Тәңкәле гомеркәйләр
Бәләкәй авылның төрле милләттән булган халкы керәшеннәрнең җыруларын, йолаларын белеп, гадәтләрен хөрмәт итеп, тату бер гаиләдәй яшиләр.
Кукмара районындагы бу керәшен авылының мәктәбе, кибете, клубы булмаса да, гөмбәзләре күккә ашкан бик олы чиркәве бар. Архитектура һәйкәле булган бу иман йорты үзен өр-яңадан ремонтлаганны көтеп җиткерә алырмы, шунысы гына билгесез...
Авыл дип, җан атып
Тәңкәдә якынын да, ерагын да, белгәнен һәм белмәгәнен дә күңелләренә сыйдыра алучы олы җанлы кешеләр яши. Бәләкәй генә бу авылның зиратына үз керәшеннәрен генә түгел, Түбән Үрәстән удмуртларны да алып килеп җирлиләр. Керәшен Көегеннән киткән кешеләрне дә алып кайтып күмәләр.
Сүзне зираттан башлады әле бу, димәгез. Үлгәннәрнең каберен бел, ди бит халык. Бу мәсьәләдә дә керәшеннәрне бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Кайчан гына барма, зиратларында – тәртип, чисталык, ә һәр каберләре караулы булыр. Элгәреләрдән үк сакланып килгән матур гадәт! Тәңкә халкы да, быел үз зиратларының киртәсен яңартырга тотынган. Сентябрь башындагы ялларда өмә ясап, торбалар кагып куйганнар. Металл штакетниклар да алганнар. Әмма ул 180 метрга гына җитәчәк, бу әле зиратның яртысын да киртәләп алырга җитми икән. Зиратта кирәк-яракны саклау өчен калайдан будка ясау ниятләре дә бар. Боларны көзгә кадәр бетерергә уйлыйлар. Бу эш өчен үзара салым акчасы тотылган. Түбән Үрәс авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ольга Петухова әйтүенчә, быел Тәңкәдән бер кешедән үзара салым акчасы 1600 сум алынган. Республика бюджетыннан бирелгән акча да өстәлгәч, ул 248 мең сумга тулган.
Узган ел үзара салым акчасына авылдагы урам юлының чокырлы урыннарын “ямаганнар”. Су башнясына артезиан суын кудыру өчен насосны да үткән елны алып куйганнар.
Тәңкәдә чишмәләр күп икән. “Мин килен булып килгән 1997 елда Изге чишмә киртәләп алынган иде. Авыру кешеләрнең шул чишмә янындагы киртәгә яулыклар бәйләп калдыруы биредә бер гадәткә кергән. Валерий Петров анда яңа багана алып төшеп куйды. Читтән кайткан авыл кешеләре хәзер дә яулык бәйләп китәләр”, – дип сөйләп торды Ольга Васильевна.
Килен эзлибез
Сөйләшә торгач, Ольга авылның бер серен дә ачты – Тәңкәнең иллегә якынлашып килүче бик тә акыллы, эчми-тартмый торган бер җегетенә хатын эзлиләр икән. Ул егет механизатор булып эшли. Төп йортта әнисе һәм туганнары белән яши икән.
Аның әнисе Валентина Федорова инде пенсиядә, әтисе Иван чын дөньяга күчкән. Сеңлесе, күрше авыл мәктәбендә укытучы Светлана белән аның вахта алымы белән читтә эшләп йөрүче ире Илнур да шул нигездә яшиләр. Икешәр сыер, үгезләр, бозаулар һәм сарыклар асрыйлар.
Тәңкә белән Түбән Үрәс арасы ике чакрым гына булгач, эшкә барып-кайтып йөрергә күнеккәннәр инде. Ольга шикелле җәйгелектә велосипедта эшкә йөрүчеләр дә юк түгел. Тәңкәдә иң беренче очраткан Зөлфия Осипова да үзенең Түбән Үрәстәге ындырда эшләвен әйтеп торды. Аларның көтү чираты булып, электрон көтүлектәге мал-туарны карарга барышы иде. Тәңкәдә 14ләп сыер, 20ләп сарык бар. Клуб та, магазин да булмагач, иртәнге алтыда малларны көтүгә куганда бер-берсен күреп сөйләшәләр, авылдагы яңалыкларны да шунда ишетәләр.
Балдан татлы туган тел
Тәңкәдәге бер капка төбендә утыручы түтине, аның янындагы кызларны күреп, сүз каттык. Шушы йортта яшәүче Рая түти Петухова һәм аның Казанда торучы оныклары Диана һәм Кристина булып чыкты алар. Казандагы 180нче мәктәптә 4нче класс балаларын укытучы Диана да, педагогика колледжының өченче курсында техник программист белгечлегенә укучы Кристина да җәйге ялда икән. Авыл мәктәбендә укучы балалар да русча гына сөйләшкән заманда бу кызларның авыз тутырып үзебезчә сөйләшүләрен ишетүе үк күңелле. Кызлар гына түгел, аларның удмурт милләтеннән булган әниләре Ольга да чын керәшеннәрчә сөйләшә. Биеме Рая: “Киленем Оля да, малаем Аркадий да бик татулар. Оля – бездән 50 чакрым ераклыктагы удмурт авылы Нырья кызы. Секретарь булып эшли, улым – тракторда. Бергә торабыз. Ике сыерыбыз, танабыз бар. Хәзер савып булмый инде, 81гә җитәм бит”, – дип үз гаиләләре белән таныштырып үтте.
Керәшен Көеге янгач
Рая түти Петухова үзе урман артындагы Керәшен Көеге (Мамадыш районы) дигән авылда туып-үскән. Аның бала чагындагы хатирләреннән берсе әтисе Иван Морозовның сугыштан кайтуы. Бәләкәй Рая капка төбендә утырганда, аларның өйләре турысына бер ат килеп туктый. Шинельле солдат, зур таякка таянып, ат арбасыннан төшә. Кызганыч, әтисе бик иртә, 1965 елны ук аларны мәңгегә калдырып китә. Керәшен Көеге халкының яртысы – керәшеннәр, яртысы урыслар була. Янгын чыгып, йортлар һәм мәктәп яна. Шуннан соң, халык күченә башлый: керәшеннәр Тәкәнешкә китә, руслар – рус ягына. Рая әле үзләренең Керәшен Көегендәге рус мәктәбендә җиде класс бетерергә өлгерә. Әтисе яклап туганнары аны Воткинскига алып китә. Конфет фабрикасында эшләгән җиреннән, мамасы Федосия авыргач, телеграмма белән кайтарталар. Әнисе аякка баскач, Рая Кукмарадагы тегү фабрикасына эшкә бара, акчасы аз булгач, кирпеч заводына күчә. 1962 елда аны Тәңкә авылыннан үзе бер дә белмәгән Николай Петухов урлап алып кайта. “Коля әйбәт булды. Алты бала таптым. Ирем комбайнда да, тракторда да эшләде. 2001 елда мәңгегә китеп барды. Балалар башлы-күзле булган иде. Биемем Евдокия иремнән соң дүрт кенә ел яшәде. Үз әниемне Чаллыдагы сеңелем Зоя алып киткән иде. Бер-бер артлы дөнья куйгач, икесе дә Тәңкә зиратында җирләнделәр”, – дип хатирәләрен яңартып алды Рая түти.
Төрле милләттән
Хәзерге вакытта Тәңкәдә 11 йорт булып, 43 кеше рәсми теркәлеп яши. Авыл төрле милләт кешеләрен, болындагы күп төрле матур чәчәкләр күк, үзенә сыендырган.
Җәйгелектә рус милләтеннән булган авылдашлары, Советлар Союзы Герое Петр Воробьевның улы Анатолий да үзенең мари милләтеннән булган хатыны Лида белән кайтып яши. Тәңкәнең татар, удмурт һәм мари киленнәре дә бар. Өч ел элек вафат булган Анатолий Владимировның хатыны Зинаида – мари кызы. Валерий Петровның хатыны Эльмира – татар милләтеннән. Үзенең туган авылы Түбән Үрәс мәктәбендә башлангыч классларга белем бирә. Петровларны интернациональ гаилә, дияргә була. Кызлары Лиана удмурт егетенә чыккан.
Тәңкәдә төрле милләт кешесе яшәсә дә, барысы да диярлек, авылның төп халкы булган керәшеннәрнең йолаларын һәм гадәтләрен дә белә, престол бәйрәме булган Качмануны да бергәләп уздыралар.
Тәңкәнең тарих битләре
20 яшендә авылдашы Александр Карпов белән гаилә корган Раяны өч бием каршы ала: иренең анасы Анна; аның биеме Варвара һәм Аннаның үз әнисе Елена. Шул бәләкәй өйдә дүрт балалары туа. “Олы кызым Антонина Үрәсбашның Валерий Гавриловка кияүгә чыкты, Сарапулда яшиләр. Торган җирләре рус арасы булса да, оныклар кунакка кайткач, минем белән татарча сөйләшәләр. Үзебезнең керәшен җыруларын да яратып тыңлыйлар. Яшьли күңелгә кергән олыгайгач искә төшә ул”, – дип сүз аралый гына әйтеп куйса да, Рая түтинең горурлануы йөзенә чыккан иде. Кече кызы Людмила Үрәсбашка, Мамайлар улы Валентинга киткән. Рая түти үзе төп йортта уртанчы малае Виктор белән тора.
Бу тирәдә чирмеш зираты булган. Ул урын ташландык булып торган да, аннан Тәңкә исемле бер карт килеп йорт салган. Шуннан башланып киткән дип сөйли иде бабайлар. Тәңкәдә, мин белгәне генә дә, 30лап өй беткәндер. Магазин, мәктәп, ындыр, амбар – барысы да бар иде. Дүрт классны авылда укыдык, бишенчегә Үрәсбашка мендек. Атлар, сыер, сарык һәм дуңгыз фермалары бар иде. Тәңкә аерым колхоз булып, без яшь вакытта – “Красная Звезда”, аннан “Интернационал” булды. Бай колхоз идек. Башта Үрәскә куштылар да, күпме техниканы алып киттеләр! Аннан – Үрәсбашка. Шулай итә-итә, безнең авыл таланды. Тора-тора фермаларны да бетерделәр. Авылыбызда Җаңа урам, Чиркәү урамы, Олы урам бар иде. Урманнан агып төшкән суны Тырлау елгасы дип йөрттек”, – дип Тәңкәнең узганнары турында сөйләүче Рая түти Карпованы тын да алмыйча тыңлыйбыз.
“Без үскәндә чиркәү ябык иде инде, – дип сүзен дәвам итте Рая түти Карпова. – Стеналарында – бик зур тәреләр, тәре куйган приставкалар бар иде. Алтарь урыны таштан булып, кызылга буялган. Иконаларны чиркәүле авылларга алып киттеләр. Чиркәүдә башта колхоз сепаратын тоттылар. Склад итеп, ашлык та салдылар. Аннары ашлама тутырдылар. Шулай итеп, чиркәү ташландык хәлгә калдырылды. Элек-электән, авылның үз престол бәйрәме Качману булды. Качмануга кунаклар чакыргач, авылның үз көен җырламый калмадылар. Хәзер шул көйне бер җирдә дә җырлаучы юк. Онытылды инде бу көй:
Кара урманнарның уртасында
Пар аккошлар булыр ла кагынган.
Очкылыклар тотса, тот исеңдә,
Мин булырмын сезне лә сагынган».
Тәңкәнең үз көе Рая түтиләрдән оныкларына күчеп, киләчәктә дә яңгырар әле. Ә менә авыл уртасында үзен искә төшерүләрен көтеп, моңаеп утырган чиркәүне генә нинди язмыш көтәдер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев