Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туганлыкны саклаучы җиңги

Август әле җәй ае булса да, тирә-якка көз төсмерләре керде инде. Табигатьтәге көз дә, гомер көзләре дә бик тиз килеп җитә икән ул. Укытучыларның август конференцияләре узды, тиздән – 1 сентябрь, озак та үтмәс, Укытучылар көне килеп җитәр

Хезмәт юлыбызны укытучы буларак башлап, укытучы булып төгәлләгән кешеләр без. Олы дәдәм Михаил белән җиңгәм Анна Кирушиннар да, без – мин һәм Семён Пасыевлар да. Укытучы булып эшләүче балаларыбыз шушы бәйрәмнәргә чыгып китүгә, бер-беребезне котлашып, укыткан чакларны искә алып, телефоннан сөйләшеп алабыз. Гел аралашып торабыз, анысы. Тик бу даталар уңаеннан сөйләшеп алу әзрәк икенчерәк төрле, ямансурак килеп чыга. Олы дәдәй бу якты дөньяда юк инде. Әле Аллага шөкер, туганымнан да артык җиңгәм исән-сау. Ышанасызмы, без шулай итеп яшәдек, җиңги үз тутам төсле, мин җиңгигә сеңелесе кебек булдык. Бу купшы сүзләр дә, кешегә күрсәтү өчен кылану да түгел.

Безнең җиңгидә “үз туганнарым”, “ир туганнары” дигән аеру бер дә булмады. Гомер иткәндә ничә тапкыр кунак кына җыймаганнардыр, ир туганнары белән үз туганнары – гел бергә булдык. Шуңа күрә җиңгинекеләр дә үзебезнекеләр күк якын, алар белән дә аралашабыз. Балаларында, оныкларында да безгә – олы дәдәм туганнарына хөрмәт тәрбияләде ул. Әби белән бабай, әти белән әниләрнең иң яхшы сыйфатларын күрсәтеп, алардан үрнәк алырга кирәк, дип тора хәзер дә. Матур истәлекләрен, әйбәт сыйфатларын, алар белән булган күңелле вакыйгаларны рәхәтләнеп сөйли. Укытучы булгач, бик яхшы белә: матур истәлекләр – тәрбия чарасы. Дәвамчыларыбызның аралашып, бер- берсен якын итешеп яшәүләренә дә сөенеп туя алмыйбыз. Олы дәдәмнәр 4 балаларына да югары белем бирде. Аларның күбесе педагогика юнәлешен сайлады. “Бездә укытучы булмаган кеше юк”, – дип көлешәбез очрашканда. Безнең җиңги кунак җыюдан, туганнарны очраштырудан, бергәләп бер утырудан бер дә авырыксынмады. “Туганнар кайчан кирәк? Туганнар соңгы юлга озатканда, авыр чакта гына түгел, кунакта да, сөенеч уртаклашканда да кирәк! Туганлыкны онытырга ярамый!” Бу сүзләрне ул очрашкан саен әйтми калмый. Исән-сау булсак, киләсе елга 90 яшьлегендә дә очрашырбыз әле. Туганнарга җыелышырга тагын бер зур сәбәп булыр. Ә бүгенге көне җиңгинең Аллага шөкер, бөтен балалары да җитеш тормышлы. Үзе улы – Албай мәктәбендә директор булып эшләүче Климент, килене – татар теле укытучысы Елизавета семьясында тату гомер кичерә. Җиңги бүген дә кош-корт арасында әле. Быел җиләге генә булмады, аны җыярга да чыгып киткән булыр иде. Балаларының башка сүзләрен тыңласа да, “Җиләккә барма!” – дигәнен һич тыңлыйсы килми аның. Чөнки ул хезмәтеннән тәм, табигатьтән көч алып кайта.

Без синең белән горурланабыз, җиңги! Исән-сау булып, озак яшә! Безне тоташтырып торучы ныклы күпер әле син.

 

Роза ПАСЫЕВА,

ветеран укытучы.

Мамадыш районының Усали авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев