Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" газетасы Медиа-Питрау оештыра

11 июль көнне 12:00 сәгатьтә “ТАТМЕДИА” бинасы янындагы скверда журналистлар һәм казанлылар өчен Медиа-Питрау бәйрәме уздырыла

Әлеге чара керәшеннәрнең «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасының – 20 һәм “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең 15 еллык юбилейлары уңаеннан оештырыла.

Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең “Тумар” вокал-инструменталь ансамбле һәм керәшеннәрнең җыелма командасында уйнаучы пародия остасы Вадим Шрыков, яшь җырчылар Римма Никитина, Илдар Насыйров чыгышлары көтелә. Бәйрәмне Дмитрий Баранов алып барачак.

Җыр-биюләр белән беррәттән, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк, Питрау сые, түгәрәк уеннар булачак.

Питрау – православие буенча,  апостоллар Петр һәм Павелның газапларын искә ала торган көн. Питрау, шулай ук, җәйнең кыл уртасы да. Керәшеннәрдәге бәйрәмнәр циклы бик борынгыдан ук уйланылып төзелгән. Бәйрәм-җыеннар дин белән генә түгел, мәҗүсилектән килгән ышанулар, табигать белән бик нык бәйле. Монда Табигать-Анадагы бер үзгәреш тә игътибарсыз калмый. Шулай итеп, Питрау, Торыйсын, Элҗен, Покрау көннәре җыен белән берләштереп үткәрелә башлый.

Питрау – елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән вакыты. Элгәре бу көнне яшьләр соңгы түгәрәк уеннарга җыелган, чөнки бәйрәмнән соң халык болынга печәнгә төшкән. Питрауда егетләр-кызлар пар сайлаганнар, ә инде Покрауда алар туй иткәннәр. Питрау көнне ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, аларны кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Питрауга хәтле үләннең сихәте – яфракта, Питраудан соң – тамырда. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый.

Җәйнең иң матур бәйрәменә рәхим итегез!

Урыны: ТАТМЕДИА бинасы янындагы сквер (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт)

Вакыты: 11 июль, 12.00 сәгатьтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев