Үз җиремдә җирләнсәм, шул да зур бәхет (Булган хәл)
Тормыш булгач төрле хәлләр була. Кайберәүләрне язмыш ничек кенә сынамый. Тик шулай да, ул сынауларны узарга, яшәргә көч табарга тырыша адәм баласы. Язмам героен да язмыш җиле төрле якка ташлый, шактый авырлыклар күреп яши ул.
Танышымның бу хакта сөйләгәннәрен тыңлаганда, күзләремә яшь тулды...
Дуся түти 1939 елда өч балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш чоры балаларына хас авырлыклар аларны да читләтеп үтми. Әтиләре сугышта үлеп кала. Әниләренә өч баланы ялгыз үстерүе нык кыенлаша, ачлык, ялангачлыкны да татый алар. Ә беркөнне алар әнисез дә кала. Авыр чир аны мәңгелеккә алып китә. Балаларның өчесен дә ятимнәр йортына озаталар. Ничек кенә туган җирләреннән китәргә теләмәсәләр дә, каршы торудан чара юк, китәргә мәҗбүр булалар. Ятимнәр йортыннан да китү вакыты җиткәч, аларга тагын бер тапкыр аерылу ачысын күңелләре аша үткәрергә туры килә. Андагы дуслары, тәрбияче-укытучылары белән саубуллашалар.
Үсеп буйга җиткән, кул эшләренә дә оста, хезмәт сөючән бу Дусяны бер егет бик ярата. Кыз да аны сөя, гел бергә булырга хыяллана. Тик, бу бәхеткә аяк чалучы табыла. Егет аны әнисенә һәм якыннарына күрсәтергә үз ягына алып кайта. Кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле чегән кызыдай кара тутлы Дусяны күргәч, егетнең әнисе: “Миңа мондый төртсәң егыла, җил чыкса оча торган килен кирәкми. Тормыш алып барырлык булмаячак”, – дип үз бәясен бирә.
Мондый сүзләрне йөрәге аша үткәреп, көч-хәл белән вокзалга барып, автобуска билет ала Евдокия. Һәм Башкортстанда яшәүче тутасы янына китә. Елый-елый шешенеп беткән күзләре, моңсу йөзе алдагы урындыкта утырган бер егетне тиз җәлеп итә. Егет кыз янына утырып, нигә шундый борчулы булуын сораша башлый. Кулын иңенә салып, юата башлагач, кыз йомшарып китеп, хәлләрен сөйли. Шуннан соң, алар өйләнешәләр. Тик ничек кенә тырышса да, кыз аны үз итә алмый, яратмый. Һаман яшьлек мәхәббәтен сагынып яши. Шулай да, бергә тормышларын дәвам итеп, алар Кыргызстан якларына күчеп яши башлыйлар. Анда аңа ятимнәр йортында үзләштергән тегүчелек һөнәренең кирәге чыга, өендә заказлар буенча кешеләргә киемнәр тегү, чигү кебек эшләр белән шөгыльләнә. Аларның ике уллары, бер кызлары туа. Тик, заманасы шундый чорга туры килеп, аларга бу ят җирдә яшәү мәхшәргә әйләнә. Улларына да урамга чыгып йөрү куркыныч була башлый, ә кызларын андагы халык бөтенләй яратмый. Яши торган йортлары янына килеп, “килмешәкләр” диючесе дә, тәрәзәгә таш атып, ватучы да була. Шуннан соң, алар яңадан үз якларына кайтып китәләр.
“Туган якка аяк басу белән, үз туфрагыбызга ятып, җирне үбә-үбә елаганым мәңге онытылмас. Үз җиремдә җирләнсәм дә, минем өчен зур бәхет”, – ди Дуся түти.
Ә ире аның бик әйбәт кеше булып чыга. Гомер буена олы таянычы, балаларының газиз әтиләре бу дөньядан гына иртәрәк китә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев