Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина Максимова: "Керәшен кызлары аша керәшенлегебезне, тарихыбызны саклап калган әйберләрне күрсәтәбез"

Дөньяда пандемия хөкем сөргән шартларда, йолаларыбызны, традицияләребезне саклап калу максатыннан, “Туганайлар” газетасы “Питрау чибәре-Online” дигән конкурс уздырды.

“Питрау чибәрен табигать белән бәйле итеп күрәм. 15 кыз арасыннан сайларга кушсалар, минем җавабым юк – барысы да чибәр исеменә лаек. Шуңа күрә, җиңүчене мин үзем үзешчән этнограф, керәшен киемнәрен ойрәнүче белгеч күзлегеннән карап сайлар идем. Газетабыз битләрендә озак еллар дәвамында милли киемнәребез турында язып киләбез. Революциягә хәтле керәшеннәр хәлле, әйбәт яшәгәнннәр. Аларның киемнәре дә затлы булган, шуңа күрә дә алар бүгенгә кадәр таушалмыйча сакланып калган. Безнең бит керәшен кызлары, хатыннары үзләренең тормыштагы статусларына карап киенгәннәр. 18 яшьлек кызга сүрәкә берничек тә килешми. Сүрәкә ул – кияүгә чыккан хатын-кызның баш киеме. Ярый инде түгәрәк җаулыкны кисеннәр, түгәрәк җаулык –   яшь кызлар кияүгә чыккачтын беренче елны ябына торган йола япмасы.Тик кызлар шуны онытмасыннар иде, түгәрәк җаулык ябынгач, инде чәчләрне күрсәтергә ярамый. Эш күлмәге өстеннән беркайчан да бәйрәм алъяпкычы япмаганнар. Кызлар түшлекләр дә, дәвәтләр дә такмаган. Шуңа күрә, әбиләр сандыгындагы киемнәрне уйлап, җоласына туры китереп кияргә кирәк, бөтенесен берьюлы киеп төшкән фотосурәтләр конкурс өчен бармый. Һәр элемент уйланылган булырга тиеш. Чәч күрсәтеп төшкән фотолар керәшенлекне күрсәтми, алар кызларның үзләре өчен генә булырга тиеш. Без бит бу кызлар аша үзебезнең керәшенлегебезне, тарихыбызны саклап калган әйберләрне күрсәтәбез”, –  ди Валентина Максимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Килешэ без. Чибэрлэрне дэ жюри сайласа, доресрэк булыр иде. Э монда программа жибэргэне бик ачык куренде