Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ватанпәрвәрләр тәрбиялибез

Исеме җисеменә туры килгән басма - тирән мәгънәле, уйландырырлык чор елъязмасы

Кулымда - Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан якташларга багышланган фотосурәтләр һәм тарихи язмаларга бай булган “Исемеңне онытма” дип исемләнгән китап. Исеме җисеменә туры килгән басма - тирән мәгънәле, уйландырырлык чор елъязмасы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгеллеккә ишарә ул.

 


Әлеге тиңе булмаган китап - туган як тарихын, тарихи вакыйгаларны, нәсел-нәсәбен өйрәнүче затлы Йосыфхан нәселеннән булган Рәйсә ханым Дәүләтбаева-Мартынованың (мәрхүм) күпьеллык фәнни эзләнүләр нәтиҗәсе. Иҗтимагый эшчәнлек алып барган меценат та иде ул якташ. Якутлар табылалар вакыт белән...
Соңгы 15 елда Рәйсә Әхтәмовна Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан Уфа губернасы Минзәлә өязе солдатлары һәм офицерларының тормыш юлларын өйрәнде. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгы ветераны, запастагы II ранг капитаны Валентин Атласов белән бер фикердә булып, өйдән-өйгә, авылдан-авылга, районнан-районга йөреп, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашканнарны барлады. Алар каһарманнарны халык хәтеренә кайтару гына түгел, каберләрен чистартып зират кылу кебек игелекле эш башында да торды. Шунысы игътибарга лаек, әлеге матур башлангыч районда гадәткә керде.
Бүгенге көндә кайбер тарихчылар әлеге империалистик сугышны “онытылган Бөек сугыш” дип атый. Тикшерү эше алып барган чорда Рәйсә Әхтәмовна патша армиясенең 100дән артык солдат һәм офицерының фотографияләрен, 120 фронтчы фамилиясен таба. Моның өчен ул вакытын да, чыгымын да кызганмый. Ул һәр фотографияне “Багет” остаханәсенә биреп реставрацияли, затлы рамнарга урнаштыра, һәр фотографиягә кыска комментарий бирелеп, алар “Зәй офыклары”, “Новый Зай”, “Туганайлар” газеталарында, «Аргамак» һәм «Мәйдан» журналларында басылды. Санкт-Петербургта (Царское Село) Ратная Палатада Беренче Бөтендөнья сугышына багышланган музейда, Татарстан Республикасы Милли (Казан), Дан һәм Милли (Уфа), Зәй туган як тарихын өйрәнү музейлары, Сарман, Минзәлә, Мамадыш, Менделеевский, Түбән Кама районнары мәктәпләре һәм китапханәләрендә урын алды. Рәйсә Мартынова әлеге әйтеп бетергесез бәягә тиң булган архив материалларын «Онытылган сугыш. Кама аръягы каһарманнары» дип исемләнгән китап өчен җыйнады. Уфа, Казан шәһәрләрендә узган фәнни конференияләрдә катнашып, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан каһарманнар буенча чыгышлар ясады.
Исемеңне онытма
Геннадий Петрович Мартынов тормыш иптәше Рәйсә Әхтәмовнаның хыялында йөрткән ниятен Зәй музей хезмәткәрләре һәм «Аргамак» журналы редакторы Николай Алешков белән тормышка ашыра. Басманың беренче өлешенә Рәисә Мартынова җыйнаган фотографияләр, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан каһарманнарның туганнары һәм якыннары хатирәләре, аның “Гаилә сере”, «Онытылган сугыш. Кама аръягы каһарманнары», “Кокшан” мәкаләләре урын алган. Икенче өлешендә исә документаль белешмәләр, Зәй һәм республиканың 11 районы музейлары фондыннан һәм әлеге сугышчылар токымнарыннан сугышта катнашучылар фотографияләре басылган. Китапта шулай ук Татарстан һәм Россиянең иҗтимагый эшлеклеләре, туган як тарихын өйрәнүчеләр, әдәбиятчылар, журналистларның Рәйсә Мартынова белән уртак эзләнү эшләре, музей хезмәткәрләренең Беренче Бөтендөнья сугышы чорында районнар тарихы турында язмалары урнаштырылган. Икенче өлештә шулай ук өч сугышта катнашкан Уфа губернасы Минзәлә өязе Зәйдән булган Мачтаков-Волковлар нәселе дә урын алган.
Шулай итеп китапта Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан 634 фамилия яктыртылган. Шунысы игътибарга лаек, аларның яртысыннан күбесе фотографияләр белән озатыла бара. Басма - Беренче Бөтендөнья сугышы тарихын өйрәнүдә бәһаләп бетергесез кыйммәтле материал. Әлеге китап - республика китапханәләре, музейлар, уку йортларында кадерле ядкарь.
Якташыбыз - Россия патриоты
-Без Рәйсә Әхтәмовна белән эзләнү эшчәнлеге алып барганда онытылган сугышка һәм аның каһарманнарына кагылышлы мәгълүматлар табылуга, аны шунда ук теркәп бардык. Һәр табылган мәгълүмат, фотосурәт безнең өчен алтынга тиң булды. Гаҗәп, һәр сәфәребездә нинди дә булса мәгълүмат табылмый калмады. Үзебезгә гыйбрәтле ачышлар да ясадык. Китап матур итеп эшләнгән, эчтәлекле, укып туйгысыз, - ди Валентин Атласов.
-
Без әлеге изге эшкә алынып, Рәйсә Әхтәмовнаның проект рамкасын киңәйтергә һәм эзләнү эшен дәвам итәргә: республиканың башка район музейларына да бу эшкә кушыларга, район авылларыннан тагын бер мәртәбә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашканнардан фотосурәтләр, алар турында мәгълүматлар туплау кирәклеген тәкъдим иттек. Барлык мәгълүмат чараларын кулланып, хат-мөрәҗәгатьләр юлладык. Сөенечкә, Кукмара, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Чаллы, Сарман, Азнакай, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш безнең үтенечкә җавап җибәрде. Зәйлеләр дә бабалары фотосурәтләрен алып килде. Шулай итеп, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан 600дән артык фамилия җыелды, - ди Людмила Михайовна.
-Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманнарын барлап, аларны халык хәтеренә кайтару белән Рәйсә Мартынова безнең хәтерне уятты. Аны ватанпәрвәр дими - ни дисең, - ди Николай Алешков.
– Әлеге басманы кулга алуга, күзгә ихтырясыз яшь килә, аны хискә бирелмичә укырлык түгел, - ди Кукмара туган як тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә Әхмәтшина.
-Китап бәһаләп бетергесез әһәмияткә ия, ул - яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә саллы басма, бу эш дәвамлы булсын иде, - ди Чаллы музее хезмәткәре Б. А. Канеев.
- Ачлык һәм ялангачлык, җимереклекләр белән сынаган Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан каһарманнарны онытмыйк. Безнең барыбызга да якыннарыбыз сөйләгәннәрне игътибар белән тыңларга кирәк, чөнки дөреслекне алар гына белә, - ди Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманы оныгы Лилия Васильева.
Рәйсә Мартынова - Россия патриоты, аның ниятләгән эшләре, башлангычлары дәвам итә. Районнан-районга, авылдан-авылга, йорттан-йортка йөреп җыйган Беренче Бөтендөнья сугышы һәм аның каһарманнары турындагы дөнья бәһасенә тиң мәгълүматлары бергә җыйналган китап үзе бер чорны, эпоханы чагылдыра, яшь буында ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Мондый хезмәтләр аша Россия патриотлары үсеп чыгуга өмет бар. Ватанпәрвәрләр үстерәбез, димәк.
Быел да август аенда Зәй туган якны өйрәнү музееннан I Бөтендөнья сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган экспедиция старт алды. Бу Россия даны өчен көрәшкән һәм солдат бурычына тугрылыклы булган кешеләргә хөрмәт һәм хәтер билгесе. Экспедициядә катнашучылар Зәй һәм Сарман районнарында солдат каберләрен җыештырдылар. Илексаз, Федоровка, Шунак авыллары зиратларында, Федоровка авылы Хәтер мемориалында һәм Зәйдә туган якны өйрәнүче, меценат, җәмәгать эшлеклесе Рәисә Мартынова каберендә булдылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар.
Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел!

 


Рәзимә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев