Светлана Чурина: «Кайсы техникага кеше юк, шунда улыбызның үзенә утырырга туры килә»
Җәйнең көзләргә кереп барган матур бер чагы. Яңгыр явамы, кояш балкыймы – шәһәр кешесе өчен барыбер. Ә авыл эшчәннәре бу көннәрдә, өлгергән ашлыкны җыеп алырлык коры көннәр өмет итеп яшәде.
Чистай районының Югары Кондрата авылыннан Светлана Чурина да июльнең 22сеннән башлап яңгырның юньләп туктап тормавыннан, комбайнның кырга керә алмавыннан зарланып торды. Ярый әле, яңгырларга кадәр орлыклык ашлыкны суктырып калырга өлгергәннәр. Көзге бодайдан уңыш гектарына 35 центнерлап чыга.
Петр Чурин җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгының хәзерге вакытта 840 гектар чәчүлек җире бар. Шуның 639 гектары арендага алынган җирләр, калганы – үзләренеке.
Быел махсус савым заллары да булган зур терлек торагы сала башлаганлыктан, җирләренә карабодай һәм рапс чәчмәгәннәр. Аның каравы, 100 гектар мәйданда игелгән кукуруз терлек азыгы булган силоска китәчәк. 405 гектарда – арпа, 250 гектарда – көзге бодай, 50 гектарда – горчица, 35 гектарда люцерна үстергәннәр.
Крестьян-фермер хуҗалыгын уллары Петр Чурин оештырса да, эшне бар гаилә белән бергә алып баралар. Петрның үзенең дә, әтисе Иванның да терлек торагы төзелеше мәшәкате белән йөргән чаклары иде, шуңа күрә Светлана Алексеевнаның алтындай вакытын алырга туры килде. Болай язуыма гаҗәпсенмәгез, ул көн саен утыз кешегә ашарга әзерли. Комбайнчылары да, терлек караучылар да – читтән килеп эшләүче үзбәкләр. Эшләре өчен тиешенчә хезмәт хакы алалар. Ә ашау – бушка, яшәү – бушка, ягъни барысы да Чуриннар исәбеннән. Торыр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Элегрәк алар фермасында эшләгән танышым Нинаның “хөрмәт белән карагач, яхшы түләгәч, 66 яшемдә дә Чуриннар фермасында сыер савып йөрдем” дип әйткәне бар. Гади эш кешесенең кадере бетеп барган бу заманда фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләренә олы бәя бу!
– Узган ел “Акрос” комбайны да алдык. Комбайнда, күбрәк, улыбыз Петр үзе суктыра. Кулы бар эшкә дә ята, әле яңа гына К-700 тракторын куып кайтты. Төягечтә дә эшли, кайсы техникага кеше юк, аның үзенә утырырга туры килә. Бер караганда – комбайнда, икенче караганда инде пресслау җайланмасы белән печән яки салам җыя, ашлык чистарту машиналарын көйләүче слесарь да, электрик та ул безнең. Безнекеләр туңга сөреп тормыйлар, турыдан-туры, “Дон” чәчкече белән орлыкны җиргә чәчәләр. Әле башта зарарлы бөҗәкләргә каршы химикатлар белән эшкәртәләр. Кешеләрдән арендага алган пай җирләренә бөртек бирәбез. Авылдагыларның күбесе узган ел бездән силос, сенаж алып, терлекләрен кыш чыгардылар. Тирә-як авыллардан да килеп алучылар күп булды, – дип сөйләде Светлана Чурина. – Быел 100 төргәк бодай саламы әзерләдек. Ул бозау астына да кирәк. Әле беренче катка печән чабып алынды, ә икенчесен чаба алмыйлар – яңгыр ява да ява. Барлыгы 360 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз, савым сыерлар – 164 баш. Бер сыердан көнлек савым – 36 килограмм. Сыерлар өчен салына торган өч ферманың икесендә төзелеш башланды. Яшь бозауларның да тораклары яхшы. Пенсиягә чыкканчы Чистай районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булган ирем Иван Петрович ветврач та, агроном да, совхоз директоры да булып эшләгән иде. Шуңа бозауларга моноризыкны да, катнаш азыкны да, тиешле нормалар буенча, ул үзе ясап ашата. Катнаш азыкны грануллы итеп әзерли. Моноризыкны – әзрәк печән, салам, сенаж фураж һәм өстәмә “добавка” кушып ясый. Чистай сөт заводы директоры булып эшләүче олы улыбыз Сергей да, ветеринар эше белән дә, башкача да ярдәм итә.
Заманында 32 ел колхоз бухгалтеры, соңыннан,10 еллап авыл советы секретаре булып эшләгән Светлана Алексеевна үзләренең Югары Кондрата авылында терлекчелектә дә, игенчелектә эшләрлек кешеләр булмавына борчылу белдерде. Авылда, башлыча, пенсия яшендәгеләр. Берничә яшьрәк кеше булса да, алар үз хуҗалыкларында терлек асрау белән шөгыльләнә. Шунлыктан, читтән килгәннәрне эшләтергә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев