Укымышлы Сарсаз-Баграж
Алда әйтеп үтелгәнчә, Сарсаз җирлекнең иң зур авылы
Авылга кергәндә юл өстендә калучы зур басуны чистартканнар, әллә никадәр таш, чүп-чар түктек, диләр. Хәзер шунда печән чәчеп куярга планлаштыралар. Икенче як басуга комбайннар уракка кергән иде. Күңелле күренеш – авыл фонында тузаннар уйната-уйната, гөрелдәп эшлиләр алар. Авыл баласының иң бәхетле мизгелләре шушы август-сентябрь айлары инде ул. Кендеге җиргә береккән кешенең бай уңыш җыйган вакыттагы халәтен аңлатып бетерерлек түгел.
Авылга терәлеп, диярлек, ындыр табагы урнашкан. Иң кызу чагы – без барган көнне беренче ашлыкны кайтарып аудардылар. Әй, шунда эшләүче дәдәйләрнең шатлыгын күрсәгез!.. Уңыш быел шәп, диләр. Озаклап сөйләшеп торырга вакыт булмады, “арпа суктырганда тагын килегез”, дип озатып калдылар үзебезне.
Сарсаз-Багражның урта мәктәбе өч Баграж баласына белем бирә. Биредә утызлап бала укый. Экспонатларга шактый бай музейлары да бар. Территорияләрен карап үттек, белем учагы киләсе уку елына әзерләнә.
Зәйдә генә түгел, республика буенча танылу алып, халык күңелен яулаган “Сарсаз сандугачлары” балалар фольклор коллективы нәкъ тә шушы авылныкы инде. Быел “Айбагыр” лагерена көткән идек үзләрен. Нишләптер, килеп кенә җитә алмадылар. Киләсе елга шул балаларны, һичшиксез, “Айбагыр”га китереп җиткерәсе иде. Бу сүзләрне инде ата-аналар һәм җитәкчеләр колагына әйтүем. “Сандугачларны” бергә туплаган укытучылары Петр Утяганов турында да авылда бик горурланып сөйлиләр. Үзенең Зәйгә киткән вакыты туры килде, күрешеп кенә булмады.
Клубны да үз эченә алган шушы комплекс янында ике катлы күпквартиралы өч йорт та бар. Авыл җирендә мондый төзелмәләр еш очрамый. Кызыксынып, сораштыра башладык. Баксаң, сиксәненче елларда Сарсаз-Баграж “Наполеон планнары” белән яшәгән икән.
Зур сәүдә үзәге төзисе булганнар биредә. Шул елларда мәһабәт клуб, мәктәп, садик һәм шушы йортлар кулланышка тапшырылган. 24 гаиләгә квартира биргәннәр. Генпланга әле тагын ун коттедж да кертелгән булган. Туксанынчы еллар җитеп, замана җилләре генә хыялларны төбе-тамыры белән очыртып киткән.
Сүз азагы
Баграж авыллары турында язсаң, кагазь бите җитмәс. Бу юлыга җитеп торыр. Зур республикабызның төрле төбәкләрендә шактый йөрергә туры килгәч, шуны әйтә алам – һәр якның үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Багражлыларда тыйнаклылык күзгә ташлана. Кемне генә очратсаң да, кичәге танышың шикелле, яратып, үз итеп сөйләшә. Әллә нинди искитәрлек хәлләр, үзенчәлекле кешеләр, гаиләләр бар биредә. Күрәсе кешеләр дә күп калды. Пожалуй, икенче юлы Багражга кунача барырбыз.
Сайтыбызда (tuganaylar.ru) әлеге күңелле сәяхәттән фоторепортаж карагыз. Газетабызның киләсе саннарында, Зәй төбәге керәшеннәре турында язмаларыбызны дәвам итәрбез.
Материалның башы:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев