Түбән Каманың шәһәр комплекслы музее белән җирле керәшен оешмасының үзара хезмәттәшлеге ныгыячак
Шәһәр комплекслы музеенда, Түбән Кама керәшен оешмасының идарә членнары белән берлектә, «түгәрәк өстәл» уздырылды.
«Түгәрәк өстәл»дә
«Түгәрәк өстәл»дә музей белән керәшен оешмасы арасындагы үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында сүз алып барылды. Аерым алганда, 2025 елда Түбән Кама төбәге керәшеннәре культурасын, аларның тарихын, бай мирасын халыкка җиткерү максаты куелып, эш юнәлешләре билгеләнде. Бу мәсьәләдә музей белән үзара хезмәттәшлекне җайга салу керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова инициативасы булып, аның ихтирам билгесе итеп, музейга «Белый гусь, летящий к солнцу» китабы бүләк ителде.
Эшлекле сөйләшүдә катнашучылар музей фондында саклана торган милли керәшен киемнәреннән, көнкүреш әйберләреннән елга бер-ике мәртәбә күргәзмә ясау мөһимлегенә дә тукталынды.
Шулай ук, кварталга бер мәртәбә, музей белән берлектә, мастер-класслар, фольклор дәресләр уздыру, Түбән Кама шәһәренең һәм нефть химиясе тармагының танылган шәхесләре белән очрашулар оештыру турында да сүз булды.
Укучы балаларны төбәк керәшеннәре тарихы буенча фәнни-эзләнү эшенә тарту да зарур. Аларның ул хезмәтләренә нәтиҗәне «Керәшен дигән халык бар» фестивалендә ясау отышлы булачак. Бу уңайдан, инде ике ел рәттән уздырылган «Керәшен дигән халык бар» фестивален тагын да киңрәк колач белән оештыру күздә тотыла. Бу, музей белән уртак эш булып, җыру культурасын күрсәтү белән беррәттән, тарих та күз уңында тотылырга тиеш. Ягъни, уку елы дәвамында балалар тарихи-эзләнү эше алып барачаклар, ә призлы урыннарны алучыларын шушы фестивальгә чакырып бүләкләячәкләр.
Әлеге «түгәрәк өстәл»дә комплекслы музей директоры Лилия Гатауллина, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, идарә членнары Роза Әхмәтова, Ольга Афонова, милли киемнәрне реконструкцияләүче Динара Фәтхуллина һәм башкалар катнашты.
Үткәннәргә күз салсак
Билгеле булганча, Түбән Кама шәһәре буш урында барлыкка килми. Аңа биредәге керәшен авыллары — алмагачларга күмелеп утырган Чәбия һәм, элгәрегеләр сөйләвенчә, матур күл янында урнашкан Актүбә үз нигезләрен бирергә мәҗбүр булганнар.
Чәбиянең соңгы алмагачлары язын чәчкәгә күмелеп утырганны күпләр хәтерлидер әле. Безнең дә җирле редакциядән (ул бина үзе дә Актүбәдән Ольга түти Шадриналар пуҗымында урнашкан), төшке ялда Актүбә чишмәсенә суга барган чаклар бар иде. Актүбәнең шәһәр корылмалары килеп терәлгән бер башындагы иңкүлек аша үтелә иде, ә ул урында зур күл булып, актүбәлеләр анда көймәдә йөргән заманнар да булган…
Менә шул Чәбия, Актүбә халкының күпчелеге, шәһәр төзелеше башлангач, Красный Ключ поселогына һәм, шулай ук, Актүбәнең Гаврил карт нигез салган Гавриловкага (Ул Олы Афанасның бер урамы булып калган иде) күченә. Алар арасында үзләрнең әниләреннән, әбиләре һәм түтиләреннән калган керәшен күлмәкләрен, сүрәкә, түгәрәк яулык ише баш киемнәрен, көндәлек көнкүреш әйберен шәһәр музеена илтүчеләр дә була. Керәшеннәрнең бай мирасы үрнәкләре булган ул бәһасез экспонатлар 1976 елның көзендә ачылган һәм әле шушы гасыр башында гына Төзүчеләр урамындагы яңа бинага күчкән музей фондында саклана.
Бакча, мәктәп, ә хәзер инде музей белән дә…
Түбән Кама керәшен оешмасы шушы төбәк керәшеннәренең бай мирасын өйрәнү, саклау буенча зур эш башкара. Шулай ук, яшь буынны — балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне, мәктәп укучыларын, колледжларда белем алучы яшьләрне керәшеннәр, аларның тарихи узганы, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, җырулары, йола-гадәтләре, бәйрәмнәре белән таныштыру да җайга салынган. Бу эштә шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәрнең үз бүлмәләре, анда бай экспонатлар булуы да бик нык ярдәм итә. Әлбәттә инде, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Алексеевнаның үз янына уртак эш өчен янып-көеп йөрүче актив кешеләрне туплавын, аларның үз вакытлары белән исәпләшмичә, тырышуларын әйтү дә урынлы булыр.
Ә инде 2025 елдан, яңа проект буларак, музей белән берлектә, халыкны шушы төбәк керәшеннәре, аларның бай тарихы, мирасы белән таныштырачаклар. Бу эштә комплекслы музей фондына заманында Келәтле, Актүбә һәм Чәбия керәшеннәре тапшырган милли киемнәр, көнкүреш әйберләрне үз эченә алган экспозицияләрдән дә файдаланылыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев