Түбән Камадан Полина үзенең ыру агачын өйрәнә
Түбән Камадагы 2нче гимназиянең 6 класс укучысы Полина Харитонованың «Ыру агачы» конференциясендәге чыгышыннан.
Үз ата-бабасын, җиде буынын белү — кешенең изге бурычы. Мин җиде буын бабайларымны беләм, алар белән горурланам.
Безнең нәсел, чыгышы белән, хәзерге Зәй районының Сарсаз-Баграж авылыннан. 1724 елда нигез салынган авылыбыз барлык тарихи вакыйгаларны да үзе аша уздырган.
Бабайларым эштән курыкмаганнар, бәхетле гаилә корып, үз дәвамчылары булган балалар үстергәннәр. Туган ил азатлыгын саклап, дошманга каршы сугышта батырларча катнашканнар. Безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый эшләгәннәр...
Нәселебез өлкәннәре сөйләвенчә, әти яклап нәселгә нигез салган бабам Харитон исемле булган. Аның улы — Иван, оныгы — Василий. Василий — карт бабам. Василийның улы — Николай. Ул — әтием Александрның әтисе, ягъни минем бабам.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Харитоновлар гаиләсеннән 4 ир-егет фронтка китә: карт бабамның әтисе Иван, карт бабам Василий һәм аның энеләре Фёдор белән Александр. Фёдор сугыш кырында ятып кала. Василий бабам 1943 елның 28 сентябрендә «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә. Иван, Василий, Александр туган якларына әйләнеп кайтып, гаилә коралар, ил хуҗалыгын торгызуда тырышып эшлиләр. Күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнәләр.
Әтием Александр Николаевич Харитонов ягыннан барлык туганнар, фамилияләре итеп, Харитон бабаебызның исемен алганнар.
Әнием Людмила Александровна яклап та 6 буын барланды: Осип — Самуил — Николай — Александр — Людмила — Полина (анысы — мин).
2022 елда «Нечкәбил» конкурсында катнаштык. Конкурста үз гаиләбез традицияләре белән башкаларны да таныштырдык. Күп еллардан бирле әби-бабайларымда матур гаилә традициясе саклана: зур табынга җыелып, үз гаиләбез ризыгы булган дурычмак белән чәй эчү. Яңа сауган сөт тә өстәлгәч, аның тәме аерылып тора.
Мин — керәшеннәрнең дәвамчысы, үз йолаларыбызны, бәйрәмнәрне, үзара аралашу традицияләребезне яратабыз һәм өйрәнәбез. Авылда яшәүче 94 яшьлек Татый әби Абдуллина безгә «Нардуган», Олы көн бәйрәмнәрендә әйтелә торган тапкыр сүзләр турында сөйләде, җырулар әйтте. София һәм Анна әбиләр туй җырулары яздыртып бирделәр. Аларны җырларга да өйрәндем.
Ыру тарихына сәяхәт — кызыклы да, катлаулы да. Бу сәяхәтем, эзләнү һәм өйрәнүләрем барышында үз нәселебезнең зур, эшкә кыю икәнен аңладым.
Киләчәктә нәселебез агачын өйрәнүне дәвам итүне үз бурычым дип саныйм. Шәҗәрә төзү — буыннар тезмәсен баралу белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы — ул илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең тормы юлына, күп санлы кардәш-ыруның бәйләнешенә ачыклык кертә.
Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, туган нигезен, халык тарихын белә ала. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Димәк, шәһҗәрәсе билгле булгна, үткәненә ихтирамлы халык — игелекле киләчәккә лаеклы халык. Ә шәҗәрә — нәсел, ыру агачы. Нәсел агачларыбыз корымасын, мәңге яшел булсын…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев