Сугыш чоры балаларына тиешле игътибар булырмы?
Сугыш чоры авырлыкларын кичергән сугыш чоры балалары – Минзәлә районының Түбән Юшады авылыннан Александра һәм Алексей Арзамасовлар.
Бүгенге көндә республикабызда сугыш һәм тыл ветераннары бармак белән санарлык кына калды. Сугыш чоры балаларының да күбесе бу дөньяда юк инде. Сугыш чоры михнәтләрен үз күзләре белән күреп, олы тормыш юлы үткән карендәшләребез турында сезгә дә сөйләргә булдык.
Балачактан бергә
Сугыш чоры балалары Алексей Арзамасов – 1936 елда, ә Александра Александровна 1937 елда Минзәлә районының Түбән Юшады авылында дөньяга килгәннәр. Икесе бергә 4 класска кадәр мәктәптә укыганнар, балачаклары бергә үткән. Шуннан соң, Алексей Петрович күрше Кадрәк авылында 7 класс тәмамлаган, шулай да аларның юллары аерылмаган, Сәмаркандта армия хезмәтендә булып кайтканнан соң, 1958 елның июль аенда, Ибану бәйрәмендә тормыш корып җибәргәннәр. Быел аларның бергә яшәүләренә 65 ел булачак.
Әтисе кайткач
Сугыш башланганда кечкенә Алексейга нибары биш яшь булган. Нәни бала булуына карамастан, ул бу үзәк өзгеч авыр мизгелләрне бүгенгедәй хәтерли әле.
“Мин гаиләдә икенче бала. Әтине озатканны бик әйбәт хәтерлим, басу капкасына кадәр ул мине күтәреп барды. Әтиебез Питер башта армиядә хезмәт иткән, аннан фин, Бөек Ватан сугышларында катнашкан. 1945 елның көзендә әтинең сугыштан кайтканы, аны каршы алу минутлары күңелләргә уелып калган. Башта кайта дигән хәбәре килде. Әни тегермәнгә киткән иде, аңа әйтергә дип, без балалар, яланаяк басуга тикле чабып бардык, кырау төшкән иде инде, ул вакытта суыкны да тоймаганбыз шул. Хәбәрне җиткезгәч, әни ышанмады.
Әти кайтты, тик без – балалар баштарак әтидән оялып, читләшеп тордык. Чөнки аның йөз-кыяфәте онытылган. Юкса, үзебез бер көн телдән төшерми әтине көттек, аны сагындык. Әкренләп ияләштек, әтиле тормышның рәхәтлеген аңладык”, – диде Алексей дәдәй.
Соңрак, Алексей Петрович сугышның авырлыгын балалар да нык тоюын, кечкенә булсалар да бакча казышканнарын, терлек азыгы ташуларын, ачлык галәмәтләре дә кагылмый үтмәвен, әрәмәгә кузгалакка йөрүләрен сөйләде. Кузгалактан, тагын төрле үләннәрдән аш пешереп ашауларын да искә төшереп узды. “Ярый әле сыер булды, аны асрый алдык. Сугыш бетеп, әти кайткач, 1947 еллар тагын да авыррак булды. Уңышы начар булдымы соң, ашарга бәрәңге җитмәде. Әти-әни алабута җыеп кайта, шуны ашадык”, – дип дәвам итте сүзен Алексей Петрович.
Мәктәптә укыган чагында ук аңа колхозда комбайнда весовщик булып эшләргә туры килгән.
“Мәктәпне бетергәч тә, әти белән тракторда йөрдем. Аннары Чаллыга укырга җибәрделәр. Кайткач, башта – тимер тәгәрмәчле, тора-бара төрле тракторларда эшләдем. 1968 елга кадәр эшләп, инде гаиләле булгач, бригадир итеп куйдылар, ике елдан управляющийга алдылар, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куйдым. Берничә тапкыр ВДНХның мактау грамоталары белән бүләкләндем, район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары да бар. Сугыштан кайткан әтинең дә ордены бар иде, аны тыныч тормыштагы хезмәте өчен тиешенчә хөрмәтләделәр. Илленче елларда тормышлар рәтләнде, тынычлыкта иркенләп яши башладык, – дип сөйләде Алексей дәдәй. – Шунысы күңелне тырный – сугыш чоры балаларына игътибар җитеп бетми. Хәзер бит инде сугыш чоры авырлыкларын тылда олылар белән бергә кичергән безнең кебекләр сирәгәеп бара. Ә сугышның ачысын без – шул чорның ач-ялангач балалары татымадык түгел, җитәрлек татыдык”.
Бүрегә очраганнар
Ул сугыш елларында әнисенең “Ударник” колхозында иң алдынгы печән чабучылардан булуын, уңган-булган хатын икәнлеген дә искә алып үтте. Ә кышын фермада эшләгән, сарыклар караган. Аның әнисенә бер җәйдә утыз зур сарыкны сайлап алып, шуларны саварга кушалар. Сарык сөтен, брынза сыры ясау өчен, Николаевкага озата торган булганнар. Ә ферма сарыкларын кечкенә Алексей белән аның тутасы Зина, икәүләшеп көткәннәр. Шул вакытта үзләре белән булган бер вакыйганы да сөйләде:
“Сарыкларны көткәндә бүрегә очрадык. Мин йөгереп авылга кайтып җиттем, ә түти егылып артта калды. “Түтине бүре ашады”дип такмаклап елаганым бүгенгедәй исемдә. Бераздан түти дә кайтып җитте. Сарыкларны саныйбыз, өчесе чыкмый. Аларны бүре буып аткан иде. Сарыклар бәясен безгә түләргә ясадылар. Бәхеткә, ул сарыклар үлеп җитмәгән иде. Авыл кешеләре үзләренә алдылар да, кайсы – бәрәңге, кайсы акча биреп, безне түләүдән коткарып калдылар”.
Боларны ишеткәч, ачлы-туклы елларда авыл халкының бердәм дә, кешелекле дә булганына инандым. Ә хәзер без шундыймы икән?..
“Кара кәгазе” генә килгән
Алексей дәдәйнең хатыны – бүгенге көндә дә ныклы таянычы Александра Александровнаның да әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әмма ул сугышның беренче көннәрендә үк һөҗүм вакытында һәлак булып, Тверь өлкәсенең Осташкино шәһәрендә күмелә. Авылга иң беренче “кара кәгазь” Александраларга килә. Аларның уллары Артем бабасы Александрның каберен эзләп табып, күреп кайта. Александра түти шул хакта горурлык белән әйтеп, үзенең әтисе белән бәйле истәлекләрен күңелендә яңартты:
“Әти сугышка киткәндә миңа өч кенә яшь булган. Томан эчендә сыман гына хәтерлим. Алып киткән чакта миннән “атаң кире кайтамы” дип сораганнар. Мин әти белән китүче туган тиешле бер дәдәйгә күрсәтеп, “ул кайта, әти – юк” дигәнмен. Әтием минем бай нәселдән булган. Казанбай дигәннәр аларны. Кибетләр тотканнар. Әти оста итеп тегә дә белгән, туннар, күлмәкләр теккән. Мин – ир балалар арасында бер кыз. Шуңа әтием мин тугач нык сөенгән. Исемемне дә үз исеменнән алып кушкан. Миңа 17 яшь тирәсе генә иде, әнием дә үлеп китте. Олы абыем Аркадий Казанцев оста гармунчы иде, ул мине үз баласыдай күреп, ярдәм итеп торды, кияүгә дә шуннан чыктым. Үзем почта хезмәткәре идем, ике авылга хат ташыдым. Эшемне яратып башкардым. Хезмәтемне хөкүмәтебез югары бәяләде – Россия элемтә министрлыгының Рәхмәт хатын алдым, хезмәт ветераны исеменә лаек булдым. Тормышта төрлесен күрсәк тә, бүгенге көнебез бик матур. Ике бала тәрбияләп үстердек”.
Якыннары тәрбиясендә
Өлкән Арзамасовларны Түбән Юшады авылы халкы да хөрмәт итәләр. Алар хәзерге вакытта кызлары Наталья һәм чыгышы белән Мамадыш районының Түбән Яке авылыннан булган кияүләре Асаф тәрбиясендә яшиләр. Кызлары белән кияүләре элек читтә торганнар, ә әти-әниләре олыгая башлагач, яшьтән авырлык күргән кадерле кешеләрен ялгыз тилмертмәс өчен яннарына күчеп кайтканнар. Асафның үз әти-әнисе күптән мәрхүмнәр инде. Шунлыктан әби-бабасы янына күчеп кайту фикерен дә, башлап, кияү үзе әйткән.
Бүгенге язмабыз геройлары булган сугыш чоры балалары сабый чак бәхетен татымаганнар, тормыш арбасына бик иртә җигелгәннәр. Ятимлек өстенә, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Шулай да сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр. Ә күңелләрендә бер генә теләк: “Сугышлар кабатланмасын”. Һәркайсына исәнлек-саулык теләп, “шулай булсын иде” дибез без дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев