Үри Чаллысы авылы исеменә «Чаллы» сүзе кайдан килеп кергән?
Балык Бистәсе районының Котлы-Бүкәш урта мәктәбе укучысы Аделина Архипованың «Ыру агачы» республикакүләм фәнни конференциягә әзерләгән эзләнү эше.
Балык Бистәсе районы краеведы, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гарифның архив чыганакларыннан алынган мәгълүматлары буенча "Борынгы Чаллы төбәге тарихы" монографиясендә (Казан, 2019 нчы ел) авылыбызга нигез салынган вакыт – Казан ханлыгы чоры. Казан ханлыгының бер кенәзлеге Чаллы шәһәрчеге була. Үзәге – Тәберде Чаллысы авылы. Чаллы кенәзлеге хәтта Казан ханлыгыннан аерылып чыгарга теләгән, берничә мәртәбә аңа каршы баш кутәргән. Ул Казан ханлыгы алынганнан соң гына, 1556 нчы елда рус гаскәрләре тарафыннан яулап алына.
Чаллы төбәгендәге барлык авыллар шушы кенәзлеккә кереп, ул авылларга Чаллы атамалары кушылып әйтелгән. Хәзерге вакытта да күп авылларның исемендә бу атама сакланып калынган. Безнең Ури авылы исеменә хәзер дә язуда Чаллы исемен кушып, Үри Чаллысы дип язалар.
Чаллы сүзе – төрки сүз, "борынгы","чал" дигәнне аңлата. Чаллы авылларының тарихын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен профессор С.М. Шпилевский, Н. Ф. Калинин, ә профессор Фаяз Хуҗин халык хуҗалыгын, мәдәниятен өйрәнә, Чаллы шәһәрчегендә студентлар белән казу, өйрәнү эшләре алып бара.
Үри Чаллысы авылы борынгы Ногай кала өстенә нигезләнеп, Чаллы төбәгенең көнбатыш биләмәләрен тәшкил иткән. Авылга нигез салучылар географик яктан бик уңайлы урын сайлаганнар, ә аңа Таулар, Түбән оч, Бохар чишмәләре килеп кушыла. Авылны елга өсте тигезлегеннән 10-20 метр биеклегендәге үрләр (валлар) әйләндереп алган. Авыл аксакалларының әйтүенчә, авылның Үри дип аталуы да, бәлки табигый үрләр белән бәйледер. Дөрес, авыл атамасына карата башкача фикер йөртүчеләр дә бар. Аксакал сугыш ветераны Иван Кузьмич һәм Николай Зиновьев әйтеп калдыруы буенча авыл атамасына карата мондый аңлатма бар: "Таулар авылы белән хәзерге Үри Чаллысы авылы арасында Шомбыт елгасының сул ягында атау була. Шул атауга байгүрә Үринә исемле хатын-кыз килеп йорт сала һәм сәудәгәрлек белән шөгыльләнә башлый. Үринә тирә-яктагы авыллардан тире, йон, балавыз, йомырка җыеп, Казан шәһәрендә алып барып саткан. Вакыт үтү белән аның хезмәтчеләре дә үзләренә йорт төзи башлыйлар, ә бу инде Үринә хөрмәтенә Үри дип аталган авылның төзелүе була.
1887 нче елгы "Список населенных мест Казанской губернии с кратким описанием их" дигән тарихи чыганаклардан күренгәнчә, авыл халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык, һөнәрчелек, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Тарихи документларда Үри Чаллысы авылында җиде ир кешенең даими рәвештә тегүчелек белән шөгыльләнгәннәре күрсәтелә.
1736 нчы елда рәсми кәгазьләр буенча Үри Чаллысында авыл янындагы биек тау өстенә, аннары 1771 нче елда агачтан чиркәүләр салынуы турында әйтелә. Чиркәүгә Изге Ана иконасы урнаштырыла. Шуннан соң авылны Үри-Богородица авылы дип тә атаганнар. Тарихчы якташыбыз Нурулла Гариф чыганакларына караганда чиркәү 1939 нчы елда җимерелә. Хәзерге көндә чиркәү яңадан авыл эчендә торгызылды.
Монда якын-тирә Казаклар Чаллысы, Иванай Чаллысы, Алан, Кадрәк авылларыннан келәүгә кешеләр җыелган. Үри Чаллысы – чиркәү-приход мәктәбе үзәге дә булып торган.
Мәгърифәт. 1867 нче елда Үри Чаллысы авылында Николай Ильминский мәктәбе ачыла. Мәктәптә авыл балаларына православие дине нигезләре өйрәтелә. Рус теле дәресләрен өйрәтү өчен дәреслекләр, ярдәмлекләр чыгарыла, телне үзләштерү җитәрлек дәрәҗәдә уңышлы була. Укучылар керәшен мәдәниятен, телен дә өйрәнеп үсәләр. Мәктәпне бетергән балаларга башка уку йортларында белем алу өчен юллар ачыла. Бу – Казан шәһәрендәге беренче Үзәк керәшен мәктәбе.
Үри Чаллысы авылының беренче укытучысы итеп дьяк Яков Емельянов (1848-1893) билгеләнә. Ул күрше Алан-Полян авылыннан килеп укыта, халыкның яраткан шагыйре дә була. Үри һәм якын тирә авыл балаларына арифметика, тарих, география буенча белемнәр бирә, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, XIX гасыр рус әдәбияты – Иван Никитин, Алексей Кольцов, Николай Некрасов иҗаты белән таныштыра. Дөньяви һәм дини белеме биргән Яков Емельяновның укучыларда гына түгел, халык арсында да абруе зур була. Саф куңелле, юмарт кеше дә була ул. Алты ел безнең авылда балалар укыта, Ильминский белән хатлар да язышып, аралашып тора. Николай Иванович аңа бер хатында болай яза:
"Милый мой Яков, получив твое письмо, прочитав, очень обрадовался. Эй, жегетляр, сильней старайтесь! Учи и учись, много ли мало, что знаешь, увеличивай и сам старайся, учись и учи. Сколько сам знаешь и других тому наставляй, не задерживай дело Господне".
Мәктәпкә дәүләт субсидияләре дә бирелми. "Изге Гүрий кардәшлеге" җәмгыяте аз гына акча бүлеп биргән, бай кешеләр дә ярдәм иткән. Яков Емельянов дини узаңнын кече яшьтән үк гаиләдә салынуын аңлаган, шуңа күрә авыл халкы белән дә зур эш алып барган. Христианлыкны ул дини йолаларны үтәү генә түгел, ә чын күңелдән ышануда, христиан рухын үзләштерү икәнлеген раслаган.
Ул халыкны ярата, аның хәлен яхшырту турында хыяллана, шигырьләрендә социаль гаделсезлеккә ачу белдерә.
Яков Емельянов 1894 нче елның 9 февралендә үлә. Шундый информация дә бар: укытучы шагыйрь чиркәү стеналары кырыена күмелеп, чиркәү җимерелгәннән соң, аның кабер ташлары урамда да яткан, соңыннан авыл халкы аны зыярат эченә алып кереп куя.
Казандагы керәшен мәдәни үзәге бик хаклы рәвештә Яков Емельянов исемен йөртә. Ул керәшеннәрнең этномәдәни үзаңын торгызу һәм үстерү буенча барлык керәшеннәрне берләштерә.
Беренче Бөтендөнья сугышы башланган елны (1914 нче ел) Үри мәктәбендә комсомол Иванов Андрей Иванович укыта. Алга таба Үридә башлангыч мәктәп кенә була. Белем алу үрилеләр өчен озак еллар кыйммәтле хәзинә була.
ТР Милли Архивында 1884 нче елга Лаеш өязе (үз вакытта Үри Лаеш өязенә керә) башлангыч халык училищелары турында отчет-мәгълүмат бар. Анда Үри Чаллысы мәктәбе тулысынча канәгатьләнерлек мәктәпләр исемлегенә кертелгән.
Йомгаклау.
Аллага шөкер, авылым халкы бүгенге көндә дә бер гаилә булып, барлык эшләрне уртага салып, бәйрәмнәрне хөрмәт итеп, матур гына яшәп ята. Тарих безнең арадан киткәннәрне дә, бүгенге кешеләрне дә бергә бәйли, милләтне формалаштыра. Нинди генә чәнечкеле булмасын, тарих бер урында тормый: хаталарны читләтеп, изге гореф-гадәтләребезне саклап, без һаман алга барабыз.
Үземнең фәнни эшемне шигырь һәм күп җырлар авторы, авылдашым Юрий Гордеевның җырга салынган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Туган җирнең туфрагында
Кала бит безнең эзләр.
Һәр буынга кадерле ул
Туган, торган нигезләр.
Эх,Үринең урамнары,
Хисләремнең чаткысы.
Гасырларда эзе калыр,
Яшәр Үри Чаллысы.
Яшьлегем искә төшереп,
Киң урамда йөримен,
Тарихларга кереп калган
Язмышың синең Үри.
Исемең синең – Үри.
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар:
1. Н. Гариф: "Челнинский округ: отзвуки прошлого". Казань; 2007 г.
2. М. И. Трофимова, С. Г. Ермалаева: "О кряшенах и о селе Уреево- Челны". Казань: Логос-Пресс, 2022 г.
3. Н. Гариф " Борынгы Чаллы төбәге тарихы ". Казан, 2019нчы ел.
4. Котлы-Бүкәш мәктәбе музее материаллары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев