Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Узып баручы 2024 елның керәшен этнокультурасындагы төп вакыйгалары

Бу 2024 елда безнең керәшен дөньясында да истә калырлык яңалыклар, үзгәрешләр шактый булды. Без, традиция буенча, ул вакыйгаларны барладык.

Январь

  • Казан шәһәрендәге Алла Анасының Тихвин тәресе храмында керәшеннәрнең апостолы, миссионер, агартучы Николай Ильминский истәлегенә келәү булды. Келәүне Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл җитәкләде.
  • Питрәч районының Кәвәл авылында, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән, купельле часовня ачылды.

Февраль

  • Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм XIII “Туым Жондозы” фестивале узды. 20дән артык финалист катнашты. Алар ике Гран-при бүләге өчен көч сынаштылар.
  • Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Лаеш керәшеннәренең ункөнлеге узды.

Март

  • Мөслим районының Яңа Усы һәм Керәшен Шураны керәшеннәре ункөнлеге тәмамланып, Я.Емельянов мәдәни үзәгендә Май чабу бәйрәме узды.
  • Сарман районының Ләке авылында “Керәшен сүзе” газетасының беренче редакторы, Ямаш Игәнәй псевдонимы белән иҗат иткән шагыйрь Ананий Маловның “Изгелеккә әйдәр уем” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды.
  • Балык Бистәсе район мәдәният йортында бу төбәктәге керәшен авылларына оештырылган экспедициягә нәтиҗә ясалып, этнографик фильм тәкъдим ителде.
  • “Туганайлар” газетасы ВКонтакте социаль челтәрендә II керәшен марафоны оештырды. Бу юлы марафонда 56 кеше катнашты.

Апрель

  • Азнакай шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында районның 11нче милли-мәдәни автономиясен – җирле керәшен берләшмәсен оештыруга багышланган тантана узды.
  • Григорий Родионов исемендәге IV төбәкара “Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре” фәнни-тикшеренү конференциясе булды. Конференциядә республика шәһәрләре һәм районнарыннан тыш, Мәскәүдән, Башкортстаннан, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән, Якутия якларыннан да катнаштылар.
  • Балык Бистәсе районы үзәгендә Я.Емельянов исемендәге республикакүләм II «Җәшнә, кояш, җалтыра» («Свети, о солнце, сверкай») керәшен культурасы конкурс-фестивален йомгаклау бәйрәме узды. Конкурс-фестиваль беренче керәшен шагыйре Я.Е.Емельяновның тууына 175 ел тулу уңаеннан оештырылды.
  • Мәдәни үзәктә Мамадыш районының Владимир авылыннан чыккан шагыйрьләр Георгий Ибушев, Елена Григорьева-Данилова һәм Елизавета Малова иҗатына багышланган поэзия кичәсе уздырылды.

Май

  • Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә, “Герой керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклары” (Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу) дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырды.
  • Тукай районының Борды авылы кызы, татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, татар дәүләт филармониясендә эшләгән җырчы Раиса Тимофееваның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Халкыма – бүләгем» дигән кичә булды.

Июнь

  • Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының VI отчет-сайлау конференциясе булды. Конференциядә республикабыз шәһәр һәм районнарыннан 153 делегат катнашты.

Июль

  • Мамадыш районының Җөри авылының Тырлау аланында 26нчы тапкыр республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте бәйрәме гөрләде. Анда 50 меңнән артык кунак, Татарстаннан һәм Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсеннән фольклор коллективлар катнашты. “Кряшен Чибяре-2024” титулын Светлана Иванова яулады.

Август

  • Яшел Үзән районының “Мирас-Наследие” лагерында керәшен балалары өчен “Айбагыр” этносменасы эшләде. Ул 13нче тапкыр 10-18 яшьлек балалар өчен үз ишекләрен ачты. Анда 80 бала ял итте.

Сентябрь

  • “Туганайлар” газетасы журналистлары Казанның Б.Рамиев исемендәге IT-паркында X Россиякүләм милли матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре форумында катнашты. Форумга илебезнең 33 төбәгеннән, зур өлкә һәм район басмалары, телевидение һәм радиокомпанияләре җитәкчеләре килде.
  • “Кряшен калык чыгармачылыгы ӧлгӧлäре” (“Образцы народного творчества кряшен”) китабы басылды. Китап венгр галиме Габор Балинт материалларына нигезләнелгән.
  • Теләче районының Субаш авылында Изге Өчлек чиркәвен аруландыруга 10 ел тулу уңаеннан келәү узды. Келәүне Питрәч чиркәү округы благочинные иерей Ярослав Петрущенков җитәкләде.
  • Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында борынгы керәшен җырулары үзенчәлеген, аларның яңгырашын өйрәнүгә багышланган семинар булды.

Октябрь

  • Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында чиркәү ачылды. Иман йортында беренче литургияне Зәй округы благочинные иерей Вячеслав Федоров башкарды.
  • Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп узды.
  • “Җәшләр җыены” проекты кысаларында “Покрау чыңы” концерты булды.

Ноябрь

  • Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Фершампенуаз авылында һәм Кассель поселогында “Арумысез, туганнар?” фестиваль-конкурсы узды. Фершампенуаз авылында “Көньяк Урал нагайбәкләре” өлкә иҗтимагый форумы оештырылды.
  • Композитор, виртуоз баянчы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның 85 еллыгына багышлап, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә кичә узды.
  •  Керәшен культурасының төбәкара V “Җәмле Җураш буйларында” онлайн-фестивале булды. Гран-прины Мамадыш районының Комазан башы авылыннан “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле яулады.
  • “Беренче курс студенты көне” булды. Студент егетләр һәм кызлар, шулай ук, актив керәшен яшьләре җыелды.
  • Минзәлә ягы керәшеннәренең ункөнлеге узды. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Җакын дуслар җыелышкач” дигән концерты оештырылды.
  • Мәктәп укучыларының республикакүләм II “Ыру агачы” фәнни конференциясе булды.

Декабрь

  • Гаилә елын йомгаклау уңаеннан, Татарстанның төрле районнарыннан килгән гаиләләр катнашында, “Җамагат учагы” концерты булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев