Сугыш салган яралар
Мәгариф ветераны, чын дөньяга күчкән Анна Бутяева истәлекләреннән
“Җармадин тыкрыгыннан Балхаш кушаматлы этне бәләкәй чәнәшкәгә җигеп, үзе шуңа утырып, боз өстеннән Атау күперенә кадәр килә дә, аннан борылып өегезгә кайтып китә иде”, – дип сөйли Кәтернә түти Ибакай дәдәм турында. Ул Матвей бабамның алтынчы баласы булган. Кул эшләренә оста Матвей бабам балаларына шундый матур чаналар ясаган. Улларын да эшкә өйрәтеп, тормышка хәзерләгән.
Балаларын үстергәндә бабама күп кыенлыклар күрергә туры килгән – гражданнар сугышы, колхозлашу еллары, фин сугышы... Шулай да Матвей бабам гаилә ныклыгын саклаган. Гаиләсендә кеше күп булганлыктан, өч мәртәбә өй җиткергән. Гражданнар сугышы вакытында, аклар укытучыларны эзәрлекләп (комсомол булганнары өчен), мәктәпләрне япканнар, укулар тукталган. Мәктәпне җимергәннәр. Дөньялар бераз тынычлангач, Матвей бабам, ике өенең берсен мәктәп итеп биргән. Шулай итеп, укулар яңадан башланып киткән.
Кече малае Иван – Ибакай 7 класс бетергәч, Калинин авылында укытучы булып эшли башлый. Ул хезмәтен яратып башкара. Авылда бер төркем яшьләр клуб оештыралар. Авылга җан керә. Яшьләр һәр эшкә дәрт белән тотыналар. Барысын да оештыручы – минем дәдәм, комсомол Иван (Ибакай) була.
Тормышның рәтләнеп китүенә сөенеп, авыл яшьләре уеннарда җырлап-биеп, Питрау бәйрәмнәрендә гөр килеп яши башлаганнар. Ул заманда Питрау бәйрәме Иваннар турында оештырылган, ул таңга кадәр барган. Кунак кызларын өчәр көн, хөрмәтләп, кул чабып биеткәннәр. Питрау бәйрәме инде соңгы җәйге бәйрәм дип йөртелгән. Аннан кыр эшенә тотынганнар. Кошлар сайравыннан тынып калган урманда печән чапкан чалгы тавышы гына яңгыраган...
Әмма 1941 елның җәендә Мәләкәс авылы халкы Питрауны көтеп җиткерә алмый. Басу-кырларда өлгерә башлаган игеннәрне хуҗасыз калдырып, өлкәннәрнең уйлау сәләтен алып, сугыш башланып киткән.
Укытучы Иван да, үзенең дәдәләре Николай һәм Гурий (анысы – минем әтием) артыннан ук, сугышка китә. Миңа аларның берсен дә күрү насыйп булмады. Бары тик әбием Анисиянең генә, әледән-әле, без сабыйлар җаны да тетрәнерлек итеп:
Күк күлмәгем суга төште,
Күге чыкмас борын алсана.
Ямьле Мәләкәс буенда йөрергә,
Алла, рәхимеңне салсана.
Бодайлар да чәчтем, уңмады,
Урта буразнасы тулмады.
Мин бәбекәйләрне үстердем,
Хезмәтләрен күреп булмады, – дип җырлап җибәргәне мәңгегә хәтергә уелып калды.
Җырлаганнан соң, озак кына тып-тын басып торыр, бите буйлап күз яше агып төшәр иде. Ник елаганын сорасам, “үскәч аңларсың, кызым”, дип җавап бирер иде.
Үзем дә әбием яшенә җиттем инде. Аңлыйм, бик аңлыйм бу югалтуларны, көтүләрне. Сугыш салган яраларны җөйләргә бертөрле дә дарулар юк.
Иван дәдәм, яшь булуына карамастан, укучыларны яратты. Сугышка киткәндә анасы Анисиягә: “Әни, бу китапларны сакла”, – дип, аларны төреп, кабык әрҗәгә салып куярга кушкан. Сугыш озак бармас, кайтырмын, тагын балалар укытырмын дип, зур өметләр белән илне сакларга киткән ул. Иван Матвеевич Шабалинның сугыштан язган хатларын, ул китапларын Түбән Кама шәһренең үзем укыткан 2нче мәктәп музеена тапшырган идем...
Әбием Анисия күп еллар өметләнеп көтте. Әмма сугышка киткән өч баласының берсе дә әйләнеп кайтмады. Укытучы Иван дәдәм Волгоградтагы туганнар каберлегенә күмелгән. Өч туган – Гурий, Николай һәм Иванның исемнәре Чаллыдагы Ана һәйкәленә уеп язылган...
Әбием Анисия: “Берсе генә кайтса да, йөрәкнең кан саркуы басылыр иде”, – дип җылый торган иде. “Без генә түгел, ил белән, ил белән”, – дип аны юатучы Матвей бабам – минем өчен сабырлык үрнәге. Кайтмый калган улларының өлеше итеп, Олы көндә тәре алдына манылган өч күкәй куяр иде (әгәр янгын чыкса, аларны утка каршы атсаң, янгын сүнә дигән йола-ышану да бар керәшендә).
Заманалар чуалып китсә дә, тыныч, имин илдә яшибез. Әмма ул дәһшәтле чорны беркайчан да онытмабыз. Сугышта һәлак булган якыннарыбызның истәлеге үзебезнең дә, без сөйләгәннәр һәм язганнар аша күчеп, оныкларыбызның да хәтереннән җуелмас. Минем үземнең Чаллыда яшәүче оныгым Артем, мәктәптә укыганда, елның-елында, Җиңү бәйрәмнәрендә, дәдәмнәрнең исемнәре язылган һәйкәл янында почетлы каравылда торды. Ул оныгым җырак бабайлары, дәдәйләренә лаеклы алмаш булып үсте – Курскида солдат хезмәте үтеп кайтты.
Мин үзем, Иван дәдәм хезмәтен дәвам итеп, гомерем буе мәктәптә балалар укыттым. Дәресләрдә илебезнең җиңүенә багышланган әсәрләрдән өзекләр укыганда, күңелем тулып, күз яшьләрем тамганда туктап тора идем. Укучыларыма: “Сәбәбен үскәч аңларсыз, солдат булырсыз. Мин сезнең белән горурланырмын”, – дип, дәдәмнең сугыштан язган хатларын укып, аларда патриотлык, Ватаныбызны ярату хисләре тәрбияләргә омтыла идем.
Сугыш сөреме сеңгән әлеге хатлар миндә ничәмә-ничә дистә еллар саклана. Җир йөзенең әле бер почмагында, әле икенчесендә сугыш уты кабынып торган бу заманда, ул хатларның кыйммәте һәм тынычлыкның кадере артканнан-арта бара...
Анна Бутяева сулда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев