Урманчы кызы Анна
Зәй районының Кабан-Бастырык кызы, Чаллыдагы сәүдә тармагында эшләгән Анна Шәрәфетдинова (Пасмурова) шигырьләр дә язды, картиналар да ясады.
Анна 1957 елның 11 сентябрендә, Марейка әбисе әйтмешли, бәрәңге алган вакытта, кояшның беренче нурлары белән, дөньяга килә. Әтисе Александр Иванович 3 ел – Зичәбаш, аннан 32 ел буе Кабан-Бастырык кардонында урманчы булып эшләде.
Аннаның әнисе Евдокия Куприяновна минем әниемнең бертуган сеңелесе иде. Шуңа үз сеңелем Елена белән без аларда бик еш һәм барган саен өчәр, бишәр көн кунак була идек. Аларның өе – урман авызында ук. Алты балалы кунакчыл урманчы өенең ишеге беркайчан да ябылып тормый, йозакка бер дә бикләнми. Кем генә йомыш белән – урманга печәнлек урын яки утын сорапмы, өй-каралты торгызырга агач материалы юллапмы – керсә дә, Сандыр җизни берсен дә борып җибәрмәде.
Урманда эш бик күп: корыган агачлардан, ботаклардан чистарту; делянка кисү, чыршы, нарат үсентеләре утырту, яшь үсентеләр арасындагы чүп үләннәрен утау, матиклау; урман җәнлекләре балаларына печән әзерләү; тал, имән кайрылары төшерү; имән чикләвеге әзерләү... Тырышып эшләве нәтиҗәсендә, урманда – тәртип, ә Сандыр җизни үзе һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды.
Урманга эшкә йөрүчеләрне; дару үләннәре, мәтрүшкә, чәй үләне җыючыларны; мунча себеркесе әзерләргә килүчеләрне; җиләк, гөмбә, гөрездә, чикләвек җыеп кайтканда хәл алырга керүчеләрне – барысын да ачык йөзле җырак түтиебез Аудый каршы ала. Һәр кешенең хәлен сорашып, пешкән ризыгын ашатып, бал, җиләк белән хуш исле тәмле урман чәйләре эчертеп, сыйлап чыгара.
Кардон кырында – иркенлек, зур-зур имәннәр үсеп утыра. Бәрәңге бакчасы кырында ук, ярдан авызларны бөрештерә салкын сулы чишмә агып төшеп, Бастырма елгасына кушыла. Уен-көлке яңгырап, шау-гөр килеп торган ярдәмчел, тату гаилә яшәгән дүртпочмаклы кардон өендә бөтен кешегә урын да, игътибар да, хөрмәт тә, сый да җитә. Җырак түти борынгы керәшен җыруларын, радиодан яңгыраган яңа җырларны отып алып, моңлы итеп җырлый, ә калганнар барысы да аның шулай үзәкләрне өздереп җырлавын сокланып тыңлыйлар, кушылып җырлыйлар.
Анна – урманның һәр почмагын белеп, кошлар тавышын тыңлап, җиләк, гөмбә, чикләвек җыеп, кузгалак, какы, кәҗә сакалы, балтырган, кимәшә башы ашап, үскән урман кызы. Кечкенәдән үк әти-әнисенә ярдәм итә, дәдәсе Николай белән бергәләп, сеңлләре Мария белән Нинаны, энеләре Иван һәм Генаны да караша. Посадка утырту, утап, печән чабу, авыл басуында чөгендер утап-алу да күнегелгән эш була урманчы кызы өчен.
Яшьтән кавышкан ире, Чистай районының Фиков Колок авылы егете Мансур белән матур яшәделәр, ике улларын тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә дүрт оныгы үсеп килә. Анна үзе Яр Чаллы шәһәрендәге ЗЯБ бистәсендә урнашкан кибеттә 29 ел өлкән сатучы булып эшләде.
Табигать баласы Анна җәй буе бакчадан, урманнан кайтып керми, җиләген киптерә, кайната, кагын коя, дару үләннәре җыя иде. Марейка әбисе өйрәткәнчә, чәй үләнен киптереп, төрле үләннәр кушып чәйләр дә ясады. Хәзерге вакытта кече улы Марат үз әнисеннән, Марейка әбиләреннән калган бу кәсепне дәвам итә – янәшә-тирә авыл урманнарында үскән чәй үләннәрен җыеп киптереп, Яр Чаллы шәһәрендә “Урман чәе” сата. ЗЯБ бистәсендә аның үз сәүдә урыны бар. Казанда һәм республикабызның башка шәһәрләрендә үтә торган ярминкәләрдә улы Марат безнең Зәй ягында үскән үләннәрдән ясалган чәй белән катнаша.
Анна ире Мансур белән гөмбә җыеп тозлый һәм барыбызны да сыйлый иде. Көзге озын кышкы кичләрдә дә тик утырмады, үзенә, гаиләсендәгеләргә килешле җылы киемнәр бәйләде, матур картиналар чикте. Аның ул картиналары үз өйләре стеналарын тутырып тора. Төсле матур чигү җепләре һәм сәйләннәр белән чигелгән картиналарын ул безгә дә бүләк итте.
Каты авыру Аннаны ике ел элек арабыздан алып китте. Аның истәлеге булып, бүләк иткән картиналары, язган шигырьләре калды. Аннанаң ул шигырьләрендә дә ихласлык, җан яктысы сизелеп тора. Үзегез дә укып карагыз әле...
Якын була икән бит
Иртән искән таң җилләре
Йомшак була икән бит,
Аерылышкач, туган җирләр
Якын була икән бит.
Ераклардан килгән кошлар
Матур сайрый икән бит.
Чит җирләрдә йөргән чакта
Сагындыра икән бит.
Әниемә
Әнкәй, безгә тормыш биргәнсең син,
Өйрәткәнсең тәпи йөрергә.
Өйрәткәнсең безне бар дөньяны
Матур итеп таный белергә.
Кочагыңа алып юаткансың
Елаганда, йокың бүлеп тә.
Чыгып китсәк, озатып каласың син,
Моңсу гына капка төбендә.
Кайтып керсәк, һәрчак ашың әзер,
Кулың сузып каршы аласың.
– Я, ничек соң, юлың уңдымы? – дип
Әйтә кебек синең карашың.
Әни, сиңа ниләр генә әйтим,
Ниләр белән күңелең юатыйм?
Кабул итсәң, әни, бу юлларны
Сиңа юллыйм, сиңа багышлыйм!
Яшь вакытта уйламыйсың икән
Бала чакта мин бәхетле идем, –
Урманнарда йөрдем, болында.
Хыялландым күккә очарга,
Хыялландым җирне кочарга.
Яшь вакытта уйламыйсың икән,
Кайдан кайгыларның киләсен.
Уйламыйсың икән, юктан гына
Хыялларның чәлперәмә киләсен...
Дустыма
Тукта әле, дустым, тукта әле,
Утыр әле, бераз серләшик.
Яшь чакларны бераз искә алыйк,
Авыл хәлләрен дә сөйләшик.
Үз хәлләрең ничегерәк тора,
Балаларың башлы-күзледер?
Сәламәтлек ягы ничек тора,
Бирешмәгән кебек күренәсең?!
Тукта әле, дустым, утыр әле,
Утыр әле, бераз серләшик.
Дөнья хәлләрен дә ачыклыйкчы,
Утыр әле, бераз сөйләшик.
И, Кабаным, Кабаным
И, Кабаным, Кабаным,
Син – минем туган авылым.
Киң, матур урамнарың,
Бормалы елгаларың.
Тәмле чишмә суларың,
Текә, биек тауларың,
Игенле басуларың,
Куедыр урманнарың.
Җиләкле болыннарың,
Ягымлы кешеләрең.
Яу кырында ятып калган
Япь-яшь батыр улларың.
Авылда яшәп ятучы
Намуслы кешеләрең,
“Кабаным”, дип ашкына
Читтәге кыз-улларың.
Яшьле күзләремә карап
Чәчләрең көмешләнсә дә,
Иркәлисең мине, сөясең,
“Яратамын сине”, – диясең.
Җыерчыклы йөзем күрәсең дә,
“Картаймыйсың бер дә”, – диясең,
“Син әле дә матур”, – диясең.
Авырганда яшьле күзләремне үбеп,
“Бер дә бирешмәле”, – диясең,
“Без икәү бит, җаным”, – диясең.
Яшьле күзләремә сөеп карап,
“Рәхмәт сиңа, җаным”, – диясең
“Яшик әле бергә”, – диясең ...
Кай арада гомер үтеп киткән?
Егет сайлап йөргән кыз чакларым,
Килен булып төшү –
Әллә кайчан язган иске китап икән.
Малайлар да күптән әти икән,
Оныклар да үсеп буйга җиткән.
Үзем инде күптән әби икән,
Чәчләремне кырау сугып киткән.
Чынлап та бит картаелган икән,
Кай арада гомер үтеп киткән?
Урман кызы
Беренче кат урманда күрдем сине,
Урман кызы булып кердең күңелгә.
Ак күлмәгең, ефәк ак яулыгың
Бик килешә иде алсу йөзеңә.
Гүя сылу каен кызы идең син,
Сихерләдең минем күңелне.
Каен җиләкләре – чиләгеңдә,
Җиләкләрдәй матур үзең дә.
Такыялар иде чәчләреңдә,
Алсу гөлләр – синең кулыңда.
Шат елмаеп, чыктың да юлыма,
Онтылмаска калдың күңелдә.
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА,
Лаеш районының Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Шикарная статья
0
0
0
0
Унган булган безнен куршебез Анна .сонгы елларында без анын белэн аралашып яшэдек. Алтын куклы тапкыр сузле иде . Кайбер шигырлэрен дэ укыды.бар яктан да булган чын урман кызы Анна
0
0
0
0
Безнен куршебез Анна унган булган . Сонгы елларында аралашып яшэдек. Бергэ чэйлэр эчтек матур матур шигырьлэрен укыды . Ул бит тапкыр сузле эшчэн кыз, чын урман кызы
0
0