Тимерчеләре, балта осталары, йон тетү үнәре белән дан тоткан авыл
Кәләй авылы - Әлмәт шәһәреннән 10 км көнбатыштарак, Дала Зәе елгасы буенда урнашкан.
Авылга 1727 елда Акташ авылыннан күчереп утыртылган кешеләр нигез сала. 1747 елгы икенче ревизия материалларында «Нугай елгасы буендагы Кәләй» авылында «иноверцелардан христиан диненә күчкән ясаклы дәүләт кешеләре»нең яшәве күрсәтелә.
XIX йөзнең 1 нче яртысыннан 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волосте составына керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 дан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан бүгенге көнгә кадәр Әлмәт районы составындагы авыл җирлеге үзәге.
1860 елларга кадәр Кәләй халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле булып игенчелек, терлекчелек, умартачылык таралган була. 1875 елда авылда миссионерлык мәктәбе ачыла, 1878 елда земство мәктәбенә үзгәртелә. Мәктәптә 1875 елда 15 ир бала һәм 10 кыз бала, 1885 елда – 43 ир бала укый. Кәләй авылындагы хуҗалыкларның яртысы диярлек кәсепчелек һәм йөк ташу белән шөгыльләнгән, Әлмәттән Зәй бистәсенә икмәк ташыганнар. Авыл тимерчеләре, балта осталары, йон тетү үнәре белән дан тоткан.
1900 ел мәгълүматларына караганда, авылда 2 су тегермәне, 2 бакалея һәм 2 икмәк саклау һәм сату кибете эшли. 1915 елда агачтан Изге Дмитрий Солунский чиркәве төзелә (1931 елда сүтелә), 1916 елда чиркәү каршында приход мәктәбе ачыла.
1929 елда авылда Будёный исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – С.Е.Долгов). 1954 елда аның составына “Сабанчы” колхозы (Сабанчы авылы) керә. 1953 елда “Байрак” колхозына үзгәртелә. 1958 елда аның составына “Дирижабль” һәм “Морат” колхозлары керә. 1973 елда “Байрак” колхозы совхоз булып оештырыла. 1975 елда “Кичү” колхозына, 1985 елда Н.Е.Токарликов исемендәге совхозга үзгәртелә, 1994 елдан Н.Е.Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте. 1960 еллардан совхоз алдынгылар сафында булганга беренчеләрдән булып акчалата хезмәт хакы түләнә башлый. күчә. 1979 елдан башлап, хуҗалык берничә тапкыр авыл хуҗалыгы тармагында Бөтенсоюз ярышларының җиңүчесе итеп таныла.
2004 елда аның составына “Индустриальный” совхозы (Бота авылы), “Илтән” агрофирмасы һәм “Әлмәт” җәнлек совхозы керә. Хәзер Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте “СМП-Нефтегаз” акционерлык җәмгыяте холдингы составына керә.
Авыл халкы халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Бүгенге көндә Кәләй авылында урта мәктәп (1986 елда мәктәптә Советлар Союзы Герое Н.Е.Токарликов исемендәге сугышчан дан музее ачыла), балалар бакчасы (1968 елдан), ат спорты мәктәбе (1975 елдан), мәдәният йорты (2015 елда яңа бина төзелә), 2 китапханә, катнаш терлек азыгы заводы, Изге Димитрий Солунский чиркәве (2005 ел) бар.
Мәдәният йорты каршында “Кәләем”, “Асыл бизәк”, “Туганайлар” фольклор ансамбльләре эшли.
Кәләй авылы янында табигать истәлеге − карст процесслары нәтиҗәсендә хасил булган “Акташ упкыны” бар (1939 елда барлыкка килә).
Кәләй авылы илебезгә күп кенә данлылы шәхесләр биргән авылларның берсе. Алар:
Токарликов Никита Евдокимович – Советлар Союзы герое
Захарова Зинаида Кирилловна – язучы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы;
Исламова (Брагина) Валентина Георгиевна - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
2015 елгы халык саны алу мәгълүматларына караганда авылда 1804 кеше яши.
Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән берлектә эшләнелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев