Светлана Чернова Яңа ел белән бәйле истәлеге турында сөйләде: нәниләргә Чыршы бәйрәме оештырган
Светлана Чернова Зәй районының Сәвәләй авылында яши.
Яңа ел – ул бәйрәм генә түгел, ә могҗиза көтү, узып барган елга йомгак ясау, киләчәккә планнар төзү. Бәйрәм алдыннан, күп кеше элек Яңа ел каршылаганда булган берәр кызыклы яки маҗаралы хәлне искә төшерә. Карендәшләребез арасыннан да үткән еллардагы Яңа ел бәйрәменә бәйле истәлекләре белән уртаклашучылар шактый. Шундыйларның берсе Светлана Чернова үзе белән булган хәлләрне искә төшереп сөйләде:
Нәниләргә бүләк – Чыршы бәйрәме
1992 елга кадәр безнең авылда балалар бакчасы бар иде. Мин тәрбияче булып эшләдем. Бакчага 100 бала йөри, өч төркемнең һәркайсында – 30дан артык бала. Бәйрәмнәрне күңелле үткәрдек, ә Яңа елны каршы алу аеруча кызыклы уза иде. 1995 елны бакча бетерелде. Сабыйлар – өйдә калды, бәйрәмнәр дә үткәрелмәде. 2003 елда мәктәпкә китапханәче булып күчтем. Мондагы бәйрәмнәр бары тик укучылар өчен генә үткәрелә. Ә өйдә торучы сабыйларны мәктәпкә кертү тыела иде.
2004 елны Яңа ел җитәр алдыннан көне буе уйлап, планнар корып йөрим. Клубка барып: “Ярты гына сәгатькә залны, чыршысы белән, миңа бирегезче, балаларны җыеп бәйрәм иттеримче”, дим. “Син нәрсә?! Безнең клуб салкын ич”, – диделәр.
Аннан ул вакытта мәктәп директоры булган Светлана Московадан барып сорадым. “Акча юк бит”, – дип аптырап калды ул. “Минем 300 сум акчам бар, балаларга бүләккә җитә ул”, – дидем дә, мандариннар, тәм-том алырга йөгердем.
Авыл урамының халык күрә торган бар урынына да афишалар элеп чыктым. Ә үзем тиз генә клубка кереп, Кыш бабай белән Кар кызы киемнәрен алдым. Тик, гел без дигәнчә булмый шул, ул көнне күз ачкысыз көчле буран чыкты, суыгы үзәкләргә үтәрлек булды. Хәзер инде килә алмаслар дип, балалар өчен борчыла башладым.
Тәрәзәдән бер каравымда, бер хатынның чана тартып килгәнен күрдем. Кара буран дип тормаган, ике баласын чанага утыртып, Яңа ел бәйрәменә алып килгән. Аларны шатлана-шатлана каршы алдым. Чишендерергә дә өлгермәдек, мамык шәлләргә төренеп тагын ике баланы китерделәр. Килгәне берсе белән биеп җылынабыз, уйныйбыз. Бу дүрт бала янына әтиләре, әбиләре белән килүчеләре дә өстәлде, зал тулды. Ышанасызмы? 48 бала җыелды!
Үзем – Кыш бабай, туганнан туган сеңелем – Кар кызы. Тәрбияче булган кеше лә мин, уен-көлке, җыр-моңга аптырап тормадык.
Әле дә хәтеремнән чыкмый, балалар өчен иң кызыклысы аркан тартышу булды. Балалар бауның бер башыннан тоткан, Кыш бабай – икенче башыннан. Кыш бабайны зал буенча тартып йөриләр, үзләре көлә. Кечкенә балалар арыганчы уйнадылар да, кайберләре кырыйга, идәндәге паласка ятып йоклап та киттеләр.
Менә шулай, беркем кушмаган килеш, бакча балаларына җиде ел рәттән, Чыршы бәйрәме бүләк иттем. Баштагы ике елда Яңа ел бүләкләрен үз акчама алсам, калганнарында инде әти-әниләр үзләре алды. Ә шулай да, ул бәйрәмнәрнең нәниләр өчен дә, үзем өчен иң маҗаралысы, иң кызыклысы 2004 ел азагында үткәрелгәне булгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев