Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Борисова: Киләчәгебез укытучыларга бәйле

Яхшы укытучы булу өчен нәрсә кирәк? Әйе, ныклы белем, укучыларга бертигез мөнәсәбәт һәм сабырлык. Әмма болар гына җитәме икән? Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге методисты, карендәшебез Светлана БОРИСОВАга (фотода) шул сорау белән мөрәҗәгать иттем.

Светлана Борисова мәктәптә укытучы булып 10 ел эшләгән. Шуның ике елын — Теләче районының Тәмте авылы мәктәбендә, ә аннан соң Казанның Яңа Савин районындагы 143нче мәктәптә рус төркемендәге балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан. Инде 19 ел ул — Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә методист. Мәктәптә балалар укыткан булса, хәзер ул — укытучылар остазы, аларга булыша, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Гаиләдән башланган 

Светлана Алексеевна тик торучылардан түгел, ул һәрвакыт хәрәкәттә. Аның бер түгел, өч дипломы бар, өчесен дә фән укытучысы буларак алган. Беренче дипломы буенча ул — хезмәт укытучысы, ә икенче дипломын биология укытучысы буларак алган, өченчесе аның татар теле һәм әдәбият укытучысы белгечлегенә ия икәнен күрсәтә. Мәктәптә укыткан елларындагы шикелле үк, ул хәзер дә төрле ярышларда катнаша. Заманында «Иң яхшы татар теле укытучысы» конкурсында лауреат исемен алган ул. 2015 елдан бирле республика күләмендә үтә торган «Иң яхшы методист» конкурсында укытучылар өчен «Академия успеха» дигән проект белән катнаша. Алдагы елларда «Учитель-мастер», «Шаг в будущее», «Школа молодого педагога» һ.б. проектлары яхшы бәяләнгән. Бу эшләр зур түземлелек һәм күп вакыт таләп итә, әмма укытучылар династиясеннән булган Светлана Борисова кыенлыклардан куркып калучылардан түгел. 

«Әни ягыннан туганнарым укытучы булып эшләделәр. Әнинең олы дәдәсе, сугыш ветераны Иван Степанович, күп еллар Олы Саурыш һәм Олы Мишә авылларында мәктәп директоры да булды, тарих укытты һәм, бер үк вакытта, партия оешмасы секретаре да иде. Аның хатыны Екатерина Ивановна гомере буе башлангыч мәктәптә балаларга белем бирде. Әнинең тутасы Анна Степановна география һәм биология фәннәрен укытты, аның ире Андрей Иванович физика һәм математика укытучысы иде, ул мәктәп директоры да булып эшләде. Бик тәҗрибәле, хөрмәткә лаеклы укытучылар иде. Аларга карап соклана идем», — дип сөйләде Светлана Борисова. Субаш мәктәбендә белем алганда, туганнары Анна Степанова белән Андрей Иванович аның укытучылары булган. 

Укытучы — халык арасында олы хөрмәткә ия шәхес, ә Светлана Борисованың укытучы туганнары тормышта һөнәр сайлауда этәргеч булганнар. Аның сеңелесе дә укытучы булырга карар кылган. Ул да Казан шәһәренең автотранспорт техникумында 20 елга якын укытучы булып эшли, ә кызы чит телләр факультетын бетергән.

Уку белән генә түгел

Югары белем алу гына әле укытучы булуны аңлатмый. Аның өчен балаларны яратырга, һәрберсенә шәхес итеп карарга, белемеңне һәрвакыт тулыландырып торырга да кирәк. Балаларга дөрес тәрбия бирү дә мөһим. Укучы укытучының үзенә мөнәсәбәтен бик тиз сизә, аңлый. 

Мәктәптә укыткан елларында Светлана Борисова шактый күп шәхесләр тәрбияләгән. Еллар үткәч, элекке укучыларыннан рәхмәт сүзләре ишетүне ул үз хезмәте өчен иң югары бәя дип исәпли. Дөрес, мәктәптә озак тоткарланмыйча, төрле сәбәпләр аркасында бу эштән киткән укытучылар да бар. Димәк, бу һөнәр аларныкы түгел, моны вакытында аңлап алу хәерле. Гомер буе яратмаган эшне башкарудан да авыррак нәрсә юктыр ул. Ә Светлана — үз һөнәренең фанаты. 

Хәзер инде мәктәптә эшләмәсә дә, аннан китмәгән дә кебек, чөнки ул, методист буларак, бик күп вакытын Казанның Яңа Савин районына кергән мәктәпләрдә уздыра. Аны һәрвакыт көтеп алалар, чөнки ул — остазларның остазы. «Яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, укытучыларга — дәресне проектлаштыруда, ачык дәрескә әзерләнүдә, дәрескә анализ ясауда, класстан тыш эшчәнлекне оештыруда, төрле конкурска материаллар әзерләүдә ярдәм итәбез», — ди карендәшебез.

Остазларның остазы

Светлана Алексеевна бүгенге көндә технология, физкультура, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, музыка, сынлы сәнгать укытучылары белән эшли. Аның хезмәте шул фәннәрне укытучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү мәсьәләләрендә педагогларга методик ярдәм, яшь укытучылар белән эшләү, алар өчен төрле конкурслар, семинарлар, мастер-класслар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, педагогик уеннар оештыру, укытучыларның һөнәри осталыкларын арттыру, аларга яңадан-яңа үрләр яуларга ярдәм итү — болар барысы да методистлар җилкәсендә. Болардан тыш, Светлана Борисова күп кенә конференцияләрдә, бәйгеләрдә чыгышлар да ясый, эксперт һәм жюри члены буларак та катнаша. Укытучыларның да үз остазлары булырга тиеш, Светлана Алексеевна — шундый остазларның берсе. 

«Үземнең дә остазым бар. Ул — зур тәҗрибәгә, ныклы белемгә ия булган мәгариф идарәсе методисты, Россия мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы Ирада Галиева. Күп еллар бергә эшлибез, көннең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәм дә, һәрвакыт үз сүзен, киңәшен әйтә. Чын остаз шундый буладыр ул», — ди Светлана Алексеевна.

Укытучының дәрәҗәсе бармы? 

Кызганыч, укытучының хәзерге тормыш дәрәҗәсе, белем бирү һәм шәхес тәрбияләүгә карата җәмгыятьтәге мөнәсәбәт шәптән түгел. Шуңа күрә укытучының тормыштагы роле сизелерлек кими, укытучы һөнәренең дәрәҗәсе төшә... 

«Укытучылык — дәрәҗәсез һөнәр дип әйтү бик үк дөрес түгелдер ул, минемчә. Әйе, аның авырлыклары күп һәм ул барлык һөнәрләр арасында да иң җаваплысы, чөнки укытучы шәхес тәрбияли. Аның хезмәт нәтиҗәсе көне-сәгате белән күренми, ул укытып чыгарган балалар билгеле бер һөнәр алып, тормышта үз урыннарын тапканчы шактый вакыт үтә. Җәмгятьнең киләчәге укытучыларга, алар белем биргән шул укучыларга бәйле. Берничә очракка карап кына, барысын да бер калыпка салырга ярамый. Нәрсә генә әйтсәләр дә, укытучы — заман белән бергә атлаучы, һәрвакыт эзләнүдә булучы, яңалыкка омтылучы һөнәр иясе. Эшемне яратканга күрә, укытучылыкны көннәр буе мактый алам», — дип сөйләде Светлана Борисова.

Чыннан да, элек-электән укытучы һөнәре дәрәҗәле, зур хөрмәткә ия булган. Ата-аналар да, балалар да педагогка ихтирам белән караганнар.

Укытучының дәрәҗәсен күтәрү өчен, дәүләт тарафыннан да бик зур эшләр эшләнә. Владимир Путин Указы нигезендә, 2023 ел Россиядә «Укытучылар һәм остазлар елы» дип игълан ителде. Светлана Алексеевна уйлавынча, бу — укытучының дәрәҗәсен арттыру һәм әлеге һөнәргә яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота. 

«Уңай яклары бик күп бу һөнәрнең. Укытучыларның эш хакы — уку планнары, уку-укыту программалары буенча сәгатьләр санын исәпкә алып билгеләнә. Яшь укытучыларга да күп кенә мөмкинлекләр тудырыла, акчалата бүләкләр отуга юнәлтелгән төрле ярышлар оештырыла. Бөтенроссия, республика конкурсларында җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелә, социаль ипотека буенча кватир алырга да була. Шулай ук, мәктәпләрдә класс җитәкчелеге өчен дә, төрле түгәрәкләр алып барганда да укытучыларга өстәмә түләү каралган», — дип сөйләп китте методист. 

Педагог остаз булмаска мөмкин 

Светлана Борисова әйтүенчә, яшь укытучылар алар заманга яраклашкан, яңа технологияләрне дә яхшы беләләр. Компьютерда эшләү, цифрлаштыру аларга бик җиңел бирелә. Әйе, олы яшьтәге укытучылар зур тәҗрибәгә ия, әмма бүгенге көндә бөтен нәрсә — компьютерда, шунлыктан бу техника белән эшли белү мөһим. Яшьләр хәзер тәвәккәл, хезмәт баскычы буйлап югары күтәрелү турында да уйлыйлар. Мәсәлән, олырак укытучыларга эш бирүгә, алар шунда ук аны үтәргә керешәләр; ә яшьләр «моны эшләсәк, түләве ничек була» дип сорыйлар, шуннан соң гына эшли башлыйлар. XXI гасыр күзлегеннән карасак, бәлки, бу дөрестер дә. 

«Һәр елны „Ел укытучысы“ конкурсын төрле номнацияләрдә үткәрәбез. Берничә ел рәттән, „Педагогический дебют“ номинациясендә катнашучы яшь укытучылар белән эшләргә туры килде. Конкурсның шәһәр, зона һәм республика этабында укытучыларга методик яктан да, оештыру ягыннан да ярдәм итәбез. Бу номинациядә стажы 3 елга кадәр булган укытучылар катнаша. Ул яшь укытучылар, күзгә күренеп, һөнәри яктан үсәләр. Күбесе мәктәптә завуч булып эшли. Быел бик актив яшь укытучыны мәктәп директоры итеп билгеләделәр, ул уңышлы гына эшли. „Остазлар һәм укытучылар елы“ уңаеннан, технология укытучылары арасында шәһәркүләм „XXI гасыр педагогы“ дигән уен да үткәрдек», — дип яшь белгечләр белән эшләүдәге уңышлары белән дә уртаклашты Светлана Борисова. 

Хәзер мөмкинлекләр бик күп, югары уку йортларында дәүләт хисабына яки, юллама нигезендә, билгеле бер оешма хисабына укырга мөмкин. Соңгы елларда яшь укытучылар мәктәпкә килә, аларны мәктәптә калдыру өчен төрле программалар бар. Киләчәгебез — балалар кулында. Шушы балаларны тиешенчә укыту өчен әйбәт кадрлар булдыру бик мөһим эш. Бу юнәлештә республикабызның мәгарифне үстерү институты зур эш алып бара. 

Педагог әле үзе шикелле башка белгечләр өчен остаз булмаска да мөмкин. Шул ук вакытта, ул укучыларга бик яхшы укытучы була ала, бу бер дә начар түгел. Һәр кешенең үз урыны булырга тиеш, ә шул урынны табуда остазлар булыша. 

Агач — җимеше белән, кеше — эше белән

Югары һөнәри осталыгы, иҗади эзләнүе, оештыру сәләте һәм гаделлеге Светлана Алексеевнага укытучылар арасында да, хезмәттәшләре янында да хөрмәт яулау мөмкинлеге биргән. 

Инде өч ел рәттән, Григорий Родионов исемендәге «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни әхлакый кыйммәтләре» дигән төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясен оештыруда да зур хезмәт куя карендәшебез. Светлана Алексеевна шәһәр һәм республика проектларын гамәлгә ашыруда да даими рәвештә катнаша, семинарларда, педагогларның шәһәр методик берләшмәләрендә заманча белем бирүнең актуаль мәсьәләләре буенча чыгыш ясый. Аның кайбер мәкаләләре «KAZANOBR. RU» электрон фәнни-методик журналында басылып чыга. Үсеп килүче буынга белем бирүгә һәм тәрбияләүгә керткән зур хезмәте өчен, Светлана Борисова Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән дә бүләкләнгән. 

Әнә шундый күп вакытны ала торган вазифаларда эшләвенә карамастан, Светлана Борисова керәшеннәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша. 2019 елда ул Казан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе итеп сайланды. 

Чын укытучы, Светлана Борисова кебек, һәрнәрсәгә өлгерергә һәм, нәкъ аның шикелле, заманадан бер-ике адым алдарак бару сәләтенә дә ия булырга тиештер... 

Алинә ГАЛИМҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев