Умарта кортлары кырылды
Чистай ягындагы Бахта авылында иң күп умарта асраучы Клара һәм Валерий Минкиннарның бал кортларыннан бу язга бик азы гына исән калган.
Соңгы елларда республикабызда бал кортларының күпләп кырылуы күзәтелә. Сәбәбе бер генә — иген кырларын корткыч бөҗәкләрдән арындыру өчен пестицидлар һәм химик ашламалар белән эшкәртү.
Бал кортлары күпләп үлгән умартачылар арасында Бахта авылында яшәүче Минкиннар да бар. 2023 елда аларның 70ләп баш умартасы булган. Көзгә шуларның нибары 26сы гына исән калган, ә кышны 7се генә исән чыккан. Кем белә, бәлки айбагыр басуын ашлау да кортлар кырылуга китергәндер. Узган ел 40 литрлы 20ләп фляга бал саткан Клара һәм Валерий Минкиннар быел аптырашта. Валерийның бертуганнары, Бахта авылында яшәүче Степан һәм Иванның да умарталары күпкә кимегән.
«Бал сатудан акча кермәве түгел, кортлар кызганыч. Узган җәй бал җыярга очып киткән җирләреннән өйгә кайтмадылар, үлеп калдылар. Умартачылар арасында балны тулысынча аертып бетереп, кышкылыкка кортларга шикәрле сироп бирүчеләр дә бар, диләр. Ә без үзебез, кышкылыкка умарталарны кәрәзләрендәге бал белән калдырабыз. Моңа кадәр Тольяттидан да килеп алалар иде. Берәүләр табынга өч савыт бал чыгарганнар. Килгән кунаклары авыз итеп карагач, иң тәмлесе дип, безнең балны әйткәннәр, — дип сөйләде Клара Минкина. — Бу язда көнннәр кинәт суытып, кар да күренгәч, виноградлар да өшеп бетте. Тамырдан үсеп китәрләрме-юкмы. Безнең «Изабелла» гына түгел, ә сортлы виноградлар иде. Ярый әле, алмагачлар салкыннар беткәч кенә чәчәк атты. Үткән язда алмагачлар чәчәккә бөреләнгәч суык тиеп, бөреләре каралып чыккан иде. Быел иртә өлгерә торган виктория чәчәген дә салкын алды».
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең, агрономнар һәм умартачыларның үзара килешенеп эшләве зарурлыгы турында күптәннән сөйлиләр. Үсемлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклар үз уҗым кырларын химикат белән эшкәртергә җыенгач та, көнен билгеләп, алдан ук умартачыларны кисәтеп куярга тиешләр. Пестицидлар белән эшләгәндә дә экология регламентын үтәү таләп ителә. Әмма кабул ителгән таләпләрне санга сугып тормыйлар — пестицидлар белән эшләгәндә кояш кызуына да, көчле җилгә дә игътибарга итмиләр. Нәтиҗәдә, уңышны сакласалар да, бал кортлары кырыла, умаратчыларга зыян килә. Умартачыларга гына түгел, химикатларның туфрактан үсемлеккә күчеп, кеше организмына эләгүен дә исәпкә алсак, моның халык сәлаәмтлеге өчен дә зыяны зур икәне аңлашыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев