Табынында - кунак сые
Заманалар үзгәреп, күпчелек камыр ризыгын кибеттән сатып алырга мөмкин булса да, оста куллы кешеләр пешергән өй ризыгы тәменә җитәме соң?! 20 елга якын повар булып эшләүче һәм бәйрәм өстәлләре әзерләргә; бәлешләр, пироглар, каз-үрдәкләр пешерергә яратучы Венера Арсланова белән якыннан таныштырабыз.
Мавыгу — гомерлек һөнәргә
Тормышта кайсы белгечлек иң кирәклесе дисәң, аерып кына әйтеп булмый: табиб, укытучы, төзүче, саный китсәң, чиксез. Ә бит эчеңдә «ач бүреләр» уласа, ризыктан башка берни уйлап та, эшләп тә булмый. Менә шуннан повар һөнәренең ни дәрәҗәдә кирәкле икәне аңлашыла инде.
Венера Арсланова — Мамадыш районының Владимир авылыннан, ул бүгенге көндә Казанда яши. «Усали авылында 1992 елда 10 класс бетергәч, Арча кооператив сәүдә училищесында укыдым һәм сәүдә өлкәсендә эшли башладым. Югары белем дә кирәк дип, Казан авыл хуҗалыгы институтында икътисадчылыкка укыдым», — дип сүзен башлады әңгәмәдәшем.
Гадәттә, кыз бала кечкенәдән әнисе янында, аш-су бүлмәсендә бөтерелеп йөри, пешерергә өйрәнә, табын корырга булыша. Венера Арсланова да кечкенә вакытта әллә нинди ризыклар әзерләп, күршедәге әбиләрне сыйлый торган булган.
— Мин кафе-рестораннарда утырырга бик яратмыйм, шуңа да ризыклар пешереп дус кызларымны өйгә чакыра идем. Югары уку йортында укыганда, шулай бер кичне барысын да кунакка чакырдым. Араларында ресторанда эшләүче Илһамия исемле дус кызым да бар иде. Мин әзерләгән ризыкны ул кыз тәмле дип мактап ашагач, дәртләнеп, канатланып киттем. Шуннан соң, аның янына ресторанга барып, банкет өстәлләре әзерләргә булышып йөрдем. Минем үземә кызык иде, күңел тартты шунда. Шулай йөри торгач, бу эш ошый башлады, уку белән беррәттән, повар һөнәрен үзләштердем, бер ел махсус курс та үттем, — дип дәвам итте сүзен Венера түти. — Кулга икътисадчы дипломы алгач, нинди эшкә керим, кая барыйм дип уйланып йөргәндә, мәктәпкә повар булып эшкә урнашу җае чыкты.
Менә шулай, күңеле аш-суга тартканлыктан ныклап тотына ул әлеге эшкә. Мәктәптә, балалар бакчасында повар булып эшли. «Алга таба үсәргә кирәк» дип, Венера түти, популяр Резеда Хөсәенова ресторанына эшкә урнаша. Нәкъ менә шунда, повар хезмәте нечкәлекләренә өйрәнә: кайсы ризыкны әзерләргә ничә грамм һәм кайсы төр продукт кирәклеген хәтерендә тота. Анда 3 ел эшләгәндә банкет өстәлләре әзерләргә өйрәнә. «Банкет өстәлләре көйләү минем өчен яңалык булганлыктан, беренче вакытта бик авыр иде. Башка төрле меню, ризык, зур-зур өстәлләр», — дип тагын бер кат искә алды ул елларны.
Ярты ел чамасы «Сөембикә» журналында аш-су рубрикасын да алып барырга өлгерә. Куркып кына башласа да, эше яхшы нәтиҗәләр бирә.
Короновирус елларында Венера түти янәдән балалар бакчасына повар булып эшкә урнаша. Бүгенге көндә ул — анда шеф-повар. Моңа балаларны яратуы да сәбәп булгандыр.
Ярым фабрикатлар әзерли, банкетлар ясый
Хәзер заманасы шундый: «морозилка»ны ярым фабрикатлар белән тутырабыз да, вакыт кысан булганда, тиз генә алып пешерәбез. Рәхәт тә, җайлы да. Аларны әзерләүче осталар да елдан-ел арта.
Венера Арсланова да бу эшкә керешә. Декрет ялында утырганда күршеләргә, танышларга пилмәннәр ясый. Күп тә үтми, башка ризыкны да әзерли: манты, хинкали, котлет, голубцы һәм башкалар. Ә бүгенге көндә бер ит кибете өчен ярым фабрикатлар ясый. «Бөтен ризыкны үзем әзерләп җибәрәм. Алар үзләре мине эзләп табып элемтәгә чыктылар да, шулай бергә эшли башладык. Вакыт кына җитсен, эш бик күп», — диде ул бу турыда.
20 ел эчендә аның үз «клиент»лары шактый җыелган. Әле көн саен яңалары да элемтәгә чыгып тора: йорт токмачы, бәлешләр, гөбәдия сорап язучылар да бар икән. Бернинди реклама да кирәк түгел, таныш-белешләре гел аны гына тәкъдим итәләр.
Пешерү генә түгел, ризыкны матур итеп табынга чыгару өчен дә сәләт кирәк. Шуңа да, хәзер күпләр, мәҗлес җыя калса, табын коручыларга, ягъни бу эшнең үз остасына эндәшәләр. Ризык тамакка гына түгел, күзгә дә ятышлы булырга тиеш бит.
Юк кына бәйрәм өчен дә туй өстәлләре ясаучыларга сокланам. Алай гына да түгел, кунаклар көткәндә исең китәрлек матур өстәлләр белән каршы алучылар бар. Венера Арсланова да шундыйлар рәтендә. Ул әзерләгән өстәлләр — чын сәнгать әсәре. Пирог, бәлешләрнең өстен чәчәкләп, бизәкләп бетерә, матур итеп барысын да кисеп, мул табын әзерли дә куя. «Бик күп кешеләр белән эшләргә туры килде. Һәрвакыт канәгать калсыннар дип тырышам. Шөкер, бер дә тискәре сүз ишеткәнем булмады», — дип горурланып сөйләде Венера Арсланова.
Эшеңне яратулары да бәхет
Венера түтинең көне, еш кына, иртәнге 3тә башлана. Эшкә киткәнче барысын әзерләп, пешереп калдыра. «4ләрдә чыгып китәм. Аш-су бүлмәсенә барып керәм дә, Алланың биргәненнә шөкер дип, эшли башлыйм. Минем өчен иң мөһиме — чиста, уңайлы кием һәм матур музыка. Пешергәндә үзем дә җырлап җибәрәм», — дип елмая ул.
«Кухняга бер керсәм, чыга алмыйм», ди. Кисә, турый, ясый. Шул ризыклар арасында иң яратып пешергәне турында да сорадым. «Үзебезнең керәшен ризыгы — пирмәнкә», — дип җавап кайтарды. Гомумән, итле һәм камыр ризыгы пешерергә ярата. Ул үзенең хыялы белән дә уртаклашты: керәшен милли ризыгын туплап, китап итеп бастыру. Чыннан да, керәшен җырулары, шигырьләре тупланган китаплар шактый, ә алар янына «Керәшен халык ашлары» дигән китап та булса иде!
Авылда узган бәйрәмнәрдә авылдашларын да сыйлый. Тәмле итеп пешерү белән беррәттән, җырлый, бии.
«Ризык тәмле булсын дисәң, иң беренче чиратта, яратып, бар күңелеңне биреп пешерергә кирәк. Якты, чиста бүлмә, аш-су әзерләү өчен сыйфатлы кирәкярак булырга тиешлеген дә онытмагыз», — дип киңәшләрен бирде аш-су остасы Венера.
Повар — җиңел һөнәр, димәс идем. Көне буе кызу плитә, пич янында басып тора. Әмма җаныңа якын яраткан эшең авырлыкларны сиздерми.
Кешеләрнең эшеңне югары бәяләп, көн дә рәхмәт һәм соклану сүзләрен ишетү, чыннан да, зур бәхет. Димәк, син тормышта дөрес юлдан атлыйсың. Башкаларга да, Венера түти кебек, канатландырып торучы үз эшләрен табырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев