Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк республикабызның элгәреге керәшен көйләрен яшәтүче оста гармунчыларын үзенә җыеп, әргәнчеләр бәйрәме уздырды
Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган гармунчылар концертын зур фестивальләргә тиңләсәк тә артык булмас. Җәкәү йортының җанга рәхәтлек бирә торган атмосферасы, күбесе өлкән яшьтәге гармунчыларның туганнар мәҗлесендәгедәй иркен-җиңел уйнаулары, залдагы тамашачыларның гармун көенә кушылып җырлаулары, уртага төшеп үз якларындагыча биеп китүләре – болар барысы бергә күңелләрне айкап алып, әллә кайларга алып китте...
Ни өчен әргәнчеләр?
Алып баручылар – Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева белән Евгений Максимов концерт башында ук “әргән” сүзенең элгәре халык арасында “гармун”ны аңлатуын, гармунда уйнаучыларның да әргәнчеләр дип йөртелгәнен телгә алып киттеләр.
Кич буе Җәкәү йортында элекке керәшен көйләре яңгыраганын истә тотсак, чыннан да, әргәнчеләр концертында булдык дип әйтерлек.
Гармунчыларның да иң осталары җыелган иде: Балык Бистәсеннән – Юрий Гордеев, Зәйдән – Петр Утяганов, Марс Гуреев, Алексей Герасимов, Мамадыштан – Виктор Спиридонов, Александр Архипов, Станислав Сергеев, Борис Усачев, Сарманнан – Райлә Асанова, Теләчедән – Игнат Новиков, Иван Петров, Яңа Чишмәдән – Алексей Демидов, ә башкалабыз Казаннан – Азат Хөсәенов һәм Татьяна Васильева.
Мамадышның оста гармунчысы, тамашачы каршына беренче булып чыккан Виктор Спиридоновның керәшен көйләренә тезмә уйнавыннан башланган бу концертта әргәнчеләрне кат-кат чакырып чыгарып уйнаттылар. Станислав Сергеев уйнаганда, тамашачылар арасыннан “Комазан Башында без бу көйгә, “марича” дип, сигезле биюе бии идек”, дип, уртага чыгып, тыпырдап алучылар да булды. “Әти-әнисе дә, гаиләдәге 7 баланың барысы да гармунчы” дип, концертны алып баручылар Ананий Маловның (әдәби псевдонимы Ямаш Игәнәй) якташы – Срман районының Лке авылыннан Райлә Асанованы чакырдылар. Үзе уйнап, үзе җырлаучы Райләне озак алкышлады зал. Гомумән, бу кич әргәнчеләрнең көйләре, тамашачының җырулары һәм алкышлары белән үрелеп барды.
Элгәреге керәшен көйләреннән, җыруларыннан торган концертта заманча эстрада җырлары да яңгырады. Аларын Балык Бистәсе районыннан үзешчән композитор Юрий Гордеев башкарды. Аның “Бәхетем – туган җирдә” дигән җырының сүзләрен безнең “Туганайлар” газетасы корреспонденты Фрида Закирова язган!
Республикабызның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән җыелган әргәнчеләр, әнә шул рәвешле, талант ияләрен иҗатка рухландырып; ә гади тамашачыларга суык кышларда да әледән-әле искә төшеп, җаннарны җылытып торырлык онытылмас кич бүләк иттеләр.
Бүләк, дигәннән, әргәнчеләрнең үзләрен дә зурладылар. Кичә азагында, традиция буенча, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова чыгыш ясады. Ул элгәреләрдән күчеп килгән борынгы авыл көйләрен саклаучы өлкән яшьтәге гармунчыларны Өлкәннәр көне уңаеннан тәбрикләде. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның алар – гармунчылар гына түгел, бөтен фестивальләрдә катнашучылар, сәхнәне тотучылар, озак еллар керәшен культурасын күтәрүче кешеләр дигән сүзләрен җиткерде һәм аның исеменнән котлап, гармунчыларның һәрберсенә караоке җайланмасы бүләк итте.
Станислав СЕРГЕЕВ, Мамадыш районының Комазан Башы авылы:
–Гармунчыларны бер сәхнәгә җыю кирәк. 76нчы яшем белән барсам да, “Карендәшләр” ансамбле гармунчысы әле мин. 7 яшьләрдә әтинең тальянын кычкырта, көй чыгара идем. Ә беренче гармунны армиядән кайткач алдым. Монысында 2010 елдан бирле уйныйм. Бүген үзебезнең авыл көен башкардым. Тирә-як керәшен авылларында да ул көйне беләләр. Бездә төрле бию көйләре, ышкып бию, мари көенә охшаганы да бар. Аякны ышкып бии торган тагын бер көй бар әле безнең. “Чабата”ны уйнарга яратам.
Георгий ВАСИЛЬЕВ, Казан шәһәре:
– “Туганайлар” газетасындагы белдерүне күреп, үзем дә гармунчы булгач, үзәккә килдем. Кечкенәдән уйныйм. Минем папа Садрый Петүге дә гармунда оста уйный, без – гармунчылар нәселе. Миңа 57 яшь, шофер булып эшлим. Казанда яшәсәм дә, үзем Мамадыш районының Албай авылыннан. 9 яшьтән гармунда уйныйм, хәзер күбрәк – баянда. Элек аш-суларда, кунаклар булганда өйдә дә әти уйный, әни җырлый иде. Керәшен көйләрен шулардан ишетеп өйрәндем. ВКонтактеда минем уйнаганны күрергә була, еш куям .
Людмила БЕЛОУСОВА, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе:
– Әбиләребездән, бабайларыбыздан күчеп килгән көйләрне үзебезчә, керәшенчә итеп гармунда уйнаучылар – өлкән яшьтәге кешеләр. Аларның һәрберсе безгә кадерле, һәрберсе – асылташ. Өлкәннәр көненә гармунчыларны җыябыз дип, районнарга, шәһәрләргә хәбәр салгач, безгә шалтырата, исемлекләр җибәрә башладылар. Барысы да килеп җитә алмады бүген. Кемнеңдер сәламәтлеге яхшы түгел, кемнәрнеңдер транспорты булмады. Биредә чыгыш ясаган гармунчылар арасында бер-ике яшьрәге дә бар, алар – безнең өметебез, киләчәккә ышанычыбыз. Гармунчылар үзләренә алмаш әзерләр, балаларны да өйрәтерләр дигән теләктә калабыз. Бу чараны уздыру идеясе – гомер буе фольклор өлкәсендә эшләгән Геннадий Михайловичныкы.
Геннадий МАКАРОВ, фольклорчы, галим:
– Чынлап та безнең халкыбыз талантларга бай. Бүген без моңа инандык. Безнең традицияләр исән, аларны саклаучылар бар. Һәр чыгышта – искиткеч байлыгыбыз. Безне “туры эфир”да республикада, бөтен Россиядә карап бардылар. Үзебезнең менә шулай бөртекләп җыелган байлыкларыбызны алдагы көндә дә күрсәтерлек осталарыбыз тагын бар. Аларны да киләчәк чараларда көтеп калабыз. Үзебезнең асыл кыйммәтләрне белгән, кадерләгән кешеләргә – гармунчыларыбызга рәхмәт. Булган әйберне башкалар белән уртаклашу – үзе бер сөенеч.
Аграфена ВАСИЛЬЕВА, танылган артист, сәхнә остасы:
– Мәктәптә дәресләрем булганлыктан, соңгарак калынса да, килми кала алмадым. Буыннар бәйләнешен күздә тотып, мирасны картлардан яшьләргә күчерүдәге бик яхшы эшкә саныйм мин бу кичәне. Шушылай бергә җыйнау күпме вакыт, көч сорый. Төрлесе төрле яктан булган гармунчылар саклый торган мирасыбызның никадәр бай икәнен күрдек. Керәшен көйләрен уйный белүчеләр арасында тагын да яшьрәкләр бардыр әле. Алар да шушындый чаралардан читтә калмасыннар иде. Чыгышларны тыңлаганда үз авылыбызның гармунда уйнаучы җегетләре, агайлары берәм-берәм күз алдымнан үтте. Үзебезнең яшьлеккә әйләнеп кайткандай булдым. Моңсуланып та алдым, күздән яшьләр китерерлек дулкынландыргыч кич булды. Кичә барышында ук, хисләрем шигъри юллар булып агылды:
Туган ягым – яшел сиртмә бишек,
Гүя зәңгәр шәл япкан күгең.
Җыр сандыгың мөлдерәмә тулы,
Моңнары һич бетәсе түгел.
Киң урамнар буйлап көй агыла,
Гармун сайрый, курай моңлана, –
Бабамнар мирасы бу моңнарда,
Халкымның мирасы – җырларда.
Бабайлардан калган бу мирасны
Кабул итеп алып кулларга,
Килер буыннарга тапшырабыз,
Маяк итеп барыр юлларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев