Укытучы Абакаевлар күп яктан хөрмәткә лаек пар
Абакаевлар нәселендәге укытучылар династиянең гомуми эш стажы — 304 ел.
Карендәшләребез арасында бар гомерләрен балаларга белем бирүгә багышланган гаиләләр аз түгел. Андый укытучылар династияләренең гомуми стажлары уннарча гына түгел, йөзләрчә еллар белән исәпләнә.
Казан шәһәренең күп профильле 187нче лицеенда балаларга белем бирүче Ләйсән Камиловна һәм Валерий Иванович Абакаевлар мәгариф өлкәсендә утыз еллап хезмәт куялар. Ә бу ел алар өчен үтә үзенчәлекле булды.
Кайбер гаиләләрдә буыннан-буынга укытучы хезмәтенә мәхәббәт һәм хөрмәт бирелә. Алар арасында безнең карендәшләребез Абакаевлар да бар. Укытучылар Ләйсән Камиловна һәм Валерий Иванович — күп яктан хөрмәткә лаек пар. Алар безгә Алабуга районының Шүрнәк авылы мәктәбендә балалар укыткан, халкыбызның культурасы өчен саллы эшләр башкарган гаилә буларак та билгеле. Әлеге эшне алар хәзер башкалабызда дәвам итә. Лицейда «Заман» фольклор коллективы эшли. Алар керәшен җыруларын да җырлыйлар. Аларны моңа татар теле укытучысы, ансамбльнең оештыручысы һәм җитәкчесе Ләйсән Абакаева өйрәтә. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктәге «Казансу» фольклор ансамбле җитәкчесе дә ул. Ә Валерий Иванович — технология фәне укытучысы, мактаулы педагог.
— Гомерләрен укытучылык хезмәтенә багышлаган, үзләреннән соң килүче буынга да бу эшкә мәхәббәт уяткан туганнарымның тормыш юллары бездә соклану һәм кызыксыну уята. Дистә еллар буена эстафета булып күчә барган әлеге һөнәргә безнең гаиләнең мәхәббәте әле дә сүнми. Һәм без үзебезнең нәкъ менә шушы хөрмәтле, затлы нәселдән булуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Безнең укытучылар династиясенең чишмә башы тутам Анастасия Семеновна Абакаевадан (Кулакова) башлана, аның эш стажы — 43 ел, ул 1931 елда туган. Аннан соң Абакаева Валентина Тимофеевна, педагоглык стажы — 48 ел. Елена Николаевна Абакаева (Куглеева) — 35 ел, Лидия Николаевна Абакаева — 34 ел, Светлана Николаевна Абакаева — 28 ел, Светлана Таһировна Абакаева — 31 ел, Ирина Владимировна Абакаева (Русакова) —27 ел, Ләйсән Камиловна Абакаева — 23 ел, Венера Валерьевна Абакаева (Галиева) — 3 ел стажы булган укытучылар, — дип сөйләде 31 еллык педагоглык стажына ияы Валерий Иванович.
Укытучының күңеле эчке байлыкка ия булырга һәм ул үз эшен бирелеп башкарырга тиеш. Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Абакаевлар эш сөючәнлек, югары әхлак сыйфатлары белән дә аерылып торалар. Белгәнемчә, Ләйсән Камиловнаның беренче һөнәре мәдәният белән бәйле. Шулай да ул, хәзерге вакытта укытучы булып эшли.
— Без икебез дә авылда гади эшчеләр гаиләсендә туып-үскән балалар. Мин Алабуганың Дөм-Дөм авылында туганмын, ә Валерий Иванович — Менделеевск районының Абалач авылында. Тик ул бала гына вакытта ук әтисен, агроном иттереп, үзенең туган авылы Олы Шүрнәккә кайтаралар. Без булачак ирем белән бер мәктәптә, ул миннән ике класс югары укыдык. Мәктәптә безнең арада дуслык та юк иде әле. Безнең очрашулар студент елларында башланды. Өйләнешүебез дә бик яшьли булды. Валерий бишенче курсны тәмамлаган, мин Алабуга мәдәни-агарту училищесының хор бүлеге студенты идем. Мәгариф өлкәсенә килүем дә иремә карап сокланудан булды дип уйлыйм. Аның балалар белән эшләвен, аларны ничек яратуын күреп, миндә дә бу һөнәргә мәхәббәт уянды, үземдә укытучы була алу сәләтен сизеп алдым. Соңрак мин дә Алабуга педагогия университетын тәмамладым.
Педагог дипломына ия булу гына әле оста укытучы дигән сүз түгел. Чын укытучы булу өчен балаларны аңлау, аларны үз итә белергә кирәк. Һәр баланың — үз характеры, үз сәләте. Иң мөһиме, укытучы шуны вакытында күрергә, дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Педагог бит бик нечкә психолог та. Бүгенге көндә балалар белән аралашу өчен психологияне бар яктан да әйбәт белү кирәк. Чын укытучы — белемле, тәртипле, креатив, тәлапчән һәм кайгыртучан була. Укытучы күп белергә тиеш. Хәзерге укучыларның укуга карата мөнәсәбәтләре икенче төрлерәк. Алар үзләренә ошаган фәнне теләп өйрәнәләр, ә без укыган чактагы кебек «тиеш икән, безгә укырга, өйрәнергә кирәк» дип уйламыйлар. Әлбәттә, балалар тәрбияләүдә әти-әниләрнең дә роле бик зур. Алар белән дә очрашабыз, сөйләшеп торабыз, — дип үз тормышлары, һөнәрләре турында сөйләп үтте Ләйсән Камиловна.
Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да Казанда яшиләр, өч оныклары үсеп килә. Абакаевларны үз эшләренең остасы диләр. Педагог булып эшләү дәверендә алар ирешкән уңышларны, мактау сүзләрен, Мактаулы диплом-бүләкләре санап бетергесез. Алар үз белемнәре, методик осталыклары белән бик теләп уртаклашалар, фикер алышалар, хәзерге заман педагогик технологияләрне кулланып, укыту-тәрбия эшен тагын да камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәрен бирәләр. Шушы көннәрдә Валерий Абакаев, яшь педагогларның һөнәри үсешенә ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнде.
Педагоглар династиясенең ышанычлы дәвамчылары булган карендәшләребезгә киләчәктә дә тормышларында, хезмәтләрендә зур уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев