахман Әхмәдиев көе ул. Күрше авыл егете, булачак талантлы композитор, сугыш вакытында, аннан соңгы авыр елларда, абыйсы Мөнир белән үзләре ясап, самавыр, комган, чүмеч, табак ише әйберләр сатарга Владимирга килеп йөри. Минем әбиләрнең күршесе Тәкмиләрдә кунарга кала торган була алар. Әтинең дәдәсе Григорий белән бик дус була ул. Аларны музыка, гармун дуслаштыра. Әтием Семён Пасыевны да бәләкәйдән белә ул. Гомер буе аралашалар. Шулай бервакыт әти, инде армияләрдә йөреп кайтып эшли башлагач, күрше авылга, Тәберде Чаллысына, Фәтхерахман абыйларга килеп чыга. «Әй, якташ, нәкъ көнендә килдең әле син. Әйдә, кер әле», — дип өенә чакыра. Баянын алып, үзәк өзгеч матур көй уйнап җибәрә. Бу музыка әтигә шулхәтле көчле тәэсир итә, «гәүдәм буйлап каз тәне чыкты», — дип сөйли иде ул. «Кичә дә лапас түбәсендә, печән өстендә йокладым. Уянып китсәм, хуш истән башлар әйләнә, кояш чыгып килә, әтәчләр кычкыра, кошлар сайрый — гаҗәп тавышлар инде. Күңелемә көй килде. Онытылганчы дип, тиз генә өйгә йөгереп кердем, тизрәк нотага салып куйдым», — дип сөйли Фәтхерахман абый әтигә. «Җәйнең матур аяз таңнарында» җырының көе шулай туа. Соңыннан бу көйне Әхмәт Ерикәйгә уйнап күрсәткәч, җырның сүзләре языла. 

Бу көйнең беренче тыңлаучысы — минем әти, күренекле баянчы, Владимир авылы кешесе Семён Иванович Пасыев була. 

Композитор Мирсәет абый Яруллин безгә килгәндә, әтидән гел Фәтхерахман Әхмәдиев көйләрен уйната иде. «Боларны Фәтхерахман абый үзе һәм, Семён, син генә шушылай итеп уйный аласың», — дигәнен үземнең дә ишеткәнем булды.

Владимирдагы «Авыл көне» күңелгә якын шул хатирәләрне дә уятты. Ә Владимирдагы бәйрәмне, тезелешеп басып, Георгий Ибушев, Денис Михайлов, Николай Бачков, Галина Михайлова «Җәйнең матур аяз таңнарында» җыры белән тәмамладылар.

Бу вакытта офыкта җәйнең ал таңы беленә башлаган иде инде…

Лидия ПАСЫЕВА.
Мамадыш районының Усали авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев