Туй мәҗлесе вакытында мактау-макташу җырлары
Мамадыш районының Җөри авылында Анна Наумовадан һәм Татьяна Воробьевадан язып алынган.
Егет әнисенә:
Башыңдагы кәшмир яулыгың
Күпме карасам да шәл түгел;
Җаным гына сөйгән кодагыйга
Җаным бирсәм, җаным җәл түгел.
Кодагыем рәхмәт ашыңа,
Гомер дәүләт яусын башыңа;
Бүдәнәләр кебек, ай, юргалап,
Рискалың1 килсен каршыңа.
Кодагыем, сиңа җырлар җырлыйм,
Берне генә түгел, ун булсын;
Безнең туганыбыз сезнең кулда,
Күркәм йортыгызда уң булсын.
Урамнарга ямьнәр кертеп тора,
Кодагыем, сезнең йортыгыз;
Кызыбызны сезгә без бирәбез,
Кадрен белеп кенә тотыгыз.
Егет әнисенең җавабы:
Өй дә түрләрендә күлебез,
Як-ягына читән тотарбыз;
Кызыгыз өчен бер дә кайгырмагыз,
Үзегездән иркә тотарбыз.
Кияүгә:
Түгәрәк куак, башы бик вак,
Мәк чәчкәсенә охшаулы;
Йөзгә берәү, меңгә икәү булыр
Безнең киявебезгә охшаулы.
Мамык кына түшәк ике кат,
Йокың килгән чакта җәеп ят;
Авылда түгел, юк шәһәрдә
Безнең кияү кебек асыл зат.
Бакча артында тора бер балан,
Яннарында үскән миләштер;
Кияү, сезнең кулда кызыбыз,
Какмый гына сукмый иләштер.
Кызга:
Синең чәчләрең лә бик сары,
Алтын кайчы белән кискәнгә;
Синең буйкайларың бик зифа,
Багалмасы ашап үскәнгә.
Синең чәчләрең лә бик бөдерә,
Бөдерәгә күрә җил өрә;
Синең буйкайларың бик зифа,
Чакрым ярымнардан күренә.
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,
Аланнарга төшкән каздыр ул;
Багалмадай матур, бик күркәм,
Сад-бакчада үскән кыздыр ул.
Сырга бауларым билдәндер,
Алтынчылар коеп биргәндер;
Кашларың-күзләрең килгәндер,
Бер ходаем сөеп биргәндер.
Йөгереп төштем мин инешкә,
Инеш буйлап пешкән җимешкә;
Синең кебек булса булыр тик
Оҗмах эчендәге фәрештә.
Иртәләрдә торып йу битеңне,
Чөйдә бистәрләрең ак булсын;
Иртәге йокыларын сак булсын.
Чәчкәләрдәй идем үз илемдә,
Чәчрәпләр төштем, ят җиргә;
Чәчкәләрең калсын үз җиреңдә,
Хезмәтләрең язсын бу илгә.
Ай-һай, печәннәрне чабуы,
Чабуыннан бигрәк җанавы;
Җанамыйча чалгы үтмидер,
Җыламыйча кызлар китмидер.
Әнекәң лә юган сәкегә
Керле кулың белән таянма;
Бездә көчләреңне аямадың,
Тагы да көчләреңне аяма.
Кияү белән кызга:
Алтыннардай иде егетебез,
Көмешләрдәй икән кызыгыз;
Алтыннардай булса, уалмас,
Көмешләрдәй булса, җуелмас.
Җилфер, җилфер, җилфер чук,
Ник җилферди икән, җил дә юк;
Сезнең кебек пар килгәннәр
Авылда гына түгел, илдә юк.
Бал салмаган кисмәкләргә
Балавызлар каян ябышкан;
Берегез нәпис 2, берегез купец3,
Сез кайлардан болай табышкан.
Ак самоварларны тиз кайната
Кызыл миләшләрнең күмере;
Кияү белән нәпис киленнең
Озын гына булсын гомере.
Каз чыгарганда:
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,
Болыннарга төшкән каз бугай;
Болыннарга төшкән, сулар эчкән,
Безгә генә язган кыз бугай.
Пирмәнкә4 чыгарганда:
Атларны да җиктем, чыгып киттем,
Барып кына җиттем тирмәнгә;
Сез дә кодаларым килә дигәч,
Пешереп тә куйдым пирмәнкә.
Кече басуларның, ай, киртәсе
Олы басуларга җитәсе;
Безнең кодаларның ашы-сые
Казан өлкәләренә җитәсе.
Бәлеш чыгарганда:
Биек кенә тауның, әй, башыннан
Таш тәгәрәп төшә, тамаша;
Ашыйк әле кайнар бәлешләрне,
Ике гомер килмәс янәшә.
Билеңә бәйләгән алъяпкычың
Алмаларын тигез төшергән;
Без дә киләсене каян белгән,
Тәмле итеп бәлеш пешергән.
Кода-кодагыйлар үзара:
Юкәче урманнарын без узыек,
Зәңгәр ефәккәйләрен сузыек;
Зәңгәр ефәккәйләр җитмәс булса,
Бер җырулар җырлап узыек.
Әрәмә дә буе, ай, күл буе,
Әйләнеп лә йөрдем көн буе;
Сез дә кодаларым киләсе булгач,
Йокламыйча чыктым төн буе.
Су буйларында күрсәң иде
Бадьяннарның чәчәк атканын;
Өзелеп көттем, якын кодаларым,
Кавышу таңнарының атканын.
Ак ла келәтләрнең өйалдына
Элеп кенә куйдым ак йозак;
Көтә дә генә көтә арып талдым,
Нишләп килми тордыгыз бик озак.
Ямьле булып болыт киләдер,
Яусын иде болын буенча;
Яхшы адәмнәргә без катнаштык,
Йөрсәк иде гомер буенча.
Җырлый гына җырлый туннар тектем
Кандый гына кызыл дарайдан 5;
Үзегезне күргәч сикереп төштем
Баскычлары биек сарайдан.
Карыйсыз ла кара күзләр белән,
Сөйләшәсез тәмле тел белән;
Бу кадәр үк сезне сөймәс идем,
Сөйдерәсез бер-бер хәл белән.
Аягыңа кигән оегыңны
Бадьян суларында югансыз;
Бу кадәрле әйбәт булмас идегез,
Җиләк пешкән айда тугансыз.
Ак та мәчетләргә, ай, кердек без,
Текер генә текер йөрдек без;
Сез дә кодаларыбыз килеп кергәч,
Сары майлар кебек эредек без.
Дөбер-дөбер дөберчәк,
Ат өстендә ыңгырчак;
Бу хөрмәтләрне, бу сыйларны
Кайтарырбыз бер-бер чак.
Иртә генә торып тышка чыксам,
Бай кызлары бара келәүгә;
Бу да ашаганны, бу эчкәнне
Без бирмибез сезгә түләүгә.
Җырлашыек, кодалар, җырлашыек,
Бал эчәләр икән дисеннәр;
Җырлашып, гөрләшеп без утырыек,
Кодалары килгән дисеннәр.
Иртә генә торып тышка чыктым,
Бай кызлары талкы талкыйдыр;
Күпләр ашадык, күпләр эчтек,
Җиккән атларыбыз заркыйдыр.
Китәбез лә дисәгез — озатыек,
Чана артларына ябышып;
Сез дә китәрсез дә, без калырбыз
Диванакайларга сабышып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев