Татьяна Москова: «Айбагыр сатарга Красный Ключ поселогына, Алабугага кадәр йөрдек. Рюкзак тутырып ипи алып кайта идек...»
«Мәңге җәшә, Келәтле!» китабыннан өзек.
– Әнием Аудый (Евдокия) Актүбәнеке булган. Әти – Гордей Андреевич Муллин, 1892 елгы. Сугышка бармады, сарык фермасында мөдир булды. Әтинең туганнары: Назар, Иван, Петр, Думый (Балчыклыга кияүгә китте). Петр сугышта катнашты, әсирлектә дә булган. Хатыны – Увар кызы Мария. Унбер балалары булды. Уллары Михаил җәен Келәтледә яши. Хатыны – Келәтленең Дмитрий кызы Светлана...
Әти чабата үрде, киез итек тә басты, йон да тетте. Бөтен Келәтле халкы килә иде киез итек бастыртырга. Әти мине печән чабарга да өйрәтте. «Кызым, агач төбеннәнрәк чап. Анда үлән йомшаграк була», – дип әйткәне әле дә колак төбемдә тора. Артель белән чаба идек печәнне.
Бакча әйләндереп айбагыр утыртылды. Зур җилпучның ике башыннан ике кеше тотып, аны җилгәрә идек. Шул айбагырны сатарга Красный Ключ поселогына, Алабугага кадәр йөрдек. Рюкзак тутырып ипи алып кайта идек...
Питрауга, хәленнән килгән кеше, мичен генә түгел, йорт нигезен дә «таш катыгы» белән буйый иде. Чәбиядән, Актүбәдән безгә кунаклар килә иде Питрауга.
Микулыга да сарык суялар. Әни тары ярмасы бүрттереп, кабак чабып, бөккән пешерә иде. Кабакны без кавын дидерик.
Сугыш вакытында Алан басуында да эшләдек, чәчү вакытында 20шәр килолы капчык белән чәчүлек орлыкны таудагы басуга алып менә идек. Нык та, тырыш та булганбыз инде... Балчыклы яклап, инеш буенда зур казан асып, умач пешерәләр иде. Төшке ашка шунда кайта идек. Хәтеремнән һич чыкмас: сугыш беткән, басудагы уракчылар кайтсын дип әйтергә куштылар. Аяк астымдагы җирне дә тоймый, поселок басуына томырылдым. Эшне ташлап, бар да йөгерешеп кайтты...
Без бертуганнар өч бөртек идек: Анна һәм Мария. Мария ялгызы яшәде. Анна үзе Демьян Ивановның улы Максимга чыкты (хәзер төп нигездә, җәйгелектә, аларның улы Геннадий тора)...
Үземне язмышым 1954 елда Алексей Федорович Москов белән гомерлеккә бәйләде. Ирем миннән ике яшькә олырак – 1929 елгы иде. Шул елны кызыбыз Анна туды. Ольга – 1957 елгы, аңа бер яшь чагында Нинаны алып кайттык. Тагын бер елдан – төпчегебез Егорны.
Аннаның ире – Келәтленең Егор Старшов улы Виктор. Шәңгәлчедә яшиләр. Балалары арасыннан кызлары Ирина авылыбызның Николай Павлов улы Александрга чыкты.
Ольгабыз сөйләшә алмый, телсез. Алабугада – тугыз, Казанда өч ел махсус мәктәптә укыды. Иптәш кызы белән Красноярскига киттеләр. Шунда кияүгә чыгып калды. Гомер буе комбайн заводында эшләде. Ел саен кайта.
Нина 40 ел кибеттә эшләде. Ире Павел Ильин – Алексеевск ягыннан. Кызлары: Татьяна, кияүләре – Виталий.
Егор – НМУСта участок начальнигы. Беренче хатыны Людмиладан Игорь һәм Ольга исемле балалары бар.
Без хәзер биатай Федорның энесе Иван нигезендә яшибез. Шул Иваннар асрамага Ефрим исемле малай алган булганнар. Ефрим сугышка алынган, башкача хәбәре килмәгән. Биатай: «Яу кырында кемнедер очраткач, көтеп торыр кешем юк дип әйткән, имеш», – дип сөйли иде. Андый хәбәр ишетү авыр булгандыр инде... Федор биатай үзе сугыштан кайтып, 1954 елның 8 августында үлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев