Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төркемнәре таркалмасын өчен, кошлар да бит күмәк очалар...

Башкортстанның Бакалы районында гомер итүче карендәшләребездә кунакта – республикакүләм милли-мәдәни үзәкләре оешуның 25 еллык тантанасында булдык. Татарстан белән чиктәш Бакалы районы керәшеннәре гел дә безнең шикелле: шул ук матур көйләребез, сөйләшүләребез, йола-гадәтләребез.

Тарихи мәгълүматлар буенча, бу якларга кайчандыр Татарстанда яшәгән карендәшләребез дә күченгән. Туган якны өйрәнүче карендәшебез Валерий Зарубин әйтүенчә, Бакалы ягында яшәүчеләрнең ыру агачын (родословная) төзегәндә, аларның тамырлары Татарстанның Мамадыш, Питрәч, Сарман якларына барып тоташа икән. 

Ә менә 1920 елларда исә, архив документлары буенча, «РСФСР составына кергән Кряшен автоном республикасы»ның башкаласы итеп Башкортстанның Бакалы авылы сайлана. Тик, кайбер сәбәпләр белән, бу республика оешмый кала. Менә шундый затлы ул Бакалы төбәге.

Беренчеләр 
Тарих бик кызыклы, ә керәшеннәр тарихы — икеләтә. Архивларда, «ревизские сказки»ларда эзләнсәң, әллә ниләргә юлыгырга була. Соңгы 100 еллык тарихыбыз вакытлы матбугат битләрендә саклана, чөнки керәшен журналистикасы инде бер гасырдан артык эшли һәм бу вакыт аралыгында берничә дистә керәшен газетасы, журналы чыккан. Башкортстанда яшәүче карендәшләребезнең берләшүе турында 25 ел элек «Керәшен сүзе» газетасы язган. Анда түбәндәге сүзләрне укырга була. Бу юлларны ул вакытта газетаның редакторы булган Людмила Белоусова туплады: 

«...1998 елның 30 январенда Бакалыда Башкортстанның милли-мәдәни керәшен үзәген оештыру конференциясе узды. Чара алдыннан бу республика Президенты Мортаза Рәхимовның «Башкортстан халыкларының милли-мәдәни үсешенең республика программалары» турында Указы чыкты...». «...Конференциядә катнашучыларны сәламләү сүзе белән Бакалы районы администрациясе башлыгы Петр Ильич Никитин чыгыш ясады. Конференциядә катнашучылар оешманың уставын расладылар һәм 15 кешедән торган идарә сайланды. Идарә рәисе итеп Бакалының 1нче урта мәктәбе директоры Евгений Андреевич Артемьев сайланды...». «...Изге Троица чиркәвен тулысынча торгызу һәм дини хезмәтләрне чиркәү-керәшен телендә алып баруны җайга салу бурычы куелды...». «...Башкортстан Президенты Указларына ярашлы рәвештә, республика мәктәпләрендә милли компонент буенча өстәмә сәгатьләр кертелә. Бу мөмкинлектән файдаланып, мәгариф хезмәткәрләре балаларны керәшен традицияләренә, тарихына, фольклорына өйрәтергә тиеш...». «Керәшен сүзе» газетасына зур эш йөкләнә. Бакалы районы газетасы хезмәткәре Зоя Рыцевага Башкортстан Республикасы буенча махсус хәбәрче вазифасы бирелә...». 

«Бакалы районында 35 меңгә якын кеше яши, шуларның 9700е — керәшеннәр. Татарстанда керәшеннәр күпләп яши торган мондый районнар, һичшиксез, күбрәк. Әмма, Башкортстан керәшеннәре хөрмәткә лаек, һәм без алардан үрнәк алырга тиешбез», — дип яза ул вакытта «Керәшен сүзе» газетасы. 

«Бездә район, шәһәр керәшен оешмалары булса да, Башкортстан керәшеннәре республика күләмендәге оешманы беренче булып төзеделәр. Нәкъ 5 айдан соң, шул ук елның 30 маенда, Чаллыда Татарстанның милли-мәдәни керәшен үзәге оештырыла. Шул ук елның 18 декабрендә Удмуртия Республикасында да шундый ук үзәк оештырылды. Ел ярымнан соң, 1999 елның 29 маенда, өч республиканың төбәк керәшен берлеге оештырылды, аның президенты итеп Татарстан үзәге җитәкчесе Алексей Шабалин билгеләнде. Ә миңа вице-президент вазифасын йөкләделәр.

Без яшь, амбицияле, инициативалы, максатчан идек. Үзгәрешләр, ачышлар, үз-үзеңне, үз тамырларыңны, ул вакытка кадәр билгеле булмаган тарих битләрен ачу вакыты. Минем өчен «башкорт» керәшеннәренең якты, истә калган йөзләре Петр Никитин, Михаил Егоров, Евгений Артемьев булды. Алар беренче иде. Үзләреннән соң — Геннадий Марковка (үзәкнең бүгенге җитәкчесе — ред.), Светлана Шокуровага, яшь һәм талантлы Ольга Рыцевага юл ачтылар. Тагын бер якты шәхес турында аерым әйтәсем килә, ул — Валерий Зарубин, үз тамырлары һәм нәсел тарихы белән кызыксынучы һәркем аның ярдәменә мохтаҗ», — дип ул елларны искә ала Людмила Белоусова. 

Бер күрешү — бер гомер 
Вакыт — аккан су. Ул үзгәртеп кору елларындагы милли күтәрелеш вакытлары инде сүнде, халык та үзенең асылын яшерми, аңлый һәм тыныч кына яши бирә. Һәр заманның үз борчулары һәм шатлыклары, дигәндәй. 

Бүгенге көндә Башкортстандагы Бакалы районының 20ләп авылында керәшеннәр күпләп яши. Бакалы, Киләй, Иске Маты, Дияш, Ахман, Яңа Балыклы, Нагайбәк һәм башкаларында чиркәүләр, иман йортлары эшли. Нагайбәк дигәннән, Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәк карендәшләребез нәкъ шушы авылдан күченгән инде. Бакалы районында 8 керәшен фольклор ансамбле халкыбызның мәдәни мирасын саклап калу һәм яшь буынга тапшыру миссиясен үти. Үмер авылыннан «Сөнәкәй» фольклор халык ансамбле — Бакалы районының «визит карточкасы», ул Россиянең башка төбәкләрендә дә танылды. Иске Әҗминең — 30 еллык «Симет-тау», Утар авылы клубының — «Дуслык», Яңа Илекледә 1990 елда оешкан — «Туганайлар», Корчый клубында 2008 елда тупланган — «Идәшбаш», Иске Маты авылыннан — «Сандугачлар» (2019), Яңа Маты авылыннан «Әрнәшем» (2001), Ахманнан — «Ахманай» (2002), Плодосовхоз поселогында 1972 елда оешкан «Туганайлар» халык инструментлары ансамбльләре — бу як керәшеннәренең җыру-биюләрен башка халыкларга таныта. 

Республика милли-мәдәни үзәгенең 25 еллыгына багышланган тантана да туй һәм кунак каршылау йолаларын күрсәтү белән башланып китте. Бу көнне Николай Асанбаев исемендәге район мәдәният йорты керәшен авазыннан, җыр-моңыннан гөрләп торды. Сүз уңаеннан, Николай Асанбаев (псевдонимы — Нәҗиб Асанбаев) — үз кешебез, Башкортстанның халык язучысы, танылган драматург. Биредә аның иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Фольклор коллективлары фестиваль кунакларын икмәк-тоз, милли ризыклар, җырлар белән каршы алды. 

Күрше карендәшләребезне котларга килгән мәртәбәле кунаклар арасында — Дәүләт Җыелышы-Башкортстан Корылтае депутаты Александр Андреев, Башкортстан мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхьянов, Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова, Татарстан керәшеннәр иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов бар иде. 

Бакалы районы башлыгы Олег Ефимов бәйрәм кунакларын котлап, Башкортстан керәшеннәре үзәгенең чишмә башында торучыларга, бүгенге җитәкчеләренә, актив позицияле һәм халык иҗатын саклаучы энтузиастларга рәхмәт белдерде. «Бакалы районның 96 пунктында 17 милләт вәкилләре дус-тату яши. Безнең төбәк керәшеннәре, башка халыклар кебек үк, район, республика һәм илебез бердәмлеге һәм иминлеге өчен тырышып хезмәт куя», — дип сөйләде ул. 

2006 елдан алып 17 ел дәвамында Башкортстан керәшеннәренең лидеры булган Геннадий Марков ирешелгән нәтиҗәләргә генә канәгать булмыйча, «алга таба да җиң сызганып эшлисе эшләр әле күп», дип чыгыш ясады.

Бәйрәм «Бер күрешү — бер гомер» дип аталган төбәкара халык иҗаты фестивале белән үрелеп барды. Башкортстанның Бакалы, Чакмагыш, Илеш районнарыннан, Татарстанның Сарман районыннан — «Игәнә» һәм Чаллыдан «Карендәшләр» фольклор халык ансамбльләре чыгыш ясады. «Виталий Агапов ел саен Бакалы ягына үзенең «Карендәшләр» ансамбле белән килә. Барлык авылларда диярлек, концертлары булды», — дип сөйләде бәйрәм дәвамында янәшәмдә утырган отец Василий Кузнецов. Күршеләр шундый булырга тиеш тә алар. Бу юлы да Виталий Васильевич үзенең ансамбле белән олы бүләкләр һәм матур җырулар алып килгән иде. 

Людмила Белоусова Татарстан керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән котлап, ике зур республика керәшеннәре арасындагы хезмәттәшлекнең дәвамлы һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Алга таба да халкыбызның этно-мәдәни мирасын күтәрү юнәлешендә уртак уңышлы проектлар күп булсын, дип теләп, Бакалы мәдәният йортына бүләк тапшырды. 

Бәйрәмне тәмамлап чыгыш ясаган «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблен Бакалы халкы көчле алкышларга күмде. 

Карендәшләр җыры 
Кичәдә танылган композитор карендәшебез Марс Макаровның үз сүзләренә язылган «Карендәшләр җыры» да яңгырады. Аны «Сөнәкәй» керәшен халык фольклор ансамбле башкарды. Азлар гына белә, бу җыр 25 ел элек Россия буенча — Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Чиләбе өлкәләрендә сибелеп яшәүче керәшеннәрнең гимны буларак иҗат ителгән. «Бу җыр безнең тарихка да кагыла, шулай ук, монда бурычларыбыз да күрсәтелгән», — дип әйткән Марс Макаров. Әлеге җырны ул вакытта чыккан «Керәшен сүзе» газетасында бастырганнар. Һәрбер керәшен белсен, өйрәнсен, дигән миссия булгандыр бу.

Җырны Башкортстан керәшеннәре отып алып, үз репертуарларына керткән һәм бүгенге көндә дә аны лаеклы итеп башкаралар. Татарстанда һәм башка төбәкләрдә гомер итүче карендәшләребез дә бу җырны җырласын иде. 

Алмагачның багалмасын коеп, 
Җапракларын җилләр тараткан.
Әйтмиек җаман сүз башкаларга, 
Ходай барын тигез яраткан. 
Җапраклардай очып таралсак та, 
Инде менә тагын кавыштык.
Чиләбедә, Иҗау, Бакалыда 
Моңнарыбыз аша табыштык. 
Төркемнәре таркалмасын өчен, 
Кошлар да бит күмәк очалар. 
Тормыш үрләренә менү җиңел — 
Карендәшләр бергә булсалар.
Җөгереп лә суларга төшәрбез, 
Колачларны җәеп җөзәрбез. 
Кулны-кулга, иңне-иңгә куеп, 
Тормыш дәрьяларын кичәрбез.

Ут күршеләребезгә иман ныклыгы, иҗат уңышлары, үз асылларын югалтмауларын һәм озын юллар телибез. Бергә булый, бер-беребезгә терәк булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев