Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Ефремова: «Кәбен койдыргач, кичен бер-беребез алдында тезләнеп, аякларыбызны юдык»

Татьяна Ефремова җыр сәнгатендә үзен керәшен кызы буларак танытып, халкыбызның гасырлардан сакланып килгән үзенчәлекле, матур культурасын дөньяга күрсәтә. Узган ел Татьяна белән ире кәбен койдыру җәшереге уздырганнар.

«Кряшен чибяре» титулы иясе, талантлы карендәшебез, җырчы Татьяна Ефремова сәхнәдә керәшен җыруларын башкару белән танылып китеп, халыкара һәм илкүләм конкурсларда күп кенә мәртәбәләр җиңүләр яулады. Күптән түгел ул Казахстанда оештырылган «Voice of Turan-2023» халыкара вокал конкурсында катнашып һәм анда, хәтта, казах телендә җыр башкарып, беренче урынга лаек булды. 

Үзен тиешенчә тота белә 

Артистлар арасында, кара пиар белән мавыгып, үзенә аудитория җыючылар әйтеп бетергесез күп. Татьяна андыйлардан түгел. Ул үзенең социаль челтәрен дә тиешенчә алып бара: керәшен культурасы, профессиональ эшчәнлеге, үзенең төпле фикерләрен куя. Шәхси тормышыннан пиар, гайбәтләр юк анда. 

Күптән түгел Татьяна белән ире кәбен койдыру җәшереге уздырганнар. «Гаилә дигән төшенчәнең кыйммәте бетте. Яшьләр бераз башлырак булсын иде, болай гына бернәрсә дә эшләнми, шуны аңлатасым килде», — дип әйтте ул үзенең кәбен койдыру турында язуын.

Татьяна Ефремованың кәбен койдыру турында язганнарын газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. Укыйк, белик, фикер йөртик һәм яхшыдан үрнәк алыйк! 

Уртак теләк белән

Узган елның февралендә булачак ирем миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу вакыйгага кадәр, иң элек, без бер-беребезнең тормыш кыйммәтләре белән таныштык. Киләчәк турында сүз кузгаткач, бөтен әһәмиятен һәм җаваплылыгын аңлап, икебезнең дә Ходай каршында кәбен койдырырга теләгебез барлыгы ачыкланды.

Бу адымга һәркем дә бармый, чөнки кәбен койдыру кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган вакыйга. Без моны яхшылап өйрәнеп һәм аңлап эшләдек. Тәкъдим ясалганнан соң, кәбен койдыру җәшерегенә әзерләнә башладык. Туйны бер-ике айда әзерләсәк, кәбен койдыруга әзерлек исә, күпкә озаграк, җаваплырак булды. Безнең өчен ул бик тә дулкынландыргыч, ә кайвакыт авыр да чор булды.

Священник белән киңәшләшү. Ул безгә, чиркәү кануны буенча, гаилә һәм кәбен койдыруның асылын аңлатты; егет белән кыз өчен боларның әһәмияте һәм аңа әзерлек турында сөйләде.

Кәбен койдыру датасын билгеләү. Бу көнне священник белән билгелиләр, чөнки бар көнне дә кәбен коймыйлар. Кәбен кою җәшереге — вторник, четверг һәм суббота көннәрендә, шулай ук, ураза һәм дини бәйрәм көннәрендә уздырылмый. Кәбен кою бары тик көндез генә башкарыла, хатын-кызларның күрем көннәренә дә туры килмәскә тиеш.

Яшьләр икесе дә чумылган һәм муеннарында кач булырга тиеш. Икесенең берсе башка диндә яки атеист булса, бу да кабул ителми. 

Ата-ананың бәхиллеге булырга тиеш.

Балдаклар. Кияү өчен — алтын, бу — кояш һәм башлык символы. Хатын өчен — көмеш, кояш яктысын чагылдырган ай символы буларак.

Әгәр ир белән хатынның берсе берничә тапкыр өйләнгән булса да кәбен койдырылмый.

Кәбенне бары тик ЗАГСта гаиләне рәсми теркәгән документ булганда гына койдыралар. Ир белән хатынның язылышмыйча торуын чиркәү кабул итми.

Күз яшьләре аша

Шулай итеп, кәбен койдыру көнен билгеләп, рухи яктан аңа әзерләнә башладык. Рухи чистарыну этабын уздык. Туйга кадәр без иртән һәм кичен чиркәүгә келәүгә йөрдек, священник белән бергә гаилә кыйммәтләре, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, үзара хөрмәт турында сөйләштек. 

Кәбен коюга 2 атна кала, 3-7 көн дәвамында кырыс ураза тоту тиеш. Ашауны чикләү авыр түгел, ә үзеңдәге көнчел һәм өстенлек итә торган хис-фикерләрне, начар сүзләреңне һәм ярамаган эшләреңне тыеп тору җиңел түгел. Һәрьяклап үзеңне контрольдә тотарга кирәк.

Кәбен кою алдыннан барлык җазыкларыңны танып, алар өчен үкенү мөһим. Минем өчен монысы бигрәк тә авыр булды. Җазык әйтү алдыннан, кичләрен икебез дә каноннар һәм иманнар укыдык. Булачак ирем белән бер-беребезгә үзебез белән булган оятлы хәлләрне, җазыкларыбызны (начар сүзләр, гамәлләр һәм башкалар) сөйләдек. 

Җазык әйтү иртәнге келәүдән соң булды. Священник янына башта — кияү, аннары кәләш бара. Кулыбызны Библиягә куеп, җазык әйттек. Шул мизгелдә кайчандыр әйтелгән сүзләр, башкарылган гамәлләр, җазыклар һәм уйларыбыз өчен шулкадәр оят булды. Күз яшьләре туктамый акты. Бу хакта чиркәү гөмбәзе астында кычкырып сөйләү бик авыр иде. Ләкин җазык әйтеп, өлеш алганнан соң, күңелгә җиңеллек килде. 
Кич белән, икебез өчен генә, бер-беребезнең аякларын юу йоласы узды. Бер-беребез алдында тезләнеп (бу — арада горурлык булмаска тиешлеген аңлата) аякларыбызны юдык. Бу — бер-береңә хөрмәт күрсәтү символы, шулай ук, яңа тормыш башлар алдыннан җазыкларны юып төшерү.


Фото: Татьяна Ефремованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев