Виталий Агапов: «Илгә авырлык килгәндә, гаилә дә, концертлар да арткы планда кала»
Чаллы шәһәр советы депутаты, Татарстанның халык артисты, «Моңлы Чаллы» җыр театры җитәкчесе, «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Виталий АГАПОВ белән әңгәмәбез — илдәге вакыйгалар, хәзерге вазгыять, үзенең җәмәгать һәм депутат эшчәнлеге турында.
— Виталий Васильевич, Сезнең үзегез һәм гаиләгез өчен 2024 ел кайсы яклары белән истә калды?
— Гомумән алганда, 2024 ел башка еллардан бер әйбер белән дә аерылмый сыман, шул ук вакытта аерылып та тора. Ул шатлыгы белән дә килгәндер, тискәре яклары да булгандыр. Бүгенге көндә мин елга бәя бирүне гаиләдән түгел, ә илдән башлыйсым килә. Чөнки илгә авырлык килгәндә, ничектер, гаилә дә, туганнар да, концертлар да чигерелеп, арткы пландарак кала. Илгә килгән катлаулы вакыйгаларны алсак, әгәр дә ул мәсьәләдә ил җитәкчелеге тарафыннан вакытында тиешле чара күрелмәсә, начар ниятле юньсез кешеләр тараканнар шикелле безнең илгә ябырылган булырлар иде.
Яшерен-батырын түгел, шушы шартларда халыкка ачыктан-ачык җиткерәм — әле «Күңел» радиосы тапшыруында да әйтеп тордым, газеталарда да язылды — шушы шартларда мин 2019 елдан ил буйлап гастрольләргә чыкмыйм, планлаштырылган концертлар белән йөрмим. Чөнки замана авыр, халыкның бөтенләй үк аңлап бетермәве дә бар. Кемнәрнеңдер якыннары хәрби операциядә булып, син концертлар куеп йөрсәң яхшы булмас кебек тоела миңа. Ә болай, төрле чараларда, бәйрәмнәрдә, әлбәттә, катнашам, халык сораган җырларны башкарам.
Илдән аермыйча, гаилә турында сөйләшсәк, икенче оныгыбыз — уртанчы улыбыз Викторның кызы Мая туды. Шуңа күрә бик рәхәт, внучка белән бабай үрмәләп тә йөри. Ул яктан, күңеле. Балалар туарга тиеш һәм инде шулай булганда гына ил, дөнья алга бара. Хатын-кызлар гаиләдә ирен әйдәкләп, «безгә дүрт бала кирәк, бишәү кирәк» дип торырга тиешләр. Ил демография мәсьәләсендә байтак кына яхшы нәрсәләр эшли. Соңгы елларда ишле балалы гаиләләргә караш та яхшырды, дип әйтер идем.
— Бик күпләрнең яраткан җырчысы, гимннары сәхнәдә башкарылучы Виталий Агапов буларак, көен үзегез язган җырларга мөнәсәбәтегез?
— Булганын барлап, аларны җайлап, тәртипкә салып, халыкка җиткерәсе җырлар, туганыбыз «Ибашай бабай» шаяртып әйтмешли, «завались». Бигрәк тә, күп еллар халык яратып тыңлый торган «Әнкәй гөле», «Онытмагыз ялгыз әткәйләрне», «Хәлимә», «Сәвәләй», «Яңа Кәтүк түти», «Сәвәләй такмаклары» — аларның барысын да халык сорап-сорап җырлата. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә ярата. Ник дигәндә, әти-әни — яшьләр өчен дә иң кадерле кешеләр. Үсеш юллары башкачарак булса да, алар да әти-әниләрен хөрмәт итәләр. Әтиләргә, әниләргә, туган якка багышланган җырлар, әлбәттә, һәрвакыт халык күңелендә урын табачак.
Мин шуңа күрә бик бәхетле. Өченче китабым да «Мин бәхетле» дип атала. Беренче китабым — бик юка, 20 генә җыр кергән «Зәй шомыртлары». Икенчесе — 149 җырдан торган «Әнкәй гөле» китабы. Ә бу, «Мин бәхетле» дип аталганында — шул баштагы ике китапка кермәгән 50 җырым. Җырларны барлау дип сөйләшәм бит, чыннан да җырларны барларга кирәк. «Әй, әле иртәгә, яки башка вакытта карармын» дип, кул селтәмичә, аларны барларга кирәк. Кирәк булганда, аласың да карыйсың.
Баланың туган елын, көнен, сәгатен белгән шикелле, җырлар да минем өчен балаларымдай якын, кадерле, чөнки алар — минем иҗат балаларым, иҗат җимешләрем. Алар миңа кадерле. Әйтик, җырчы быел чыгыш ясый да, икенче елга яңа җырлар туплап, яңа программа төзи. Ә мин үз иҗатым балалары булган җырларымны калдырасым килми, барлап халыкка җиткерергә тырышам. Җырларымның моңсулары да, шаяннары да бар. Балалар да шулай төрле була бит. Кайберләре җырга оста, икенчеләре — биюгә, ә башкалары фәнгә тартыла — биолог, математик я техник була.
Сәхнәдә чыгыш ясаганда, бәлки без үзебез дә төречә булабыздыр. Бер концертны нәкъ шундый итеп кабатлый алмыйсың, программаң һәм кулланыла торган техник чаралар бер үк булса да. Залдагы тамашачы да төрле бит. Әйтик, Түбән Кама тамашачысы белән Чаллыныкы да бер үк түгел. Түбән Камада — ягымлы тамашачы, ә Чаллыда — бер сулышта ук күтәреп ала торганнары. Зәйнекеләр — башкача, «безнең якташ» дип сокланып, горурланып карыйлар. Артистның кешегә җиткерер сүзе дә, үзе генә калганда күкрәк сугып, «монда минем дә өлешем бар» дип әйтерлек эшләре дә булырга тиеш.
Артистка Ходай талант, шул таланты белән акча эшләү мөкинлеге биргән. Ул акчаны тегендә алып китеп булмый. Шуңа күрә Чаллыда керәшен чиркәве яныннан «монда минем зур өлешем кергән» дип үтеп китәм. Сәвләйгә кайтам икән, авылга борылуга, каршыда — зират янында, төзелешенә минем дә зур хезмәтем кергән чиркәү каршылый. Ул чиркәү генә түгел, аны храм дип атыйбыз. Чиркәү бер чаңлы яки чаңсыз да була, ә Сәвәләйдә — тугыз чаңлы! Ул кешегә ниндидер бер рухи яктылык биреп тора. Чаң чыңы кешеләрне: «Менә бу — храм, храм артында — зират. Ә каршыда — авыл, сез анда яшәгез, күңел ачыгыз. Әмма эшләгән эшләрегез турында да уйлагыз. Чөнки храм артындагы зираттан беркем дә кача да, үтеп тә китә алмый. Соңгы көндә шушы зиратка килеп төпләнәсез», — дип искәртеп тора. Ходайдан туганбыз, Ходайга кайтабыз.
—2025 ел өчен «Туганайлар» газетасына бик күп кешене яздыргансыз. Моның өчен Сезгә редакция рәхмәтле. Безнең рәхмәтләрне дә алып, ниндирәк хисләр, уй-фикерләр белән керәсез яңа елга?
— Һаман да шул, барысы да — ил белән. Беренче урында — ил. Керәшеннең борынгы киемнәрен, шул ук тамаксаны карасагыз, ул — бар кешенең телендә. Андагы тәңкәләрне тотып та, тешләп тә карыйлар — алтынмы икән, көмешме икән дип... Әгәр игътибар итсәгез, тамаксадагы тәңкәләр герблы яклары белән өске якка каратып тезелгән. Ә Әби патша һәм башкаларның сурәтләре аскы якта калган. Бу нәрсә аңлата соң? Дәүләтнең бөтен эштән дә, бөтен шәхестән дә өстә икәнен күрсәтә. Борынгылар моны яхшы белгән, югыйсә, белемнәре дә булмаган.
2025 ел — Бөек Җиңүнең юбилей елы. Мин аны Бөек Ватан сугышында җиңү генә дип әйтмим, ә Бөек Җиңү дим. Безнең илебез дөнья күләмендә тоткан урынын менә шуның белән исбатлады. Бүген кемнәрдер аны башкачарак итеп сөйләргә тырышалар. Бу — дөрес түгел, чөнки Бөек Җиңуне илдәге бөтен халык — русы, керәшене, татары, удмурты, мордвасы, чувашы, башкорты — 186 милләт вәкилләре бергәләп яулады. Хәзер кайберләре «үзебез генә булсак, яхшырак яшәр идек» дип сөйләнәләр. Алай түгел, Бөек Җиңү ул —СССРда яшәгән бөтен халыкның уртак җиңүе. Шуңа күрә илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын — Көнбатыштан кергән тузга язмаган начар күренешләрдән башка гына — тиешле югарылыкта уздырыр дип уйлыйм.
Бөек Җиңүне матур итеп уздырабыз да, әкрен генә майның 31енә (кичке тугызда туганмын) — бәләкәйрәк юбилейга килеп тоташабыз. Миңа 65 яшь була.
65 тә килеп җитте,
Ничек кабул итәсе?
Әллә инде килгән якка —
Яшьлегемә китәсе, — дип җырлыйбыз да, 1 июньнән соң, «65 тә тулып китте» дип җырлый башлаячакмын. Сүз уңаеннан, бик мәгънәле, актуальлеген югалтмый торган җыр. 45тә шулай дип җырлый башлаган идем мин.
Бу юбилей — үзенә күрә, бер имтихан тоту, эшләгәннәремә нәтиҗә ясау. Минем канатым астында үсеп чыккан, Татарстанның атказанган алты артисты гына бар! Әле атказанган мәдәният хезмәткәрләре күпме?! Керәшеннәр генә түгел, алар арасында мишәре дә, башкорты да, немецы да бар. Минем коллективта, минем җырларым белән танылганнар бит алар. Бу да — хезмәтемнең бер нәтиҗәсе. Ходай 65 яшькә килеп җитү бәхете биргән икән, тиешле нәтиҗә ясап, иҗатны дәвам итәргә. Ходай 70тә дә җырлау мөмкинлеге бир дип теләкләр телик. Иҗат гомеренең билгеле бер мизгелендә өтер түгел, ә күп нокта куярга кирәк. Бу ни дигән сүзме? Нәтиҗә ясалган, әгәр Ходай гомер бирсә, киләчәктәге юбилейларда тагын нәтиҗә ясарбыз.
Язмыш кушса, бәлки очрашырбыз,
Искә алып шушы елларны.
Җырларны урынына, вакытына карап, төрлечә җырларга була. Әйтик,
Киткән булсам инде арагыздан,
Җырларсыз сез минем җырларны...
Әмма безгә әле бик күп еллар «Җырлыйк әле минем җырларны», дип яшәргә, җырларга язсын. Яшьлеккә берничек тә китеп булмый, әмма күңел белән китәргә була...
— Депутат буларак, үзегезнең Чаллы шәһәре турында ниләр әйтә аласыз?
— Бар гади хезмәт кешесе тормышы. Бәлки ул җиңел дә түгелдер, артык күзгә дә ташланмыйдыр. Бар артист тормышы — ул шаулап, бөтен кешегә күренә торгандыр. Аннан тагын, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Минем күңелемә якын булганы — җәмәгать эшчәнлеге. Керәшен хәрәкәте башында тору... Иван Михайлович, Людмила Даниловна, башка булган керәшен җегетләре белән бергәләп, республика керәшен оешмаласын оештыру башында тору. Болар — минем күңелемә ошаган, йөрәк кушкан эшләр.
Әле тагын бер үнәрем бар, ул — 1999 елдан депутат булу. Анысы да үзеннән-үзе, буш урында барлыкка килми, халыкка кирәкле эшләрне эшәү, мохтаҗ кешеләргә, балаларга ярдәм итү. Шунысы сөенечле, Сәвәләй генә түгел, гомумән, Чаллы егете дә буларак, бер чакырылыш кына калып, 20 ел инде мин — Чаллы шәһәр советы депутаты. Шәһәребезнең көннән-көн матур булып үсүе, анда төзелгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр, театр биналары һәм шушы заманда бара торган төзелеш — Россиядә башка беркайда да юк.
Шәһәр бюджеты 16 миллиард сум була торып, быел җирле бюджетка 3,5 миллиард өстәмә табыш керде. Әле тагын предприятиеләр үзләре тагын 15 миллиардка якын инвестиция керттеләр. Шәһәр мэры Наил Гамбәревич шәп эшли, Чаллы халкы да, предприятияләр дә аннан калышмаска тырыша. 2025 елда да шулай матур яшик, дус булыйк, тату торыйк... Илгә тынычлык килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев