Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир авылы кызы, Казанда торучы Ольга Гыйльметдинова 38 ел буе авыру кызына терәк булып яши

Мамадыш ягы кызы, гомеренең күп еллары Түбән Камада узган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче ОЛЬГА ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА-ЧЕМКИНА үз тормышының кайбер сәхифәләре белән уртаклашты.

Гомерлек ярам

Беренче баламны 1986 елның март урталарында табарга тиеш идем. Баламны бик җиңел күтәрдем. Анализларым да, кан басымым да гел әйбәт булды. Күрәчәк булгандыр инде, 2 март көнне, уйламаганда-көтмәгәндә, әкрен генә су китә башлады. Якшәмбе көн иде, поликлиника эшләмәгәч, үземнең врачка барып булмады. Тулай торакта янәшә бүлмәләрдә торучы, инде әни булган күршеләремнең киңәшен тотып, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, бала табу йортына киттем.

Барып кергәч тә, «әле минем ике атна йөрисем бар» дип, әйтеп карадым. Тик дежур врач: «Ике атна гына калгач, вакыты җиткән инде, таптырабыз», дип, үзенең карарын җиткерде. Баланы таптыру өчен, миңа стимуляция ясый башладылар. Менә шул харап итте дә инде.

Ул чаралары көтелгән нәтиҗә бирмәде, бала срогыннан алда туарга җыенмады. Мине шулай җәфалый торгач, дүрт смена алышынды. Чираттагы дежур врач үземенең табиб булып чыкты. Карый торгач, су китеп бетте, инде баланың йөрәк тибеше начарая, ничек тә тизрәк таптырырга кирәк иде. 

Менә шунда вакуум-экстракция кулланырга дигән карарга килделәр. Хәзерге акылым булса, «юк, кесарево ясагыз», дияр идем. Ул вакытта мин, тулысынча, врачка ышанган идем. Хәзер бала таптырганда инде ул алымны кулланмыйлар, бик күп баланы гарип итеп калдыргач, тыйганнар…

Бала туганда ук суламый, зәп-зәңгәр иде. Егерме минутлап балага җан кертергә азапланганнан соң, аны алып киттеләр. Өч көн бала турында берни белә алмадым. Үземнең дә проблемалар башланды, температура күтәрелде һәм башкалар... 

Дүртенче көнне, ниһаять, кызымны имезергә алып килделәр, тик мин иртә шатланганмын, баламны бүтән китермәделәр. Бер атна булганда, мине — ашыгыч ярдәм машинасы белән гинекология бүлегенә, ә кызымны, патология белән туган балалар бүлегенә күчерделәр. Ике атна эчендә, гинекология бүлеге җитәкчесе Юрий Почитаев ярдәме белән, аякка басттым. Больницадан чыгуга, туп-туры, баламны алырга киттем. Минем сөт тә беткән, әле ул вакытларда хәзерге кебе җаның теләгән смесь-ризык юк, «Малютка» гына бар. Ә ул баллы, балада диатез башланды. Яшәгән урыныбыз да 9 квадрат метрлы бер бүлмә. Бала төне буе елый, аптырагач, коридорга чыгып, күтәреп йөрим…

Бала таптырган врач белән очрашкач, ул: «Аяк-куллары хәрәкәтләнәме соң?» — дип сорады. Ул баламның гарип булачагын белеп торган…

Дүрт ай борчусыз яшәдек

Ә без әле дүрт ай үзебезнең матур кызчыгыбызга сокланып яшәдек. Балалар табибы «бары да әйбәт» дия иде. Шул вакытта безгә ике бүлмәле квартир бирделәр. Кызыбызны шәһәрнең башка балалар поликлиникасына беркетергә туры килде. Шул поликлиникадан килгән медсестра, кызымны беренче күрүгә үк: «Сез невропатологта дәваланасызмы?» — дип сорады. Минем «юк» дигән җавабымны ишеткәч, безне үзе белән алып китте.

Шул көнне Айгөлемә «балалар церебраль параличы» дигән диагноз куелды. Мин әле һаман да балам инвалид булыр дип уйлый алмый идем. Врач кушкан бөтен дәваларны вакытында алсак, ярдәме тияр, балабыз башка яшьтәшләре шикелле йөреп китәр, дип ышана идем.

Инвалидлыкны кызыма 2 яшь тә 10 ай булганда бирделәр. Бу вакытта инде икенче кызым Ирина 1 яшь тә 2 айлык иде. Кечкенә кызым йөри башлады, ә олысы әле утыра гына. Шул вакытта Башкортстанга, иремнең туган йортына кайткач, газетадан Уфада энәләр белән балалар параличын дәвалаучы врач булуы турында укыдым. Юлыбызга Фаил Кандаровны чыгарганы өчен, Ходайга рәхмәтле мин. Аның шифалы кулы, энәләре булышмаса, балам гомер буе инвалид коляскасында утырып калган булыр иде. Дәвлану курслары бер дә туктап тормады, санаторияләргә дә алып бардым. Бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырыштык. Айгөлгә 4 яшь ярым булганда, Түбән Камада гарип балалар өчен «Надежда» реабилитация үзәге ачылды. Бу вакытта инде ул әкрен генә йөри башлаган иде. 

Без, гаиләбез белән, «Надежда» үзәген оештыручы, гомерен гарип балаларны кеше итүгә багышлаган, үзе дә гарип бала анасы Нина Буханова алдында баш иябез. Ул үзәктә без барыбыз да — тәрбиячеләр, шәфкать туташлары, массаж осталары, логопедлар, врачлар, укытучылар, әти-әниләр балаларны аякка бастыру, белем бирү өчен тырыштык. 

Әйтеп үткәнемчә, кызымның сеңелесе бар. Икенче тапкыр йөккә узганда Айгөлемнең сау-сәламәт бала булмаячагын аңлаган идем инде. Без бит беребез дә мәңгелек түгел, шуның өчен дә апасына гомер буе терәк булыр, дигән өмет белән, икенче баламны алып кайттым. Аларның яшь аермалары да аз булгач, игезәкләр кебек үстеләр, пардан киендерә идем. Бер елдан артык ике коляска белән йөрергә туры килде. Иринам тәпи китүгә, аңа коляска бүтән эләкмәде инде. Айгөлне коляскадан алуга, тиз генә шул коляскага менеп утыра иде балакаем.

«Балалар церебраль параличы» дигән диагнозны кабул итү иремә, туганнарга бик авыр булды. Тик Айгөлем ягымлы булуы, кешеләргә тартылуы белән, үзен яраттыра алды. Танышларым арасында алты гаиләнең нибары берсендә генә әти кеше гомер буе инвалид баласын карау авырлыгын үз өстенә алды. Бәлки хәзер андыйлар күбрәктер, чөнки җәмгыятьтә гарип балаларга караш уңай якка үзгәрде, дип әйтергә була. 

Гомер буе җаваплылык тоеп яши

Ә мин үзем — гаиләдә көтеп алынган беренче һәм бик бәхтеле бала. Телем бик иртә ачылган, бик чиста-пөхтә киенергә яратканмын. Әнинең иптәш кызлары: «Ольга, үскәч, син врач булырсың», — дияләр иде. Врач булмасам да, эшемдә төгәллек, пөхтәлек таләп ителде. 

Мәктәпкә барганда ике генә хәреф танысам да, беренче укытучым Наталья Долгованың тырышлыгы белән, тиз арада бик яхшы билгеләренә генә укучы булып киттем. Яхшы укыган баланы башкаларга үрнәк итеп куялар, җаваплы эшләр тапшыралар бит инде. Октябрят, пионер, комсомол булган буын бит без.

Быел җәй көне авылда гөмбә җыярга баргач, ике чордаш очрады. Берсе авылда тора, мине таный, ә икенчесе белән 50 еллап күрешкән юк, мине танымады. Шунда беренчесе әйтә: «Ничек инде танымыйсың?! Бу бит безнең дуржина советы председателе Ольга Чемкина». Менә шуннан үзегез аңлагыз инде омер буе минем өстә ниди җаваплылык булганын — гаиләдә генә түгел, авылдашлар алдында да... Ике сеңелемә, бер энекәшемә мин кечкенәдән үк түти булдым. Хәзер дә бөтен җаваплылыкны үз өстемә алып, туган нигезне бетермичә яшәргә тырышып ятам.

Эш белән юандым

1981 елда Казан дәүләт университетының химия факультетын тәмамлап, «Нижнекамснефтехим» җитештерү берләшмәсендә сыйфат буенча смена инженеры булып эшли башладым. Училище бетереп кенә килгән яшь лаборант кызлардан коллектив белән, яңа төзелә торган завод лабораториясен эшләтеп җибәрүдә катнашып тәҗрибә тупладым, дүрт ел эчендә шактый уңышка ирешкән идем инде. Декрет ялыннан соң, мин инде I категорияле инженер вазыйфасына керешергә тиеш идем. Ул вакытта Айгөлемә әле 3 яшь тә тулмаган, аякка баса алмый, бер бакчага да алмыйлар. Бер генә юл кала — яраткан эшем, коллективым белән саубуллашу. Гомергә авыру баланы караучы әни булып калырга! Әтием белән әниемнең урыннары мәңге оҗмахта булсын, алар бу карар белән килешмәделәр. «Кызым, кайгырма, баланы үзебез карыйбыз, эшеңне югалтма», — диделәр. Ходай рәхмәте, ел ярымнан «Надежда» реабилитация үзәге ачылды, кызымны шунда йөртә башладым.

Билгеле, баштарак баламның авыру икәнен беркемгә дә сиздерәсем килмәде. Мин бит әле алган дәвалау курслары нәтиҗә бирер, балам башка яшьтәшләрен куып җитәр дип ышана идем. Инвалид баласы булган әниләргә бер айга дүрт көн өлешчә түләнә торган ял каралган. Мин ул көннәрне дә бик кирәк булганда гына ала идем. Авыру балам булуы беркайчан да миңа эшемдә ташлама бирмәде. Баламны елына ике тапкыр Уфага алып бару өчен, үз хисабыма икешәр атна отпуск биргәннәре өчен, үземнең җитәкчеләремә чиксез рәхмәтле идем. 

Беркайчан да көн үтсен дә, акча килсен дип кенә эшләүчеләрдән булмадым. Кеше иртән ашкынып үз эшенә барса, ә инде кич өенә кайтырга атлыгып торса гына бәхетле була бит. Мин үз эшемне бик яратып, хезмәттәшләремне хөрмәт итеп эшләдем. Кешеләргә эштә дә уңай мохит тудырырга кирәк. Безнең лаборатория коллективы комбинат күләмендә үткәрелә торган барлык чараларда да бик актив катнашты. Җиңүләребез дә күп булды. Безнең профсоюз бүлеге җитәкчесе — керәшен кызы, Колышчы авылыннан (Мамадыш районы) Нина Шандырова иде. Нина Семеновна минем уң кулым булды. 

Биеклеккә илткән, танылу китергән еллар

2009 елда мине техник контроль бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләделәр. Кул астында инде алты лаборатория иде. Шул елны сыйфат менеджменты номинациясендә «Россиянең ел инженеры» конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр. Җиңү яулау насыйп булды.

Шуннан инде Татарстанда ел саен уздырыла торган «Ел хатын-кызы» конкурсының «Производство хатын-кызы» номинациясендә көч сынап карауны да миңа ышанып тапшырдылар. Ул конкурста производстводагы уңышлар белән беррәттән, хатын-кыз, ана буларак ирешкән уңышлар да исәпкә алына. Башта риза булмыйча, карышып та карадым, сәбәпләрен дә китердем: «Минем бер кызым — инвалид, ә кечкенә кызым әле университет кына бетерде, төпле эше дә юк». Миңа артка чигенергә урын калдырмадылар, профсоюз оешмасы җитәкчесе Рәмзия Насибуллинаның минем бу катлаулы конкурста җиңәчәгемә ышанычы зур иде. Ә мин инде ышанычны акларга тырыштым. Ул җиңүемдә кызым Иринаның да өлеше зур, конкурска әзерләнгәндә ул миңа бик нык ярдәм итте.

2013 елдан 3605нче техник контроль бүлеген җитәкләргә туры килде. Эшем гомер буе ОТК белән бәйле булды, ә безнең эштә бернинди дә якынча чамлаулалар рөхсәт ителми. Бөтен нәрсә төп-төгәл үтәлгән булырга тиеш. Балаларым хәзер дә: «Башта ОТК тикшерсен, ул ни әйтер», — дип, яратып үртиләр.

Мин үземнең хезмәт биографиямнән бик канәгать, эшем тиешенчә бәяләнде, дип уйлыйм. Хәзерге көндә мин — Россиянең мактаулы хезмәт ветераны.

Айгөлемнең яраткан шөгыле

Айгөлемә инде 38 яшь. Әтисенең мәңгелеккә күчкәненә дә 10 ел була. Мин, Айгөл дип яшим, ә аңа — мин кирәк. «Әнием, мин сине шундый яратам, беләсеңме шуны?», — дип әйтми калган көне бик сирәк. Дөрес, ул авыру дигәнең беркая да китмәде, күңеле төшкән, нәрсәгәдер кәефе киткән көннәре дә күп була баламның. Андый чакларда: «Син мине нигә мондый итеп таптың?» дигән соравын ишетеп, йөрәк телгәләнә. 

Айгөл вакытын күбрәк ноутбук артында үткәрә. Классташлары белән дә актив аралаша. Кечкенәдән иң яраткан шөгыле — пазллар җыю. Ул аларны, үзе генә белгән техника буенча, бик тиз җыя. Мин аларны рамкага урнаштырып, картина итеп элеп куям. 

Соңгы вакытта алмаз стразалар белән тәреләр һәм төрле картиналар җыя башлады. Бик авыр, алҗыткыч эш. Айгөл картинаны җыеп бетереп, берәрсенә бүләк итсә, үзенә дә, миңа да сөенеч.

Җанны рәнҗетмәгез

«Безнең гаиләдә авыру бала булмас», — дип беркем дә ышанып әйтә алмый. Үзем гомер буе авыру кызымны караучы ана буларак, ялварып сорыйм: кайсы да булса яшь гаиләдә шундый сабый туа икән, «Безнең нәселдә гарипләр юк», — дип, баланың анасын рәнҗетә күрмәгез! Ана өчен авыру бала — гомер төзәлмәслек яра…

Авыру балага мескен һәм елак әни кирәк түгел. Әни көчле, үз-үзенә ышанган, сабыр булырга тиеш. Моның өчен, булган мөмкинлекләрне файдаланып, профессионал яктан да үсеп, шәхес булырга омтылырга кирәк. 

Күңелеңә тынычлык бирә торган берәр шөгылең булса да ярый. Минем үземә чигү, рәсем ясау, матур шигырьләргә видео ясау, табигатьне фотога төшерү, җәй көне авылда җиләк, гөмбә җыю көч һәм энергия бирә. 

Яшендәй янып яшим

Ул чактагы сынауларны җиңеп чыгарга миңа әти-әнием, туганнарым булышты. Ходаема бик рәхмәтле, мин күтәрә алмаслык сынаулар гына җибәрә күрмәсен.

Ул чактагы Ольга белән бүгенге Ольга арасында аерма юк дип уйлыйм. Һаман да «бөтен җиргә кысылып» яшәп ятыш. Битарафлыкны яратмыйм, яшәгәч инде дөрләп яшәргә кирәк, пыскып янмаска! Янәшәмдә — балам Айгөл, һәм икебезнең дә ныклы терәге — кызым Ирина, ярдәмчел киявем, оныклар булганда, бу тормышны яратмыйча, яшендәй янып яшәмичә мөмкинме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев