Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина Максимова: «Матурлыктан күзләр сөенде, келәүләрдән соң күңелләр чистарды»

Бу юлы маршрут Санкт-Петербугтагы һәм Валаам монастырьлары, чиркәүләре буйлап иде. Ходайга шөкер, быел да Алексеевск районындагы Воскресения Христова чиркәве прихожаннарына ияреп, изге җирләрдә булып кайттык. Төркемдәге 44 кешенең 8е ел да йөрүче керәшеннәр идек. 9-15 июнь көннәрендә йөргәннәрне, күргәннәрне «Туганайлар» газетасы укучылары белән дә уртаклашырга булдым.

Быелгы ачышым — Матрона Босоножка 

9 июнь, 15.10 сәгать. Ходайга тапшырып, кузгалдык. Вагонга кереп урнашуга, элекке танышлар белән иркенләп күрешү, хәл белешү башланды. Яңа кешеләр дә шактый икән. Күрешеп, сөйләшеп, танышып алуга, кичке аш вакыты да җиткән... Алда торган яңалыкларга, яңа җирләргә, яңа кичерешләргә өмет белән, ятакларыбызга аудык. Поезд чаба Питерга таба.

10 июнь, 13.35 сәгать. Питер җиләс һавасы белән каршы алды. Автобуска утырып, Александр Невский лаврасына юл тоттык. Ремонт эшләре әле төгәлләнмәгән, шулай да келәүләр бара, отец Павел молебен уздырды. 

Шуны искә төшерик: монахлары 100дән арткан монастырьны лавра дип атыйлар. Белгәнебезчә, алар бездә берничә генә. 

Теплоходка утырырга әле вакыт бар. Автобус безне «Всех Скорбящих Радость» дип исемләнгән храм янына китерде. Храм янында Матрона Босоножка җирләнгән урын бар. Матрона Московская, Ксения Петербургская кебек изгеләрне бөтен кеше белә. Ә менә Матрона Босоножка минем өчен зур ачыш булды. Шуңа күрә бераз гына аның турында язып үтим әле. 1814 елда Кастрома өлкәсенең Ванино авылында туган Матронаны бик яшь көе мещанин Мыльниковка кияүгә бирәләр. Парлы булып озак яшәргә туры килми, 1877-78 еллардагы рус-төрек сугышына иренә ияреп китә. Ул анда сестра милосердия була, ире сугышта үлеп кала. Матрона шуннан соң булган бар мөлкәтен таратып, өләшеп, странница булып, төрле изге җирләр, монастырьлар буйлап йөри башлый. Соңыннан Петербургка килеп урнаша, соңгы 16 елын Петербургның завод-фабрикалар күп булган, күпчелек эшчеләр, хәерчеләр яшәгән Невская застава өлешендә яши. Анда Алла Анасының «Всех Скорбящих Радость» тәресе табылган җирдә часовня була. Матрона шунда йөргән. Кышын-җәен, һәрчак яланаяк йөргәнгә, аны «Босоножка» дигәннәр. Ул гел кешеләргә ярдәм итеп яшәгән. Хәерче-мохтаҗлар гына түгел, зур чиндагы, титулдагы кешеләр дә аңа килеп, киңәш, кисәтү алып, ярдәм күргәннәр. Исән чагында ук уйга сыешмаслык кодрәтләре белән ярдәм иткән.

1911 елны 97 яшендә бу дөньядан күчкән. Озатырга 25 меңнән артык кеше килгән. Ул чагындагы фотолар сакланган, каберенә сукмак суынмаган, әмма советлар килгәч, часовня шартлатыла, урынына завод салына, кабер югала. Кешеләр күңелендә генә Матрона һаман яшәп килә.

1963 елны Нива өстенә, суга ТУ-124 пассажир самолеты төшә. Борттагы бер генә кеше дә зыян күрми. Араларында булачак патриарх Алексий II дә була... Пилотларның осталыгыннан тыш, ниндидер көч тә ярдәм итте, дип искә алганнар пассажирлар. Ә бит самолет кайчандыр часовня булган җир каршына төшә. Шушы вакыйгадан һәм озак эзләнүләрдән соң, 30 ел вакыт узгач, Матронаның кабере табыла. Аны бик кадерләп, кирпеч белән торгызылган кабергә күмгән булалар, шуңа күрә чүп-чар да, төзелеш тә каберне җимерә алмаган. Кабер сакланган фотолар буенча табыла. Ә инде хәзер элекке часовня урынында «Скорбященская церковь» төзелгән, тәресе үз урынына кайтарылган. Матрона Босоножканы кабат үз урынына урнаштырып, матур итеп ясалган кечкенә часовня куйганнар. Халык кабат, үз кайгы-хәсрәтләре, сораулары белән Босоножка янына килә. Матронаның теләкләре белән булган кодрәтләрнең язмаларын күптәннән җыялар, инде хәзер канонизация өчен материаллар җыялар. Тиздән аның төсе булган тәреләр дә булыр. Әлегә фотоларын сатып алалар, һәркем үз сүзләре белән аннан ярдәм сорый. Мин үзем «сугыш бетсен иде, ир-егетләр исән-сау семьяларына кайтсын иде» дип теләдем. Кайсы җирдә, кайсы изгегә булса да, телдә шушы теләк булды. Ә калганнарына шөкер, биргәннәренә мең риза. «Матрона Босоножа»дан безне автобус портка алып китте. 

Җан рәхәте

Теплоход колач җәеп каршы алды. Бөтен уңайлыклары булган каюталарга урнашып бетүгә, кичке ашка чакырдылар. Бөтерелеп хезмәт күрсәтүче официант яшьләр тәмле ашлар белән сыйладылар. Иртәнге 8гә чаклы булган вакытны кем ничек уздыргандыр. Ак төннәр... Рәхәтләнеп, палубадан Ладоганың салкын, көчле, серле дулкыннарына хозурланып барсаң да, каютада теләк итсәң дә, уен залларында булса да — иркең. Безгә уңай туры килде. Берничә көн Ладога көйсезлеген күрсәтеп алган, кайбер судноларга күлгә чыгуны тыйганнар. Ладога көйсезләнсә, 6 этажлы йорт биеклегендәге дулкыннары белән «бии» икән. Ходайга шөкер, бүген тыныч, күл өсте тигезлеген Валаамга юл алган теплоход кына бозып бара.

Коневец, Валаам утраулары

11июнь, 8.00 сәгать. Беренче тукталыш — Коневец уртавы. Бу утрау замана паломникларына әле күптән түгел генә билгеле. 1393 елны Арсений Коневский нигез салган монастырь күпне күргән, күпне кичергән. Сугыш-талаулар, җимерелү-куылу мәхшәрләре аша узса да, монастырь һәрчак яңадан күтәрелгән, торгызылган. 1944 елдан хәрби диңгезчеләр кулында булып, 1991 елны гына утрау православие чиркәвенә кайтарыла. Берничә ир-ат (берсе генә монах) хәрбиләрдән калган, бик таушалган, җимерелгән монастырьны кабат ачып, төзекләндерү эшен башлыйлар. Шул вакыттан «Коневский Рождество-Богородичный» ирләр монастыре паломниклар өчен капкаларын кабат ача. Утрау табигате бик матур. 2016 елда «Роснефть» НК монастырьда зур төзекләндерү эшен башлый. Бүгенге көндә инде бу ару эш башкарылып чыккан. Утрауда туристларны, паломникларны күпләп кабул итү өчен барлык уңайлыклар да бар. Үзебез өчен Коневец утравын «ачып», кабат алга йөзәбез. 

Алда — атаклы Валаам. Аның турында ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр да. 50гә якын утрауны берләштергән Валаамның Спас-Преображенский ирләр монастыре әле 1989 елны гына кабат чиркәүгә кайтарыла. Дәүләт ярдәмендә торгызыла һәм бүгенге көндә күп санлы паломниклар, туристлар өчен капкалары ачык. Валаамның бик тә кызыклы, гыйбрәтле тарихын кызыксынучылар интернеттагы күп төрле язмалардан белә ала. 

Утраудагы берничә сәгать бик тиз узса да, күңелгә күп яңалыклар, ачышлар, истәлекләр төяп, кабат Питерга юл тоттык. 

Петербургта — изге җирләр

12 июнь, 06.24 сәгать. Иртән уянганда теплоходыбыз Нива буйлап йөзә иде инде. Димәк, тиздән килеп җитәбез. 

Каршы алган автобус безне Исаакиевский соборына китерде. Аллага шөкер, без престол бәйрәмгә туры килдек. Тулысы белән литургиядә катыштык. Әле соңыннан колонодага менеп, өстән Петербург үзәге белән хозурланып төшәргә дә вакыт калды. 

Беренче тапкыр Питерга 1973 елны — ул чактагы Ленинградка — килгәч, Исаакиевский соборга музей буларак кергән идем, ә бүген келәүдә басып торам. Кичерешләр бөтенләй башкача!

Безнең кунасы-торасы җиребез — «Успенское подворье Оптиной пустыни»да. Килеп җитүгә, бик тәмле итеп ашаттылар. Уңайлы, чиста, иркен бүлмәләргә урнаштык. Бераз ял иткәч, подворье буйлап һәм Успение Пресвятой Богородицы чиркәвенә экскурсия булды. Бәйрәм алды кичке келәүдә булдык, язык әйтеп өлеш алырга әзерләндек. 

13 июнь. Ходаебыз Ииисус Христосның күккә күтәрелгән көне. Подворье чиркәвендә бәйрәм келәве — литургия. Ходайга шөкер, без дә өлеш алдык. Төшке ашны ашагач, автобус безне «Иоанновский ставропигиальный женский монастырь»га алып китте. Монда Иоанн Кронштадтскийның сөякләре саклана. Чиркәүне карап йөрдек. Иоанн Кронштадтский гробы янында отец Павел молебен уздырды. Бу монастырь — Смоленск зираты янында. Монда хәтле килеп җиткәч, ничек Ксения Петербургская каберенә керми китәсең?! Бәхеткә, чират юк диярлек иде, часовняга кердек, теләк итеп чыктык. Соңыннан тышкы якта молебен булды. Бу җиргә кайлардан гына һәм, кайсы диннән булуына карамастан, кемнәр генә килми икән. Изге Ксения Петербургская һәркемне ишетә, һәркемгә булыша. Бу зиратта бик күп атаклы, билгеле кешеләр күмелгән, кызганыч, вакыт соң, барысын да карап булмый…

14 июнь. Бүген без кайтырга чыгабыз инде, поезд 15.35 сәгатьтә. Калган вакытта бик тә билгеле «Воскресенский Новодевичий женский монастырь»га иртәнге келәүгә — литургиягә киттек. Соңыннан экскурсия дә булды. Монастырьлар, чиркәүләр берсеннән-берсе матур, архитектуралары буенча да шаккаткыч. Келәүдә генә басып тору аз, күбрәк чиркәүләрнең тарихларын да ишетәсе килә бит. Болар барысы да булды. Экскурсоводлар бик кызыклы сөйләделәр. Матурлыктан күзләр сөенде, келәүләрдән соң күңелләр чистарды. Шушы күтәренке кәеф белән вагоннарга кереп урнаштык. Инде тизрәк кайтып җитәсе, күргән-белгәннәрне якыннар, таныш-белешләр белән уртаклашасы килә.

15 июнь. Казан безне эссе һавасы белән каршы алды. Ходайга мең шөкер, барчабыз да (44 кеше) исән-сау кайтып җиттек. Шушы бай, кызыклы, файдалы программаны төзүчеләргә, оештыручыларга, бигрәк тә отец Павел Чурашовка зур рәхмәтләребезне белдерәбез, Ходай игелекләреннән ташламасын.

Валентина МАКСИМОВА.
Мамадыш районының Колышчы авылы.


* * *
Изге җирләргә барырга ничек әзерләнергә? 

Язмамның соңында таныш-белешләремнең сорауларына да җавап бирим әле. Бәлки кызыксынучылар әле тагы да бардыр. Изге җирләргә барырга ничек әзерләнергә, аның нинди тәртип-таләпләре бар? 

Православиедә изге җирләргә бару мәҗбүри түгел. Чиркәүгә йөрүче, Ходайга ышанган һәркем, теләге булса, изге җирләргә, монастырьларга йөри ала. Тик башта ук паломник белән туристның шактый аермалыклары барлыгын белергә кирәк. Барган җирләрнең үз тәртипләре барлыгын белүең, аларны үтәргә әзерлегең, теләгең булуы шарт.

Чиркәү хатын-кызларның яулыксыз булуын, чалбар киеп йөрүен бәхилләми. Алдан кайгыртмасаң, чиркәү, монастырь капка төпләрендәге яулык, итәкләрне киеп, «бакча карачкысы» булып йөрү үзегезгә үк ошамаячак. Туристка ярый, ул 5 минутка гына керә. 

Литургия, вечерня, молебен кебек келәүләрдә озак басып торасы, түземлек-сабырлыгың булсын. Интернеттан алдан ук барасы җирләрең турында белешмәләр җыйсаң, үзеңә уңайлырак. 

Транспорт та, тору-куну җирләре дә биш «йолдызлы» отельләр түгел, син шуңа ризамы? 30-40 кешелек төркемдә төрле холыклы кешеләр була. Шуларга түзәргә, күрмәскә, ишетмәскә, группадан читтә үзбелдекләнеп йөрмәскә, зарланмаска, моңаймаска, кирәк чакта ярдәмләшергә син әзерме?

Кайбер монастырьларда, аз гына вакытка керсәң дә, бакчаларында, кухняда ярдәм итүне сорыйлар, каршы килмәссеңме? «Швед өстәле» урынына монастырьда әзерләнгән ураза ашларына разый булырсыңмы? Ә анда ашау бик тәмле, чөнки келәү итеп, иман белән әзерләнелә. 

Әгәр шушы шартларга риза булсаң, Ходай ярдәменә ышанып, күңелеңдә — Ходай, телеңдә иман булган хәлдә, аркаңа биштәреңне асасың да, изге юллар сиңа!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев