Винера Ганиева: «Өч елда күзләремнең нуры югалды»
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, бик күп җырчыларның остазы Винера Ганиева тормыш юанычы, югалту һәм табышлары хакында сөйләде.
— Винера Ганиева дигәч, «Туй күлмәге», «Зәңгәр томан», «Зинһар өчен кермә төшләремә» дигән җырлар искә төшә. Хәзерге җырчыларда әнә шундый, җырчының визит карточкасы булырлык җырларга кытлык бугай. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?
— Иҗатым бик нәтиҗәле булды дип әйтәсем килә. Бу җырларга «Бергә узыйк Казан урамын», «Сөембикә» дигән җырларны да өстәр идем әле. Шөкер, бүген дә иҗат белән яшим. Ә инде сәхнәгә аяк баскан мәлләрне искә алсак, беркайчан да «конъюнктурный» җырлар артыннан кумадым. Яраткан авторларым булды, гомер буе алар белән дус булдык, бергәләп иҗат иттек. Композитор Резедә Әхиярова, Рәшит Кәлимуллин, Луиза Батыр-Болгариның җырларын яратып башкардым. Сүз авторларына килсәк, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин белән матур җырлар иҗат иттек. Рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын. Хәзер без Наил Касыймов, Зөлфәт Хәким белән иҗади дуслар. Элек композитор, шагыйрь иҗат иткән җырны җырчы җырлый һәм аны худсовет тикшерә иде. Аның нәтиҗәсен өчәүләп зарыгып көтәбез. Бу — җырчыга да, авторларга да бик зур имтихан. Худсовет вәкилләре сүзен дә, сүзнең көйгә тәңгәллеген дә җиде кат иләк аша үткәреп тикшерә һәм башкару сыйфатына игътибар бирә. Мөгаен, шуңа ул вакытта чын мәгънәсендә камил җырлар туа алгандыр. Сез телгә алган җырлар алар бит — вакыт сынавын узган шедеврлар. Аларны өч кеше иҗат иткән, кирәк чакта төзәткән, камилләштергән. Хәзер менә шушы эш юк. Минем тәнкыйтьлисем дә килми, ләкин җиңел юл сайлап, тамашачыны да җиңел көйгә, такмакка ияләштереп бетерделәр инде. Җитди җырларга кытлык торган саен үзен ныграк сиздерә. Җыр бит әле ул уйландырырга, моңландырырга, елатырга да тиеш. Җыр белән тәэсир итү турында да онытып барабыз кебек.
— Композитор Резедә Әхиярова белән иҗади дуслык ничек башланды? Ул вакытта җырчыга җырларны сатып алырга кирәк идеме?
— Минем җыр сатып алганым булмады. Җыр сәнгатенә тиз генә килмәдем. Эстрадага килгәндә, мин инде опера театры солисткасы буларак формалашкан һәм «Татарстанның, Россиянең халык артисты», «Тукай премиясе лауреаты» дигән дәрәҗәле исемнәр алган идем. Аңа башка зур бүләкләр дә кушылды. Авторлар исә үзләре мине сайлыйлар иде. Шуңа җырны сату турында сүз бармады. Хәзер исә яшьләр сүзен дә, көен дә сатып ала, аранжировка, ротация өчен дә түли. Бер яктан, бу дөрестер. Җыр авторлары хезмәте акча белән бәяләнергә тиештер. Җырчы да бит хәзер бушка җырламый, чыгышы өчен түләү ала. Шуңа күрә авторлардан иҗат җимешен сатып алу аклана. Ә авторлык хокукларын яклаучы оешмаларның җырны «ике тиен» белән бәяләве бик үк дөрес түгел. Резедә Әхиярова белән дуслыкка инде кырык елдан артык. Әле дә хәтердә: тәүге мәртәбә радиода очраштык. Ул чакта Камил радиода тавыш операторы булып эшли иде. Мөнирә Хәбибуллина белән классик әсәрләр яздырганда, Резедә минем тавышны ишеткән һәм җыр тәкъдим итеп карарга булган. Шулай бер-бер артлы бик матур җырлар туры. Менә шулай операда да, эстрадада да эшли башладым. Резедә Әхиярова «Шагыйрь мәхәббәте» операсында (либретто авторы — Ренат Харис) Зәйтүнә партиясен минем тавышны күздә тотып иҗат итте. Бу спектакльне эшләү дәверендә без өчәү бик күп аралаштык, бергәләп эшләдек. Шуңа күрә татар операсын язуның никадәр четерекле һәм авыр булуын кулны йөрәгемә куеп әйтә алам. Резедәгә бу җәһәттән мин бик рәхмәтле. Бу операдан соң да без бик күп җырлар иҗат иттек. Ул минем рухи дөньямны баетты, иҗатташым һәм рухташым булды.
— Мәдәният институтында татар җырчыларын әзерләү ничек бара? Нинди җырчылар килә, татар телен беләләрме?
— Безнең кафедра укытуны берничә юнәлештә алып бара. Быел без беренче курска 40 студент кабул иттек. Әлбәттә алар төрле юнәлешләрне сайладылар. Безгә укырга бөтен Россиядән, чит илләрдән дә киләләр һәм бик зур кызыксыну белән укыйлар. Биредә татарлар гына түгел, төрле милләт вәкилләре бар. Кытай, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстаннан һәм башка ил, республикалардан килеп укыйлар икән, бу — уку йортына кызыксыну зур дигән сүз. Чит ил кешеләре белән тәрҗемәче аша аралашырга туры килә. Хәер, эмпирик алымны да кулланабыз. Музыкада аңлашмыйча калу мөмкин түгел. Шул ук вакытта укытучыдан бик зур тоемлау да таләп ителә. Һәркайсының тавышы уникаль. Аны бозмаска, диапазонын үстерергә, тембрын матурларга ярдәм итәргә кирәк. Бу — бик зур җаваплылык. Аннан килеп, бездән җырчы дипломы гына алып чыкмыйлар. Алар — педагоглар да. Бу бик зур бурыч йөкли. Һәм мин, телевизорны ачып, һәр икенче җырчының безнең шәкерт икәнен күреп, аның планканы төшермәвенә инанып, бик шатланам. Шул ук вакытта бик күп җырчыларның фразаларны дөрес кулланмавы, басымны дөрес куймавы көендерә дә. «Их, укырга килсеннәр иде, өйрәтер идем», — дип куям. Укырга, камилләшергә, эшләргә кирәк. Хезмәт белән генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Табигатьтән килгән сәләтем бар, тавышым бар дип, ялкаулыкка бирелсәң, булганны да югалтуың ихтимал. Сәләтне белем нигезенә утыртырга, үзеңне гел камилләштерергә кирәк.
— Татарча белмәсәм дә ярый, дигән татар эстрадасы җырчысына ни әйтер идегез?
— Эчемне пошыра торган берничә җырчы бар. Болар — руслар, ләкин сүзләрне вата-җимерә татарча җырлыйлар. Күрәсең, ачыш ясыйм дип уйлыйлардыр инде. Әлбәттә, аларның спонсорлары барлыгы билгеле. Җырны да бик шомартып, бик чистартып яздыралар. Мөгаен алар рус эстрадасында уңыш елмаймаячагын аңлый, шуңа татар эстрадасында үзләрен сынап карарга теләгәннәрдер. Тик бит тавыш мөмкинлеге ташка үлчим генә. Белмим инде, башка сәнгатькә аяк баскансың икән, татарча дәресләр алырга, җырлау манерасын татарчалаштырырга да кирәктер. Безнең Европа дәрәҗәсендәге җырчылар бар. Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Эльза Исламова, мәсәлән, алар тагын да бар инде. Менә андый җырчыларның чыгышы йөрәккә май булып ята. Шулар янында акырып булса да алдырырга тырышканнары да бар. Аларын чын күңелдән кызганам. Чөнки тавышның яңгыраш вакыты чикле, ул 15–20 ел гына сыйфатлы була. Беркем дә яшь килеш калмый. Тән дә, тавыш та үзгәрә. Менә минем дә тавышым түбән регистрга күчте. Ләкин опера театрында эшләү нәтиҗәсендә, профессиональ нигезе булганга, тембр үзгәрмәде.
— Сезне, укучыларыгызга артык зур игътибар бирә, диләр. Моңа ачуыгыз чыкмыймы?
— Ничек инде үз шәкертләреңне, үз укучыларыңны яратмыйсың?! Мин бит алар белән иң зур байлыгым — тәҗрибәм белән бүлешәм. Мин 50 елдан артык сәнгать өлкәсендә. Башта бары тик опера җырчысы булырга хыялландым. Бу җәһәттән остазларым бик зур үрнәк булдылар. Бу — училищеда Клавдия Захаровна Щербинина, консерваториядә Валентина Андреевна Лазько, Нияз Курамшевич Даутов. Алардан җырчы һәм остаз булуның барлык сыйфатларын сеңдердем. Мин бөтен тәҗрибәм белән бүлешергә әзер, шәкертләремне бик яратам. Алардан килгән энергетика исә миңа яшәргә көч бирә. Көннең узганын сизмим дә.
— Үзегезгә ошаган проект нинди, аның уңышы һәм кимчелеге нидә?
— Шәхсән миңа «Үзгәреш җиле» проекты бик кадерле булды. Минем юбилей вакытында Рөстәм Миңнеханов: «Эстраданы дөнья дәрәҗәсенә күтәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк?» — дигән сорау бирде. Шуннан «Үзгәреш җиле» барлыкка килде. Анда мин җырлар сайладым, башкаручылар кастинг узды. Беренче елларда «Голос» проекты аранжировщиклары белән эшләдек. Бәлкем, аларның безнең җырларны, башкару үзенчәлекләрен, тамашачыны да бик үк аңлап бетермәүләре нәтиҗәсендәдер, проект тәнкыйтьләнде. «Үзгәреш җиле» инде 9 мәртәбә үтте. Ул елдан-ел камилләшә барды. Мондый проект Россиядә дә бердәнбердер әле. Бу проект балалар өчен «Үзгәреш җиле» проектын тудырды. «Сәйлән» фестивале җиңүчеләренә «Үзгәреш җиле» оркестровкасына кушылып җырларга мөмкинлек бирелде. Нәтиҗәдә балалар гомумән икенче яктан ачылдылар. Бу — шулай ук бик зур казаныш.
— Тормышыгызда югалтулар да булды. Вакыт дәвалый, диләр, бу чынлап та шулаймы?
— Әйе, вакыт дәвалый диләр, ләкин мин әлегә алай дип әйтә алмыйм. Камилне бик юксынам, бик сагынам. Ул башымнан бер генә секундка да чыкмый. Институтта гына бераз онытылып торам. Шуңа күрә минем өчен төп дәва — эш. Камилемне театрда да, радиода да бик сагыналар. Ул бит Опера театрында тавыш режиссеры иде. Алыштыргысыз кешеләр юк, диләр. Бар икән. Камилне алмаштыручы кеше театрда әле дә юк. Камилдәй атмосфера тудыра алучы юк. Аның ишетү, тоемлау сәләте искиткеч иде. Без аның белән эшкә бергә бара, бергә кайта идек. Бик рәхәт чаклар булган. Минем өчен бу — әйтеп бетергесез югалту. Аны аңлатып та булмый. Кайгыңны уртаклашам, дип шалтыратучылар күп булды, мин ул сүзләрне ишетми идем. Кайгыны уртаклашып булмый. Аны үзе кичергәннәр генә аңлый. Андыйлар да бик күп. 37 ел кадердә, хөрмәттә яшәгәч, югалту бик авыр. Ул — минем зур мәхәббәтем. Мин бүген дә мәхәббәтебезгә тугры. Мин аңа шушы мәхәббәтем өчен бик рәхмәтле. Менә шушы өч елда күзләремнең нуры югалды... Анда хәзер сагыш, югалту, хәсрәт. Элеккеге язмаларда минем нинди бәхетле хатын булуым күренә. Шуларны карап юанам. Шул чакларны өзелеп сагынам.
— Хәзер тормышыгызда юанычыгыз һәм таянычыгыз кем?
— Әлбәттә, туганнарым, шәкертләрем. Эшкә Әсхәт энем йөртә. Күршедә генә гаиләсе белән Фәрит энем яши. Нишлисең, тормыш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев