Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда кадрлар әзерләүнең конкурентлы системасы булдырылырга тиеш

Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.

«Бездә кадрлар әзерләүнең конкурентлы системасы булдырылырга тиеш. Югары уку йортларыбыз тикшеренү үзәкләре булырга тиеш», - дип китерә Миңнеханов сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге шартларда фән һәм мәгарифнең роле күп тапкырга арта, шуңа күрә технологик лидерлыкка ирешү генә түгел, ә Россиянең суверенитетын тәэмин итү дә мөһим.

КФУ ректоры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, югары уку йортлары өчен «2040 елга кадәр перспектива белән 2036 елга кадәр мәгарифне үстерү стратегиясе» мөһим документ булачак. Аның максаты – суверенитет һәм технологик лидерлыкка ирешү өчен илнең ихтыяҗларына җавап бирәчәк заманча һәм сыгылмалы белем бирү системасын булдыру.

«Барыбызга да бу стратегиягә керү бик мөһим. Биредә инженерлык юнәлеше дә, башка күп төрле юнәлешләр дә. Монда һәркемнең үзенең конкурентлы өстенлекләре бар. Әлеге программа кысаларында приоритетлар да, алымнар да үзгәрәчәк. Бу финанслау белән дә бәйле булачак. Безнең бурыч – барыбызга да бу стратегиягә керү. Моның өчен безнең бөтен мөмкинлекләр дә бар, дип уйлыйм», - дип ассызыклады Сафин.

Очрашуда катнашучылар белем бирү тикшеренү инфраструктурасын һәм университет кампусларын үстерү турында аерым фикер алышты.

Бүгенге көндә Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм уйлап табулар башкаручы 120 оешма эшли. Республикада урнашкан югары уку йортларында 149 мең студент, шул исәптән 22 мең чит ил кешесе белем ала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев