Түбән Кама ягы керәшен батырлары
Түбән Кама районының Трудовой поселогында яшәүче Морозовлар һәм Демидовлар күпләргә таныш. Бу ике уңган керәшен нәселенең ир-егетләре туган җирдәге тырыш хезмәтләре белән дә мактаулы, Сабантуй мәйданнарында һәм башка көрәш бәйгеләрендә җиңүчеләр буларак та, даннары буыннан-буынга күчеп килә.
Демидовлар
Көрәшче Демидовлар династиясен башлаган Федот Александрович — районның легендар шәхесләреннән берсе. 1940 елда Кече Җирекле авылында туган Федотка язмыш сабый чагыннан ук авыр сынаулар әзерли. Бөек Ватан сугышы башлануга, әтисе фронтка китеп, озак та үтми, өйләренә «кара кәгазь» килә: батыр солдат Демидов Украина җирендә һәлак булып, шунда җирләнгән... Бу кайгы һәм авыр тормыш сәламәтлеген нык какшаткан хатыны да тиздән вафат була. Ятим калган бәләкәй Федотны балалар йортына озаталар. Бераз үсә төшкәч, туган ягын сагынып, балалар йортыннан качып кайткан малайны күрше Яуш авылында яшәүче туганнары Гавриил Канатеев гаиләсе сыендыра.
Мәктәпне тәмамлагач, егет шахтага китеп, күмер чаба. 1964 елда аннан кайта һәм авыл механизаторы һөнәренә укый. Олы Аты авылы кызы Ольга белән гаилә корып, 1965 елда Трудовойга күченәләр. Шунда гомер буе комбайнда һәм К-700 тракторында эшләп, районның алдынгы механизаторы булып танылган Федот Александрович «Почет билгесе» орденына һәм берничә медальгә лаек була, «Москвич-412» автомобиле бүләк итәләр (совет чорында мондый бүләкләргә түрәләр түгел, гади хезмәт кешеләре ия була иде).
Федот Демидов хезмәт алдынгысы гына түгел, көрәш батыры буларак та дан казана. Сабантуйлар җитсә, күп авылларда мәйдан тоткан баһадир турында райондашлары сокланып сөйли. «Бер елны Түбән Уратма Сабантуенда Федот дәдәйнең 24 көндәше булып, ул аларның барысыннан да өстен чыкты», — дип бүген дә гаҗәпләнә Альберт Җиһангиров. «Ул һәрвакыт матур алымнар күрсәтеп, гадел көрәште. Түбән Кама төзелгәнче район үзәге булган Ширәмәт авылы Сабантуенда берничә мәртәбә батыр калды», — дип исенә төшерә Гакыйф Борһанов.
2003 елда вафат булган Федот дәдәйнең көрәшчеләр династиясен уллары һәм оныклары дәвам итә. Олы малае Александр, Совет армиясендә хезмәт итеп кайткач, башта — «Трудовой» совхозында, аннары «Бәхетле-Агро» җәмгыятендә «КамАЗ» машинасы йөртә. Энесе Борис — шул ук «Бәхетле-Агро»да тракторчы. Икесе дә хезмәт алдынгылары һәм, әтиләре үрнәгендә, көрәшчеләр. Александр үзләренең Трудовой Сабантуенда, шулай ук, Олы Аты һәм Яуш авылларында күп мәртәбә батыр калды. Ә Борис, көрәшеп күпләрне аркаларына салу белән беррәттән, гер күтәрү остасы да булып танылды.
Алар улларын да көрәш белән кызыксындыра алдылар. Александрның улы Вадим кечкенәдән авыл Сабантуйларында көрәшә. Үсә төшкәч, әтисе аны Олы Аты авылына, Петр Пепенеев җитәкчелегендәге көрәш секциясенә алып бара, малайның осталыгы анда шактый арта. Ә инде Түбән Камадагы «Шинник» спорт комплексына барып, тренер Илнар Гәрәев төркемендә шөгыльләнүгә күчкәч, Вадим Демидов яшьләр арасында Татарстан һәм Россия беренчелегенә үткәрелгән күп ярышларда җиңү яулады. Мәктәптән соң Казан архитектура һәм төзелеш институтын тәмамлап, Вадим Түбән Камадагы «Барс» компаниясенең төзү-монтаж участогында мастер булып эшли башлады. Көрәшне дә ташламый, ярышларда катнашып уңыш яулый.
Ә Борисның улы Никита көрәштәге беренче күнекмәләрен дүртенче класста укыган чагында, Сухрау авылының Ришат Галимов җитәкчелегендәге секциясендә ала. Хәзерге вакытта Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжында белем алучы Никита Демидов авыл Сабантуйларында гына түгел, район күләмендә дә призлы урыннар яулый.
Морозовлар
Инде Трудовойның тагын бер көрәшчеләр династиясе булган Морозовларга күчик. Гаилә башлыгы Павел Константиновичның кулына сөлге алып мәйдан уртасына чыкканын хәтерләмим, әмма улларының өчесен дә кечкенәдән көрәшкә кертеп җибәрә алды. Танылган көрәш батырлары булып үсүләре белән алар, беренче чиратта, әтиләренә бурычлы.
Түбән Кама сөт комбинатына «Трудовой» совхозыннан сөт ташучы Павел, алтынчы класста укыган улы Вадимны машинасына утыртып, башта — «Факел» спорт залына (анда малайның беренче тренеры Нариман Әхмәтшин булды), соңрак «Шинник»ка йөртте. Авылдан килеп йөргән Вадим, тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән шәһәрнекеләрнең күбесенә үрнәк булып, зур бәйгеләрдә җиңүләр яулады. Спорт күнекмәләре аңа Төньяк Кавказдагы хәрби хезмәтендә дә бик ярап куйган. Хәзерге вакытта Вадим "Водоканал«да слесарь булып эшли.
Павел Константиновичның икенче улы Артем башта авыл Сабантуйларында атта чабу осталыгы белән танылды, аннары көрәшкә күчеп, үз авырлык үлчәвендә Түбән Кама Сабантуенда һәм төрле бәйгеләрдә күп җиңүләргә иреште. Инде 39нчы яше белән баручы Артем бүген дә республикакүләм ярышларда Түбән Кама данын яклый. Түбән Кама муниципаль институтын тәмамлаган бу тырыш егет, халык арасында зур абруй казанып, үзләренең авыл җирлеге башлыгы булып уңышлы эшли. Сүз уңаеннан, Артем Павлович оештыра башлаганнан бирле, Трудовой Сабантуе районыбыз авыллары арасында иң матурларының берсенә әйләнде.
Павел Морозовның төпчек улы Константин көрәштә аеруча зур унышлар казанды. Бүген ул — республиканың авыр үлчәүдәге иң көчле баһадирлары сафында: М.Җәлил истәлегенә багышланган бәйгедә, Мамадыш районы Сабантуенда һәм Җөри авылындагы республика Питрау бәйрәме мәйданында, илкүләм ярышларда да җиңеп, көрәш буенча Россиянең спорт остасы нормативын үтәде. Ә узган ел Түбән Кама районы Сабантуенда моңа кадәр күрелмәгән хәл булды: баш батыр исеме өчен бик киеренке барган финал ярышында ике бертуган — Артем һәм Константин Морозовлар бил алышып, Константин баллар исәбе буенча җиңде. Казан ветеринария академиясен тәмамлаган бу егет хәзерге вакытта әтисе җитәкчелегендәге «Морозов» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.
Көрәшче Морозовлар династиясе алар белән генә бетми әле: бүген көрәш келәмендә инде Павел Константиновичның оныклары да беренче уңышларына ирешә. Кызы Еленаның улы, Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжында белем алучы Антон Рассказов исәбендә яшьләр арасындагы ярышларда яулаган җиңүләр инде байтак. Ә Морозовлар нәселенең бүгенге көндә иң яшь көрәшчесе — Артемның улы, Түбән Камадагы 32нче гимназия укучысы Егор. 2022 елда Түбән Кама районының беренче мәртәбә оештырылган балалар Сабантуенда аңа 12 яшькә кадәрге малайлар арасында тиңнәр юк иде. Хәзер үк гәүдә авырлыгы 72 килограмм булган Егор, үскәч, Түбән Каманың көрәш батырларыннан берсе булыр, дигән өмет бар.
Менә шулай, Трудовой көрәшчеләренең Федот дәдәйдән башланган данын бүген генә түгел, киләчәктә дәвам иттерелек алмаш та үсеп килә.
Виктор ШАДРИН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев