Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучы, оста бакчачы – Нина Васильева

Кайбыч районының Мәлки авылында яшәүче Нина Михайловна балаларның яраткан укытучылары гына түгел, оста бакчачы да ул.

Нина Михайловна үз гомерен мәктәпсез, укучыларсыз күз алдына да китерми. Ул 3нче класс укучыларының икенче әниләре. Авыл халкы да Нина Михайловнаны бик ярата, хөрмәт итә. Ата-аналар, аның классында укысыннар өчен, балаларын 6 яшьтән үк мәктәпкә бирәләр.

 –  Балаларның елмаюлары, шатланып кочаклаулары, үз итүләре минем өчен иң зур этәргеч, – дип әйтә остаз.

Бетмәс-төкәнмәс мәктәп эшләрен тәмамлап кайткач, ул җанына тынычлык һәм ял ала торган урынга – үзенең бакчасына юл тота. Ире Сергей белән алар хуҗалык эшен бергә алып баралар. Җәй айларында иң зур булышчылары – оныклары да кайта. Кура җиләге уңышы Михайловлар гаиләсен көз айларына кадәр шатландыра.

 –  Бакча эшен мин кеченәдән үк яратам, әти белән әнинең дә өлеше зур монда. Шушы мул уңышны үстерүнең бер генә сере бар – яратып карасаң, алар белән сөйләшсәң барысы да уңа, – дип сөйләде Нина Васильева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев