Виктор Шадрин: Түбән Кама районындагы Нариман керәшеннәренең тамырлары Мамадышның Колышчы авылына тоташа
Сентябрь аенда “Түбән Кама керәшеннәренең җыр традициясе. Чын яңгырашы һәм сәхнәдә башкарылуы” дигән темага фәнни-практик семинар уздырылды.
Семинар керәшеннәрнең борынгы җыруларын, аларның яңгыраш үзенчәлеген өйрәнүчеләрне үзенә җыйды. Анда Түбән Кама белән беррәттән, Алабуга, Сарман, Тукай, Яңа Чишмә районнарыннан килгән фолкьлор ансамбльләре җитәкчеләре, җыручылары катнашты. Алар ярты көн дәвамында керәшен фольклоры белгече Наилә Әлмиеваның фәнни нигезләнгән чыгышын тыңладылар. Санкт-Петербург галименең үзе сөйләгәннәрне борынгы керәшен җырулары белән аралаштырып алып баруын, ясаган нәтиҗәләрен залдагыларның һәрберсе аерым игътибарга алып, телефонга да яздыртып утырды. Семинарда Түбән Кама керәшен оешмасының идарә члены Виктор ШАДРИН да катнашты. Ул үз фикерләре белән уртаклашты:
– Нариман керәшеннәре көен тыңлап утырганда әни искә төште.
Карай урманнарны, әй, өч әйләндем,
Тайанырга тайаклар тапмадым,
– дип заманында әни җырлый иде. Әни Наталия Усачева (1923 елгы) хәзерге Мамадыш районының Колышчы авылында туып-үскән. Гомер буе укытучы булып эшләгән әни бу аш-су көен үзенең анасы Анна әбидән ишеткән булган. Үз чиратында, Анна әби үз әнисеннән отып калган. Шулай булгач, бу җыруны Колышчыда XIX гасыр урталарында, ә бәлки аннан да иртәрәк җырлаганнар.
Мин әнидән ишеткән җыру белән керәшен җыруларын өйрәнүче галим Наилә Юнисовна 1982 елда Нариманда яздыртып алганы арасында аерма юк, шул бер үк көй. Бу аңлашыла да, чөнки Нариман авылына 1924 елны Колышчы кешеләре нигез салган. Беренче елны, җирсеп, хәтта атлары Кама елгасы аша йөзеп чыгып, кире Колышчыга кайткан. Кешеләрнең генә түгел, малкайларның да сагынулары көчле булган, күрәсең. Ә көйдә аермалык булмауны Колышчы түтиләренең Нариманда да үз туган авылларын сагынып яшәүләреннән, шуңа да туган авыллары көенә кадәр үзгәртми саклауларында күрәм. Югыйсә, бу яңа күчкән җирләрдә дә Олы Аты, Байгол кебек керәшен авыллары якын булган. Кешеләре белән аралашмый калмаганнардыр. Әмма еллар үтеп тә сагыну хисе басылмаган кебек, җырулары да үз көен, үз яңгырашын җуймаган.
Әби-бабайларыбыз халыкка зур мирас калдырганнар. Шуларны туплап, китап итеп чыгаручы Наилә Юнисовна үзе дә халык хөрмәтенә лаек шәхес. Аерым бер халыкның фольклорын дистәләрчә еллар буе өйрәнү өчен күпме тырышлык, ул халык иҗатын чын ярату белән ярата алу кирәк. Хәзер инде фольклор коллективлары алдында шул җыруларны өйрәнеп, бернинди фонограмма кулланмыйча, бар матурлыгы белән тамашачыга чыгару бурычы тора. Ансамбльдә Ольга Вәлиуллина кебек җитәкче булганда, анысына да шигем юк, булдырырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев