Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир авылыннан Аксаклар нәселенең лаеклы дәвамчысы Венера

Мамадыш районының Усали авылы кызы Венера Аксакова артыннан хәзерге тизлек заманасы үзе дә иярә алмый. Венера Аксакова турында бер генә җөмлә белән, «замана яшьләренең бер вәкиле», дип әйтергә булыр иде.

Агроном кыз

2014 елда агроном белгечлеге алып, райондагы хуҗалыкка кайта Венера. Шул вакытта ук, уйлаганын турыдан әйтүче яшь белгеч җитәкчеләрне дә аптырашта калдыра. «Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Сабантуй алдыннан, 10 июньдә мине үзенә чакыртты. «Ничә гектар җир нишләп буш ята», дип ачулана башлады. Мин әле килдем генә, бернәрсә дә эшләргә җитешмәдем», — дип, күзенә карап дөресен әйттем. Һәм эшкә башым белән чумдым.

Хезмәт хакы алгач, әтисе: «Бу бит машинага бензин алырга да җитәрлек түгел », — дип, кырдан кайтып кермәгән кызының акчасы аз булуга сәерсенә. Машинасын асфальт юлда калдырып, гектарлаган басу буйлап, җәяү йөри агроном кыз. Шуңа да 2 августта, Элҗен көнне, Казандагы институтка килгәч, бик нык ябыкканына аптырап сорыйлар: «Венера, сине әллә элеп киптерделәрме?».

Тырышлыгын күреп, аны районга үз белгечлеге буенча эшкә чакыралар. Ләкин әтисе «авылда бу акчага йөргәнче, шәһәрдә дворник бул», дип әйткәч, кыз аның сүзеннән чыга алмый.

«Ә болай безнең гаиләдә — тулы ирек. Әни: «Ничек рәхәт, шулай яшәгез, кая барасыгыз килә, шунда барыгыз» ди иде безгә. Аңа карап, наркоман да булмадык, ялгыш юлга да кереп китмәдек. Энекәшем Дениска 29 яшь була, эчми дә, тартмый да, әле өйләнмәгән, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли. Үзем дә 30ны уздым. Безнең кебекләр аз түгелдер. Әле беребезнең дә гаиләсе юк. Миңа калса, димләп таныштыру гадәти хәл булырга тиеш. Чөнки ул чагында, ике якның да 7 буын нәселен, холыкларын исәпкә алып, егет белән кызның бер-берсенә туры киләме-юкмы икәнен белеп торалар», — дип уены-чыны белән әйтеп куйды Венера. 

Казандагы тормыш

Казанга килгәч, Венера Аксакова компанияләрнең берсенә сәүдә буенча менеджер булып урнаша. Агроном кыз техника өчен коленвал, подшипник, фильтр ише запас частьлар белән эш итә башлый. Ярты елдан шундый ук икенче компаниядә инде персонал сайлаучы белгеч булып эшли башлый. 

Башкаладагы беренче елларда Усали кызы Венераның эш вакыты минутына кадәр бүленгән була. Атнаның беренче көнендә иртәнге 9дан кичке 6га кадәр төп эш урынында менеджер булып эшли. Аннан соң, кичке 7дән төнге 12гә кадәр — оператор, шуннан соң иртәнге 6.30га кадәр — комплектлаучы. Шул өстәмә эш урынында душ коена да, тагын төп эшенә йөгерә. Атнаның ике төнендә генә аның башы мендәргә тия. Ул үзе тормышының бу еллары турында: «Икешәр тәүлек йокламаган чаклар да булды. 17 ай шул режимда эшләдем. Шул 2015-2016 елларда айлык хезмәт хакым 90-120 мең чыга иде. Казанда алган машина өчен ай саен 30 мең сум кредит түләргә кирәк. 20 меңгә фатир өчен түлисе бар. Шуңа да миңа берничек тә айга 90 мең сумнан да азрак хезмәт хакы алып яшәргә ярамады», — дип сөйли Венера. Шул елларда ул үзе өчен бер мөһим нәтиҗә ясый:

эшләп кеше үлми…

Самара компанияләренең Казан филиалларында сәүдә бүлеге җитәкчесе, филиал җитәкчесе булып та эшли, әмма хезмәт килешүендә каралган шартлар үтәлмәгәнлектән, Венера аннан китеп, үзенең эш буенча партнеры белән берлектә, аутсорсинг комапниясе оештыралар. Гади генә итеп әйткәндә, башка оешмалар белән үзара килешү нигезендә, үз хезмәткәрләрен шуларда эшләтеп торалар. Мәсәлән, кайсы да булса оешмага җыештыручы кирәк, әмма аларның ул штат берәмлеге юк, ди. Әлеге оешма Венераларның аутсорсинг компаниясе белән килешү төзегәч, җыештыручыны аларга эшкә җибәрәләр. Аның хезмәте өчен акча компаниягә күчә, ә теге белгеч белән бу компания үзе исәп-хисап ясый. 

Читтән караганда, шундый да җайлы булып тоела. «Ул компанияне ачканда, кесәдә 27 мең сум акча бар иде. Эш буенча партнерым ышанычлы булгач, барысы да җайга салынды. Без бер-беребезне 9 ел белә, бер бутербродны икегә бүлеп ашаган акчасыз чакларыбыз да булды. Ул компания хәзер дә бар. Аннан соң да башка компанияләр оештырдык, бергә эшлибез, әмма алар минем исемгә теркәләгән, — дип үз эше нечкәлекләре белән таныштырды Венера. — Әтием Владиславның ике фразасы бар:

«Бер генә җирдән һәм тирән итеп казыганда гына чиста су чыга». Ә икенчесе: «Авызың тулы кара кан булса да кешегә күрсәтмә».

6 яшемдә әтидән ишеткән шул сүзләр гомергә хәтердә калды, авыр чакта ныклык бирәләр».

Бер ай элек әтисенең Казанда яшәүче дәдәсе Александр Петрович Венераны үз янына эшкә чакыра. Аягында нык басып торучы эшмәкәр Александр Аксаковның бу яңа компаниясе төзелеш материалы җитештереп сата. Металл черепица, профнастил, арматура, брусчатка — һәрберсе аерым цехта җитештерелә. Ә Венераның бурычы — шул материалларны сату, арадашчыларга чыгару һәм персонал туплау.

Керәшенлек көчле

Венераның әтисе Владислав Аксаков — Владимирныкы. Армиядән кайткач, булачак хатыны, Рәхмәт Аланында туып, Үсәлидә яшәүче Гүзәлия белән танышкан. Гүзәлиянең әнисе Татьяна Гурьевна — керәшен, әтисе Шәйхаттар — татар. Татый әбисенә Венера дәү әни дип эндәшә. Бу гаиләдә дин мәсьәләсендә дә тулы ирек. Дәү әнисен, дини бәйрәмнәрдә, чиркәүдәге келәүгә бабасы йөртә. Үз чиратында, дәү әнисе Татый да «сезнең бәйрәм, азан әйтәләр», дип, ире Шәйхаттарның киемнәрен әзерләп, мәчеткә озата.

«Без гаиләдә өчәү. Энекәш Денисның атеист икәнен беләм. 18е тулуга Эльвираның чумылырга барачагын да белеп торам. Мин үзем корбан чалдырам, Казандагы мәчетләрнең берсенә ай саен матди ярдәм дә күрсәтәбез. Ә барыбер, авыр чакларда чиркәүгә барам. Чиркәүдә шәмнәр дә куям. Берсендә миңа өч атнага китәргә кирәк иде. Әниләр килделәр дә, «әгәр берәр нәрсә була калса» дип, әйберләремне, грамоталарымны күрсәтәм. Сеңелем Эльвира, авызын ерып, «сине кая күмәргә» ди. «Мине Владимирга алып менеп күмәрсез», дим. Әни дә, «Үсәлидә беркемем дә юк, әтиегездән соң китсәм, мине киендереп, Владимирга, аның янына куярсыз», ди. Дәү әти Шәйхаттарның да үз авылы Кече Сонда беркеме дә калмаган. Ул да «50 ел Татый белән яшим. Мине Владимир зиратында җирләрсез», дип әйтә. Кайдагы зиратта ятуың мөһим түгел, әти-әни әйтмешли, директор булсаң да, көтү көтсәң дә, беренче чиратта, кеше булып кала белергә кирәк», — дип фикер йөртә Венера. 

Атаклы Аксаковлар

Владимирдагы чиркәүне Александр Аксаков төзи. Аңа бертуганы, Венераның әтисе Владислав та булыша. Чиркәү дигәннән, Казан шәһәренең Ваһапов урамындагы биек чиркәү куполларын да Венераның әтиләре бригадасы ясаган. Аннан соң, Мамадышның тау өстендә урнашкан чиркәүнең субайларын кагудан башлап, аның төзелешенә үз өлешләрен керткәннәр алар.

«Аксаклар — бабай ягы, ә әбиләр — Унтилар. Ике тырыш нәсел. Минем өчен алар — акыл, эш һәм туганлык кадерен белү буенча үрнәк. Әти ягыннан туйга гына да яшьләрдән 90 кеше җыелабыз. Безнекеләр бер-берсен тарта, бер-берсенә терәк була белә. Алик дәдәй (әтисенең бертуганы Александрга, үз итеп, шулай эндәшәләр) финанс ягыннан да, башкача да ярдәм итә. Ул — безнең алтын баганабыз. Афанасий дәдәй дә бар. Шушы ике кеше барлыгы 4 гаиләне — Аксаклар, Унтилар, Афанаслар һәм Пасыйныкыларны җыеп, берләштереп торучылар», — ди Венера үз нәселләре белән горурланып. 

Аның әтисе инде күптәннән Казанда, бертуган дәдәе Александр Аксаков базасында эшли. Ике арадагы 140 километр да аңа киртә түгел, атна уртасында да, ялларда да авылга кайтып йөри. Төпчек кызлары Эльвира мәктәпне тәмамлагач, шәһәр ягына күчү уе да бар, ахры. 

Әле хәзергә бәйрәмнәрдә, әтисе яклап барлык туганнары да, шул исәптән Александр дәдәйләре дә Үсәлигә, Венераларның әти-әнисе йортына кайтып йөриләр. Владимир авылында бертуган Аксаковларның үзләре туып-үскән өй дә исән. Аналары Агафия Александровнадан калган ул йортта беркем дә тормый. Ул исән чакта йорт ничек булган, һаман да шул килеш — Агафия әбинең җылысын саклап тора. Дөрес, авыл борынча «зингер» машиналары, көмеш тәңкәләр эзләп йөрүчеләр аны пух-прах китереп чыкканнар. Шуннан соң, җыештырып, чистартып кына куйганнар. 

Венера эшмәкәрләр арасыннан Алик дәдәсен үзе өчен үрнәк дип саный. Ул төгәллеге, сүзенең эштән аерылмавы, гаделлеге белән аерылып тора. Венера әйтүенчә, авылдан эш сорап килүчеләрне дә үзенә ала. Эшләгәне өчен кешегә тиешенчә түли дә. Эшләүчеләргә үз базасында яшәү урыны да бар, мунчага кадәр төзеп куйганнар.

Алик дәдәе турында сөйләгәндә, аның 2 баласын, 4 оныгын гына түгел, үз туганнарын, дусларын кайгыртуын да телгә алды Венера.

Әтисез үскән Аксаковлар туксанынчы еллардагы тетрәнүләрне дә, бу гасыр башындагы дефолтны, башка авырлыкларны да кичереп, аякларында ныклап басып торалар.

Вакытны узып

Венера Аксакова турында бер генә җөмлә белән, «замана яшьләренең бер вәкиле», дип әйтергә булыр иде. Әмма хәзерге яшьләрнең бар буш вакытын интернет үзенә йота. Ә Венераны, ачуланса-ачуланмаса да, яшен белән чагыштырырга булыр иде. Яшен дә үзенең тизлеге, сулыш кысылыр дәрәҗәдәге могҗиза кодрәте белән таң калдыра. Венера да шулай. Ирләр шикләнеп, кат-кат исәпләп торган арада, ул уена килгән яңа проектны җәелдереп тә өлгерә. Эштән арынып тору, күнегелгән тормыш агымына үзгәреш кертү өчен генә чит җирләргә барып кайтырга да мөмкин ул. Кыю кыз, ут кыз!

Тауларны бик тә ярата. Ә иң яраткан шәһәре — Калининград. Моны ишеткәч, тагын кайларда булуы белән дә кызыксындым. Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Литва, Польша белән генә чикләнмәгән, Төркия, Египет, Рим, Франциядә дә булган. «Әйбәт яшиләр, әмма үз илебездән башка, беркайда да яшәмәс идем» ди Эльбрус тауларына күтәрелгән, Байкалга карап сокланган Венера Камчатканы кат-кат ураган. Аның үзенең дә холкы Тын океаны, вулканнары һәм кырыслыгы белән матур Камчатканы хәтерләтә. Кая гына барса да, шундагы халыкның тормыш тәртибенә хөрмәт белән карый Венера. «Чечняга яулык, озын кием алып барам, җирле халыкны, аның гадәтләрен ихтирам итә белергә тиешсең», ди ул…

Хәзер дә Венера көнен сәгатенә-минутына кадәр төгәл бүлә. Һәр иртәдә, әле без йокы симерткәндә, ул инде Аккош күле буйлап яки башка урында 10ар чакрым йөгереп үтә. Зур теннисны да үз итә. Атнаның биш көнендә бассейнда йөзәргә дә вакыт җиткерә. Быел әле Казандагы ярым марафонда да катнашкан, 20 чакрымлы дистанциядә йөгергән.

Агроном хезмәтенә тартылуы гына һаман да бетмәгән аның. Авылдагы ике теплицада сортлы җиләкләр үсүе дә шуны күрсәтә.

«Бүгенге тормыштан да зарланмыйм, производствода 250-260 персонал көн дә эшкә чыга. Әмма бәләкәй чактагы хыялларым әле тормышка ашмады, нәрсәдер мин уйлаганча килеп чыкмады, җайны кулдан ычкындырдым кебек. Узган ел да әти белән сөйләшеп карадым. Әмма ул авылга кайтуыбызны хуплап бетерми. Аның өчен ул артка тәгәрәү шикелле. Без үскәндә, авылда күмәк хуҗалык бар иде. Аның председателе Рәшит абый Сөлйәмановның ничек эшләп йөргәнен, безнең яндагы басуда комбайннарның иген урганын күрә идем. Шуңа да бәләкәй чактагы хыялым — авылда агроном булып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру иде. Хәзер инде аңлыйм, аның өчен 45-50 миллион сум акча кирәк. Авыл бетмәсен дип, 20 генә эш урыны булдырсаң да, Үсәлидә анда эшләрлек кеше юк. Белгечләрне үзең белән алып кайтырга кирәк. Ә бу, һәрберсенә 3-4 милионлык йорт салырга кирәк, дигән сүз. Мәктәптә нибары 42 баланың гына (6 авылдан җыелган!) укып йөрүе дә уйга сала…

Венераның киләчәге

Зур якты өй... Анда Венераны аңлый белүче ире, өч баласы, ике якның да әти-әнисе һәм няня да булырга тиеш. Кимендә, 150 персоналы булган азык-төлек җитештерү предприятиесе эшләп торачак. 

«Элек мин үз кулым астындагыларга эш нәтиҗәсеннән чыгып кына бәя бирә идем. Аларның үз борчулары, кайгы-шатлыклары булган шәхси тормышлары минем өчен мөһим түгел иде. Үземнең дә проблемалар күп, вазифаи бурычларны үз эченә алган инструкция бар, шул җиткән, дип карый идем. Һәр кешенең аерым шәхес икәнен һәм ялгызың гына ерак китеп булмаганын, бердәм команда белән генә уңышка ирешү мөмкин икәнен хәзер аңлыйм инде. Командада көчле кешеләр, оста белгечләр булырга тиеш», — дип фикер йөртә Венера Владиславовна. 

Бүгенге көн белән генә түгел, ә Аксаклар нәселенең кендек каны тамган Владимир авылындагы нигезне яңарту, авылны киләчәктә дә яшәтү уе белән яна керәшен кызы Венера Аксакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев