Вадим Захаров яңа җырына клип төшерә
Халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров клип төшерә. Бу хакта ул Инстаграм социаль челтәрендә хәбәр итте
Быелгы матур көзге көннәр клип төшерер өчен бик уңайлы булды. Күптән түгел генә тәкъдим ителгән "Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып" дигән җырына клипны Вадим якташлары белән бергә төшерә. Матур табигать кочагында әзерләнүче видеоязмада Кукмара районының "Карендәшләр" фольклор ансамбле төп рольне башкара.
Съёмкалар бик күңелле узган, тиздән тамашачы артистларның эшенә бәя дә бирә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев