Владимир авылы – йөз ел элек
Казан педагогия курсларының II курс тыңлаучысы Иван Васильевның ТАССРның Мамадыш кантоны Түбән Сон волостена кергән Владимир авылы турындагы язмасы (1921 ел).
Мин 1903 елның 1 февралендә туганмын. Әти-әни – православие динендәге керәшеннәр, Казан губернасы Мамадыш кантонының Түбән Сон волостендагы Владимир авылы крестьяннары. Үз-үземне белештерә башлаганда, безнең гаиләдә бабай, әби, әти, әни, биш ир кардәшем һәм 2 кыз туганым бар иде. Безне аерым бүлмәдә йоклаталар: җәйгелектә – печәнлектә, кышын – сәндрәдә; ә олылар сәкедә йоклый.
Бар кеше дә өйдә чакта, ир-егетләр мунчаладан яки сүстән бау ишәләр, сбруй төзәтәләр. Хатын-кызлар ашарга әзерләп бетергәч, җеп эрлиләр. Ә мин сәке буйлап йөгереп йөрим, яки бозау, сарык бәрәннәре тота торган кара яктагы пичкә ягам. Безнең ат әйләндерүгә көйләнгән йон тетә торган машинабыз бар иде. Көз көне мин шунда атны куам. Җәй көне сука белән бакча сөрәбез.
Төшке ашка һәм кичкелекне ашарга кач кылып утыра идек. Кем кайда туры килә, шунда утыра. Ашарга ике өстәлгә утырабыз, өйдә кеше аз булганда бер өстәлгә дә сыя идек.
Безнең керәшеннәрдә ашаган чакта өйгә керүчеләрне дә өстәл янына утырту гадәте бар. Кергән кешенең ашыйсы килмәсә дә, әдәп саклап, ризыктан авыз итеп карарга тиеш. Кайчак утырудан баш тартса да, аны, барыбер, өстәл янына утырталар. Ашап туйгач, ул хуҗага кул биреп, рәхмәт әйтә. Төшке ашка бер генә ашамлык әзрләнелә, сирәк кенә һәм бары бәйрәм көннәрдә генә – ике. Озын кышкы кичләрдә әби безгә әкият сөйли, ә әни иман әйтергә өйрәтә.
Берәр кунак килсә, мин аның белән исәнләшәм, ә ул миңа акча яки бүләк бирә. Олы бәйрәмнәрдә кунаклар безгә ике-өч көнгә киләләр. Кунаклар минем биюемне яки җырлавымны сорыйлар, аның каравы, шуның өчен акча бирәләр. Ул акчаны мин әнигә бирәм, ә ул шул акчага лавкадан (без үзебез вак-төяк белән сату иттек) конфет яки прәнник алып кайта. Бу олы бәйрәмнәрдә бездә сыра кайнатыла. Кунаклар килгәч, ызбага кереп, бар кеше белән дә исәнләшәләр һәм өстәл янына утыралар. Утырышуга, әти белән әни аларны сыра белән сыйларга тотына. Бераздан өстәлдә самавыр хасил була һәм чәй эчәләр. Чәй эчкәндә өстәлдә чиреге белән аракы һәм берничә чәркә тора. Өстәлгә ашъяулык җәелгән була, кунакларга тастымал өләшенә. Чәй эчкәндә кунаклар ак май, каймак һәм башка ризык ашыйлар. Керәшеннәр аракы белән бик нык сыйлыйлар, чәркә төбендә бер-ике тамчы калгач кына өстәлгә куярга була. Чәркәдәге аракыны төбенә кадәр эчеп бетермиләр, андый кеше керәшеннәрдә эчкечегә санала. Кунаклар исергәч, кайберләре байлыгы белән мактанырга тотына, кайберләре җырлый.
Чәйдән соң, өстәлгә токмачлы аш яки ботка чыга. Ашар алдыннан аракылы чәркә тотып, кунакларны сыйлыйлар, шуннан соң хуҗа аштан яки боткадан үзе авыз итә, кунаклар да ашый башлый. Аннары өстәлгә күкәй тәбәсе яки тагын каймак куела. Каймакны ашаганчы хуҗа аракы күтәреп, өстәл тирәли кунакларны сыйлый. Хуҗа кунакка аракыны җыру әйтеп бирә, кунак та җыру әйтеп җавап кайтара, барысы бергәләп җырлыйлар. Каймактан соң, өстәлгә тәлинкәгә өеп, сыер яки каз ите чыгаралар. Һәм кунакларны тагын аракы белән сыйлагач, алар өйләренә кайтып китәләр. Бу мәҗлесләрдә музыка сирәк ишетелә. Музыка, башлыча, гармунда яки скрипкада уйнау.
Менә бер вакыт безгә күрше еш керә башлады. Аның безгә нишләп шулай еш кергәнен аңламыйм. Өйдәгеләр белән сөйләшкәндә ул минем тутамны да, күрше авыл егетен дә телгә ала. Әти-әнидән сорагач, алар тутамны шул авыл егетенә кияүгә соравын әйттеләр. Берникадәр вакыттан соң, безнең өйгә таныш булмаган кунаклар килде. Алар килүгә, самавыр куелды, чәй эчкәндә алар тутам турында сораштыра башладылар. Бу вакытта өстәлдә аракы хасил булды, әмма ул безнең аракы түгел иде. Шуннан кунакларга ботка пешерделәр. Ботканы ашаганда алар калым, бирнә дип сөйләргә тотындылар. Калымны тутам өчен кунак бирә, ә бирнәне – шул калым өчен, минем тутам әзерләргә тиеш була. Алар әйткән калымга әти-әни бик озак ризалашмадылар. Калымга тагын өстәгәннән соң гына риза булдылар, һәм кунаклар кайтып китте.
Күпмедер вакыттан соң, кыңгыраулар тагылган атларда кунаклар килде. Аларны күреп алуга, өйдәгеләр миңа капканы бикләп куярга һәм көмеш акча бирмичә, ачмаска куштылар. Алар килеп туктауга, капканы кага башладылар, әмма мин ачмадым. Арадан берсе миңа ярты тәңкә биргәч кенә капканы ачып керттем.
Ызбага кергәч, исәнләшеп, өстәл янына утырдылар. Чәй, аракы эчтеләр. Тутам янына җыелган дус кызлары елаша башлады. Кияү егете урыныннан торып, чаршау артындагы кызлар янына килеп, аларны юатты, акча бирде һәм көзге бүләк итәргә вәгъдә итте. Кунаклар кызларга җыру әйттеләр:
Олы юлның янында
Сузылып үсә бер җуа.
Җылашмагыз кызлар, җырлашыгыз, –
Аерыла торган бер йола.
Алар бик күп җыру әйттеләр, әмма шушысын гына хәтерлим. Шуннан соң, үзләрен ишегалдына керткән өчен, миңа бер чәркә аракы бирделәр. Мин йоклап киткәнмен. Төн буе бәйрәм иткән кунаклар икенче көнне кич киттеләр. Алар безне бер айдан үзләренә кунакка чакырдылар. Билгеләнгән вакытка без тутамның бирнәлеген илтә барырга тиеш идек. Бирнә белән миңа һәм энемә барырга куштылар. Мин ризалаштым. Без бар кешедән дә арткарак калып бардык. Кияү йортына җиткәч, бар кунаклар да аттан төштеләр. Энем белән мин генә утырып калдык. Түшәк өчен һәрберебезгә дә яртышар тәңкә биргәннән соң гына ызбага кереп, сыйлана башладык. Мине исерткәннәр, йоклаганмын. Икенче көнне кичкә таба гына уятылар һәм без өйгә кайтып киттек.
(Чыганак:Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н.В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге – 309, 425нче-432нче битләр).
“Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г.г” китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев