Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада борынгы җыруларыбызны өйрәнделәр - фото, видео

“Түбән Кама керәшеннәренең җыр традициясе. Чын яңгырашы һәм сәхнәдә башкарылуы” дигән темага фәнни-практик семинар уздырылды.

12 сентябрьдә Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында борынгы керәшен җырулары үзенчәлеген, аларның яңгырашын өйрәнүгә багышланган семинар булды.

Ул Татарстан мәдәният министрлыгы, Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге һәм Түбән Кама муниципаль районы тарафыннан уздырылды.

Аның рәсми өлешендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина, шәһәрнең Халыклар дусылгы йорты директоры Вамил Хафизов чыгыш ясады. Алар борынгы җыруларыбызны барлап, аларны кабат халыкка кайтаруның хәзерге вакытта аеруча әһәмиятле булуын искәрттеләр. “Түбәнге Кама керәшеннәренең җыр традициясе. Чын яңгырашы һәм сәхнәдә башкарылуы” дигән фәнни-практик семинарда катнашучы белгечләргә, борынгы көйләрне халык каршында башкаручыларга бу көннәренең нәтиҗәле үтүен теләделәр.

Җитәкчеләр чыгышында Санкт-Петербургтагы Россия сәнгать тарихы институтының фольклор секторы өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Наилә Әлмиева исеменә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Керәшен халык фольклор ансамбльләре җитәкчеләре, фольклор коллективларында йөрүче җыручылар өчен дә файдалы булган бу семинарны башыннан азагына кадәр Наилә Юнисовна үзе алып барды. Ярты гасырга якын керәшен авыллары буйлап йөреп, андагы өлкәннәрдән борынгы җыруларыбыз үзенчәлекләрен өйрәнүче бу галим көй-җыруларны видео язмада тыңлатып, аларның башкарылу алымнары турында 4-5 сәгать буе сөйләсә дә, залдагылардан беркем дә ялыкмады. Әле киресенчә, Түбән Кама районынының Балчыклы, Кече Җирекле, Келәтле, Олы Аты, Нариман авыллары көйләренә кушылып, семинардагылар үзләре дә җырлап утырдылар.

Семинарга Алабуга шәһәреннән, Сарман районындагы Ләке, Тукай районының Мәләкәс авылыннан, Яңа Чишмәдәге Ленино авылыннан һәм башка яклардан фольклор ансамбльләрне җитәкләүчеләр, мәдәният йорты җитәкчеләре, балалар бакчалары белгечләре, мәктәп укытучылары, Лариса Басыйрова кебек аерым җырчылар да килгән иде. Түбән Кама шәһәреннән – “Сүрәкә”, “Җиз кыңгырау”, “Баш чишмә”, ә районның үзеннән “Нариман керәшеннәре”, “Ак түтиләр” (Олы Аты авылы), “Җирекле моңнары” , “Көмеш су” һәм башка ансамбльләр, аларның җитәкчеләре дә бар иде.

Семинарда катнашучылар бу көннең файдалы һәм нәтиҗәле үтүен, үзләре өчен бик күп яңалык белүләрен, аларны алга таба үз эшләрендә кулланачакларын әйттеләр.

Халыклар дуслыгы йортындагы керәшен музеен да карадылар. Музейның экспонатларга бай булуын искәрттеләр. Стендларда аерым керәшен гаиләләре тарихы сурәтләнгән фотоларга, андагы мәгълүматка да игътибар иттеләр.

Бу як хатын-кызларының элгәреге киемнәреннән берсен этник музыка белгече Наилә Әлмиева аеруча ошатты. Ул бу милли кием фотосын Түбән Кама керәшеннәре җырулары тупланган китабында бирергә теләвен әйтте (ул кием – 1896 елда туган Анастасия Васильевнаныкы). Тәнәфес вакытында Чәбия керәшен хатын-кызларының милли киемен Балчыклы клубы җитәкчесе Надежда Анисимов киеп, китап өчен фотога да төште әле.

Димәк, тиздән бу як керәшен җыруларының сүзләре һәм ноталары тупланган җыентык дөнья күрәчәк. Ә бу исә борынгыдан ук сакланып килгән мирасыбыз тагын да тулылана төшәчәк, дигән сүз. Һәм, әлбәттә инде, ул җыентык киштәдә тузан җыеп ятмас, аны фольклор коллективлары да, дәүләт ансамбльләре дә өйрәнеп, элгәреге әбиләрдән Наилә Әлмиева яздыртып алган җыруларыбызны зур сәхнәләрдә, олы бәйрәмнәрдә тамашачы каршында җырларлар.

Семинар турында газетабызның киләсе санында тулырак укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев