Телевизор карамыйлар, «Туганайлар»ны укыйлар
Иске Гришкиндагы Иван Алексеев «Туганайлар»ны энәсеннән җебеннән кадәр укый
Менеделеевск райоынның Иске Гришкин авылында яшәүче Клавдия һәм Иван Алексеевлар — керәшен газетасына тугры кешеләр. «Керәшен сүзе» чыга башлаган көннәрдән бирле язылмый калганнары юк.
— «Керәшен сүзе»нең тоткарланып, озак килмәгән вакытлары да булды. Үз газетабыз, ярдәм булыр дип, бары язылдык. Шул гадәт хәзер дә саклана. Почтальон булмаса да, «Туганайлар»ны почтадан үзебез барып алабыз. Хатыным Клава языла инде. Эш күп, телевизор карарга вакыт юк, ә «Туганайлар»ны укыйбыз. Энәсеннән җебенә кадәр укыйм. «Белемнек»тәге иманнарны да калдырмыйм. Газетаның ул битен җә кисеп алабыз, җә ягабыз. Ташларга ярамый дип язып ук куелган. Мин үзем — йолаларны саклау ягында. Сугыш ветераны булган әти дә, хезмәт ветераны әниебез Анна да шулай өйрәтте. Үзем дә барысын да шул тәртиптә алып барырга тырышам. Без 8 бала үстек, хәзер әти-әни урынына — Түбән Камадагы дәдәй Леонтий. Авырганда да аның ярдәме белән ныгыдым, — дип сөйләде безгә Иван Константинович.
Авылда эшсез кеше юктыр инде ул. Алексеевлар да күпләп маллар асрыйлар. 4 бакчалары бар. Әби-бабайларының бакчалары да аларга калган. Җиләк-җимеш бакчалары да зур. Күпьеллык үлән бакчасы. Бәрәңге бакчасы... Бакчаның кыр-кырында алмагачлар, зәңгәр чыршылар утыртылган. Яшелчә бакчасында төрле сорт кәбестә һәм кабак та үстерәләр.
1980 елдан бирле Иван үз авылларындагы «Бигәш» ансамблендә җырлап йөри. «Татарстан — минем туган җирем» конкурсына әзерләнәбез. Ансамбльдә иң өлкәннәре — гармунчы Михаил Федорович белән икебез. Өлкәннәр көненә концерт та куйдык, үз шигыремне укыдым. Гомер буе бакчада тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән хатыным Клавдия белән «Бигәш»тә бергә җырлап йөргән идек. Ул хәзер өйдәрәк, әле мин ташламыйм, йөрим», — дип сәхнә тормышы турында да әйтеп үтте 63 яшьлек Иван Алексеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев