Узганнар күңелдә яшәсә генә
Җырчы Җәкәү йортында Тукай районы керәшеннәренә багышлап уздырылган кичәдә бу халыкның мәдәни мираска, күңел түрләрендә кадерләп саклый торган көй-моңнарга, узганнарга сакчыл мөнәсәбәтенә тагын бер кат сокландым
Кнәз авылындагы “Айбагыр” ансамблендә җырлап йөрүче Валентина Сәгыйдуллина белән нәсел-нәсәпләре турында сөйләшәбез. Дөресрәге, ул сөйли, ә мин хәтеремә салып барам. Валяның әнисе Татьяна Петровна Дунаева – Зәй районының Әхмәт авылы кызы. Әтисе Николай Андров – Сарман районының Түбән Чыршылы авылыннан. Бабасы Александр Максимовичны, авылда кушаматы белән Сатый дип йөрткәннәр, аның хатыны Кәтренә исә Ләке авылы кызы булган. 1934 елны Александр Андров үзенең гаиләсен алып, Чаллы районын дагы Кнәз авылына күченә. Аның оныгы Валентина инде шундагы Татарстан совхозында туа. Авылдаш егете Мөнәвир белән гаилә корып, Сергей исемле ул һәм Ольга исемле кыз үстерәләр. Ә шулай да Валентина әби-бабасының туган авылы Чыршылыга юлны онытмый. Туганнары Таисия түти туксанга җитеп чын дөньяга күчкәч тә, Чыршылы зиратына, әтисенең бабасы Максим белән Унчия әби каберләренә ел саен кайтырга тырышалар.
Чаллыда яшәгәндә Татарстан совхозында йорт җиткезеп, 1999 елны шунда күченеп кайталар. КамАЗда 15 ел кранчы булып эшләгән Валентина ашханәгә урнаша, ә ире механик булып эшли. Чыгышы белән Пәнәчедән булган Суфия Морозова “Айбагыр” фольклор ансамблен оештыргач, җырга-моңга гашыйк Валентина да шунда җырлап йөри башлый. Ә соңгы өч елда Валентина ансамбльне үзе җитәкли. Хәзерге вакытта “Айбагыр”дагы алты җырчының өчесе – керәшен (Зоя Константинова, Тамара Тузеева һәм Валя үзе), ә калганнары – татарлар: Мәдинә, Әнүзә һәм Фәридә. Алар да озын көйләрне чын керәшеннәрчә оста итеп җырлыйлар. “Айбагыр” репертуарында – Әхмәт ягы көе, Ләке җырулары.
Валентина сәхнә өчен милли киемне үз куллары белән теккәнен искәртте: “Элекке кием бар, аларны хәзер киеп булмый. Әнинең туганнан туганы Тамара Григорьевна Имановадан алача күлмәк калган иде. Элекке эскәтерне алдым да, күлмәк өлгесен шуңа салып кистем”.
Туган авылын сагынуын гомере буе күңел түрендә йөрткән әнисе Татьяна: “Әхмәт тауларында йөрисем килә”, – дип әйткәч, анда да барганнар. Тик, дөнья мәшәкатенә күмелеп, соңыннан юллары ул якка төшмәгән. “Айбагыр” ансамбле репертуарындагы “Зәй буйлары” дигән җыруы – әнисе истәлеге. Кичәдә “Айбагыр”дагылар Әхмәт кызы Татьянаның сагыну җыруы булган “Зәй буйлары”н башкарды:
Әхмәтләрдә икән лә Зәйнең буйлары,
Әхмәт җире асыл ла җир икән.
Әхмәт авылы күек асыл авыл
Җәнәшә-тирәләрдә, әй, бармы икән?
“Арышлар”ны да Кәтренә әбидән откан идем. Күңел хисләрен кузгатырлык җыр ул. Кәтренә әбием сузып-сузып җырлый иде. Йолалар да хәтергә сеңеп калган, – дип сөйли Валентина Николаевна. – “Тәгәрәп китте җомгагым, аппакай, алмакай” дип тә җырлый иде әле әби. Ул җырның шул сүзләрен генә хәтерлим, башкасы исемдә калмаган. Хәзер эзләп-эзләп карыйм да, таба алмыйм. Әбиләр җырлаган үз көйләребезнең күбесе инде югалган, әле безнең буын белгәнен саклыйсы, оныкларга да өйрәтәсе иде”.
Фото: С.Вәлиәхмәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев