Татарстанның халык артисты, шагыйрь Георгий Ибушевның өр-яңа китабы басылып чыкты
Үзенең шатлыгын ул, беренчеләрдән булып, «Туганайлар» газетасы хезмәткәрләре белән уртаклашты. Бер кочак китап күтәреп, редакциябезгә үзе килеп керде.
Керә-керешкә: «Сезгә бүләккә «Рәшә чыңы»н китердем. Иң беренче, китапны сезгә алып килдем. Анда басылган шигырьләремнең күпчелеге башта сезнең сайтта биреп барылды. Алга таба да уртак хезмәттәшлегебез дәвам итәр дип ышанам«, — дип башлады ул сүзен. Бүләкне кем дә ярата, әлбәттә, без дә аның бүләген рәхмәт әйтеп алдык.
Тышлыгына ук үзенең туган авылы Владимирның көзге күренеше (анысы — авылдашы Ольга Чемкина фотосы) урын алган китапка Георгий Мифодеевичның соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре һәм «Микай» поэмасы кергән.
Бу — аның өченче китабы. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Рәхмәт сиңа, җыр» дигән шигырьләр китабы чыккан иде. 2019 елны Казан шәһәренең «Ак бүре» нәшриятында «Балачакны сагынып» китабы басылды. Ә «Рәшә чыңы» китабы «Куранты»да басылды.
Китапка язылган керше сүздә «Россиянең — атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев иҗатына бәя бирергә кирәк булса, күпләр аптырап калыр иде, мөгаен. Кем буларак бәяләргә аны? Табигый моңга ия җырчы, язучы яки шагыйрь буларакмы? Аның җырларын тыңлаганда, үз хисләрең дә шушы керәшен җырчысының моңына кушылып ага. Хикәяләрен укыганда андагы гадилеккә, вакыйгаларның бер тоташ чылбырга тезелеп агуына сокланасың. Гади итеп, укырга рәхәт итеп яза белә Георгий. Ә шигырьләре?! Әйтерсең, сүзләрдән серле дә, кабатланмас та картиналар иҗат итә ул. Һәр сүз-бизәге күңел-киндергә камил бер образ туарлык итеп күчә бара. Георгий иҗат иткән шигырьләрдән дә моң агыла, аның сагышы да якты, хис-кичерешләре дә саф, садә.
Фотода Георгий Ибушев – "Туганайлар"ның баш редакторы Юлия Губина белән
Җан интектереп сүзләр эзләү дә һәм, шулай ук, мәгънә бөтенлегенә игътибар итеп тормыйча, рифмага гына туры китереп сүзләрне шигъри юлларга тезү дә хас түгел аңа. Георгий сирәк яза. Үзе әйткәнчә, язлар, җәйләр буе туган авылы Владимирда күңеленә хис-тойгылар җыя. Ә кышкы озын ак кичләрдә ул тойгылары кәгазьгә шигъри тезмәләр булып ята. Шуңа да аның һәр язганы үз иҗатын яратучы, сүз җанын тоемлаучы, сүз кадерен белүче кешеләр күңеленә барып ирешә» дигән юллар бар.
Владимир авылы керәшене, үз халкының күңел аклыгын шигырьләргә күчерүче Җөргинең бу китабы — «Рәшә чыңы» янына яңалары өстәлсен, җырчы шагыйрь буларак, поэзиядә аңа беркемне кабатламас үз юлы белән генә барырга язсын.
Һәм соңгысы. Үз туган телен азмы-күпме белүче һәркем диярлек каләм тибрәткән, ә иҗат мәйданы интернет киңлекләренә күчкән бу заманда арадан чын әдәби әсәрләрне, җанның һәр кылын тибрәтә торган камил шигырьләрне табуы җиңел түгел. Шуңа да әдәбияткә гашыйк укучы хәлен тирән диңгез төбеннән энҗе эзләүченеке белән чагыштырырга җөрьәт итәм. Шул ук вакытта, ни кызганыч, әле типография буявы да кибеп бетмәгән яки кат-кат укудан таушалган китапны кулга тотып укуның никадәр зур бәхет икәнен аңлаудан мәхрүм буын үсеп килә... Ә шулай да җырчы шагыйрь Георгий Ибушев китапларына бәхетле гомер телим — китапханәләрдә аларны эзләп укысыннар, шигырьләре мәктәп дәреслекләренә кертелсен, зур сәхнәләрдә сөйләнсен, Җөридәге Питрау җыеннарында яңгырасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев