Владимир авылы топонимнары: өй җылгасы, солдат аланы, җенле җылга
Мамадыш районындагы Владимир авылы атамаларга бик бай.
Өй җылгасы. Әйтүләренә караганда авылның беренче кешеләре шунда урнашкан булган. Чыннан да яшәү өчен матур, чишмәле, ышык урын. Кайчандыр өйләр булганга, “өй җылгасы” булып калган булса кирәк. Халыкта өй җылгасыннан килгән болыт хәтәр була, дигән ышану да яши.
Кумрау почмагы. Мамадыш районында Кумырык (Комаровка) дигән авыл бар. Бу исем дә озынборынлы урын булганга шулай аталмады микән? Ләкин шиккә урын калдыра.
Балан тавында элек баланлык булган.
Солдат аланы. – Бөек Ватан сугышына хәтле дә “Солдат аланы” булган. Рекрутлар заманннан калган исем дип сөйли авыл картлары. Солдатка озатканда булачак солдатлар шунда кереп, соңгы саубуллашу сүзләрен әйткәннәр, шунда хушлашканнар. Чыннан да ул «Катерина юлы» ягъни «Әби патша юлы»на алып чыга торган юл өстендә.
Әгъни аланы. Урманда Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызлар урман кискәннәр. Агния исемле яшь хатынны агач басып үтерә. Аның берсеннән - берсе яшь 6 баласы ятим кала. Шуннан бу урын «Әгъни аланы» булып кала. Бу әбинең оныкчыгына да шуның хөрмәтенә Агния исеме кушканнар.
Бәхтияр юлы. Авылда Пугачев восстаниесенә кушылучылар күп була. Аларның фамилияләре дә билгеле. Пугачевның полководецы Бәхтияр Канкаев авыл янындагы урманнан уза. Шул юл әле дә Бәхтияр юлы дип йөртелә.
Пионер аланы. Пионерларның 19 май көнне традицион сбор уздыра торган урыны булган.
Татарстан басуы. Авылдан ерак кына түгел юкка чыккан авыл бар. Ул авылның исеме – Татарстан дип аталган. Шуннан басу исеме сакланган.
Владимир авылының гидронимнары. Гидронимика – топонимиак фәненең бер тармагы, дидек.
Владимир авылының борынгы исеме – Кече Берсут дип аталган. Берсут елгасы буена урнашканга ул. Якын- тирәдә Югары Берсут, Берсут- Сукачи, Пристань Берсут, зверосовхоз «Берсутский» дигән авыллар бар.
Берсут. Берсула (бәрсул) – урта гасыр гарәп чыганакларында да телгә алынган этноним. Болгарларның бер кабиләсе булган берселләр (берсетләр) Бөрсет бассейнына килеп урнашканнар һәм бу су чыганагын үз исемнәре белән атаганнар. Ярындагы авыл һәм бистә атамалары да елга исеменә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән.
<…>Барсил сүзе «кабилә, кабиләләр союзы» яисә «барс халкы» дигән мәгънәне аңлата.
Бөрсет-Бүрсет (Берсут) атамасын кайбер галимнәр бүре тотемы белән дә, «бер су» буена урнашкан кабиләләр белән дә бәйлиләр. Ләкин болгарларның бер кабиләсе булган бөрселләргә нисбәтле булуын раслаган Фирдәүс Гарипова аңлатмасы иң дәлиллесе санала.
Курач. Авылның болыннан ага торган кечкенә генә инеше. Владимирда курач - кечкенә, тар дигән сүзне аңлата. Тар киемле кешегә “курачрак киемең“ диләр. Димәк, бу сүз «кечкенә инеш» дигәнне аңлата.
Владимир чишмәләргәдә бай авыл. Сон чишмәсе, Наум чишмәсе, Ибашай коесы, Салкын кое, Изгеләр чишмәсе (Биек тау), Учыплар чишмәсе һ.б. бар.
Сон чишмәсе - Сон елгасы буена урнашкан авылларга ( Югары Сон, Кече Сон, Яңа Сон, Түбән Сон, Урта Сон) бара торган юл өстендә. Шуңа шулай дип атала.
Наум чишмәсе. Наум исемле кешеләрнең бакча башыннан ага. Шул карап, кадерләп торган.
Ибашай коесы. Ибашай бабай казып чыгарган кое диләр. Чын исеме – Иван.
Салкын кое - нишләптер авылдагы чишмәләр, коелар арасында тешләрне камаштырырлык салкын тоела. Аннан трубалардан агып килгән чишмәне “Салкын кое чишмәсе”, часовня чишмәсе, түбән оч чишмәсе дип тә йөртәләр.
(Салкын кое)
Гөргөрибаннар чишмәсе. Гөргөри һәи Иван исемнәреннән ясалган. (Григорий Иваннары). Шулар карап, төзекләндереп торганга шулай аталган.
Учыплар чишмәсе. Чишмәгә Учыплар - Осиповлар тыкрыгыннан төшелгән, алар бакчасы башыннан ага. Шуңа күрә шушы исемне алган.
Челән елгасы. Бу елгадан чишмәләр агып чыккан. Бирегә челәннәр килә торган булган. Бу елгада Иванов Иван тырышлыгы белән буа ясалган иде.
Биек Тау чишмәсе. Авылның иң биек тавының иң биек урыныннан бәреп чыккан чишмә. Суыннан бик күп кешеләр сихәт ала, дәва таба.
Мүкле күл. Өй елгасының дәвамы. Бу урында элек матур күл булган.Өлкән буын кешеләре ул күлне, тирәсендәге куе таллыкны әле дә хәтерлиләр.
(Мүкле күл)
Иван дәдәй чишмәсе. Бу чишмә суы Мүкле күлгә агып төшә. Кеше исеме белән бәйле.
(Иван дәдәй чишмәсе)
Җенле җылга. Бу елга турында төрле имеш-мимешләр яши. Янәсе, җенле җылга кышын кар-буранда, җәен төнге юлда адаштыра торган булган. Кемнәргәдер үлгән кеше, хайван сүрәтләренә кергән җеннәр дә шушы елгада очрый.
Чемкә җылгасы. Авылдагы Чемкәләр (Чемкиннар) хөрмәтенә шундый исем бирелгән.
Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыеваның үз укучылары белән башкарган эзләнү эшләренән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев