Солдат шинелен журналист каләменә алмаштыргач
Түбән Камада яшәүче танылган карендәшебез Виктор Шадринга бүген – 70 яшь.
Кешене гомер еллары түгел, хезмәт нәтиҗәләре бизи, диләр. Бу сүзләр Түбән Камада яшәүче Виктор Шадринга карата әйтелгән диярсең. Питрау җитәргә бер көн кала туган Виктор Борисовичка — 70 яшь. Түбән Кама районы Сабантуйларында һәм Питрау җыеннарында спорт комментаторы эшчәнлегенә — 40 ел. Журналист булып эшли башлавына 20 декабрьдә 50 ел була.
Комбайнчы, радист, журналист
Балтач мәктәбенең рус классын тәмамлаган Викторга Казан дәүләт университетының тарих факультетына керүгә немец телен җитәрлек белмәве комачаулый. Шулай да кәефен төшерми ул, авылга кайтып, колхозда эшли башлый. Мәктәптә тракторчы-машинист правасы алып чыккан, урып-җыю чорында комбайнчы булган Виктор үзе армиягә киткәч тә, өйләренә колхоздан икмәк китереп бушаталар. Укытучы Наталия Васильевна белән почта начальнигы Борис Владимирович, соңыннан улларына, «уңайсызланып беттек, ел азагына кадәр — әле акча, әле икмәк бирделәр колхоздан синең эш көннәрең өчен», дип сөйлиләр.
Стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә радиотелеграфист булып ике ел хезмәт итә Виктор Шадрин. Берсендә аңа, грипп вакытында аяктан егылган хезмәттәше урынына, рәттән ике атна (берничә сәгатьлек ялны исәпләмәгәндә), морзе телендәге радиограммаларны тота торган "колакчын"нарны тәүлек буе бер минутка да салмыйча, дивизиянең команда пунктындагы постында дежур торырга туры килә.
Сроклы хәрби хезмәттән декабрь башында кайткач, университетка керү имтиханнары бирер вакыт җиткәнче генә дип, район газетасына фотограф булып урнашырга тели. Газета редакторы, өстеннән хәрби киемен салырга да өлгермәгән егет белән сөйләшкәч, аңа корреспондент эше тәкъдим итә.
Мәктәптә рус классында укыган Виктор рус арасында хезмәт иткәндә әнисенең хатларына каршы туган телдә җаваплар язганын уйлый да, ризалаша. Көннәр буе район авылларында йөреп, газетага материал туплап кайткан егет башта әле русча әзерләгән язмасын, кулына сүзлек тотып, төннәр буе татарчага тәрҗемә итә. Акрынлап, татарча да мәкаләләр язарга шомарып җитә. Чираттагы ялга киткән җаваплы секретарьне дә алмаштыра. Типографиядәге олы тәҗрибәле верстальщикның катгый таләбе — Виктордан башка бер җаваплы секретарь белән дә эшләмәячәген белдерүе аркасында, аңа бу вазифаны да йөклиләр...
Вакытлыча гына фотограф эше эзләп килгән егет, шулай итеп, хезмәт юлының редакция белән бәйләнгәнен сизми дә кала. Университетның рус журналистикасы бүлеген читтән торып тәмамлаган Виктор Шадрин гомер буе татар газетасында эшли.
Карендәшләр арасында
Халкының күпчелеге татарлар һәм удмуртлар булган Балтач районыннан Түбән Камага килгәч, Виктор Шадринга үз карендәшләре белән ныклап аралашу мөмкинлеге туа.
Дөрес, ул дубляж газетасы "Ленин нурлары«на редактор булып килгән 1983 елда (аннан соңгы чорда да) Түбән Кама рус теле өстенлек иткән шәһәр иде. Бу яшь каланы төзүчеләрнең бөтен союздан җыелуына да, шин заводы, нефтехимия берләшмәләренең шунда урнашуына да бәйле булгандыр. Шул ук вакытта, яңа шәһәргә үз нигезләрен бирергә мәҗбүр булган Чәбия, Актүбә авыллары керәшеннәре дә әллә кая китми, күпчелеге туган җирендә кала.
Дубляж газетасының беренче редакторы, керәшен Николай Кузнецов янына килеп йөргән каләм тибрәтүчеләр, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, төзелештә эшләүчеләр өчен дә яңа редактор Шадринның керәшен егете булуы үз ролен үти. Теләсә кем белән уртак тел таба белүче, кешене сәгатьләр буе бүлдермичә тыңлый алучы яшь редактор үз керәшеннәренә аеруча игътибарлы мөнәсәбәттә була. Шуңа да, уйсу җиргә су җыелгандай, керәшеннәр аның тирәсенә елыша. Туксанына якынлашкан Тимофей дәдәй Французовка кадәр, юк йомышын бар итеп, көн дә диярлек редакциягә сугылып китә.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр, шул исәптән Никифор Тукмачев; техникум директоры Василий Игнатьев, укытучылар Петр Ибаев, Климентий Кузьмин, Ефимья Хәбирова, Анна Бутяева аның янына еш килделәр. Олы Атыдан чиркәү яңартучы Павел дәдәй Умнов, Чәбиядән ташчы Вера Боярова, Актүбә почтальоны, фамилиядәше Ольга Шадрина шикелле, керәшеннәрне борчыган проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә аз булмады. Нәтиҗәдә, җирле татар газетасы район керәшеннәренең рухи бер үзәгенә әйләнде.
Җитәкчеләр — Келәтледән бертуган Муллиннар, Чәбиядән Александр Марков, Балчыклыдан Юрий Иванов, Нариманнан Александр Павлов та үз карендәшләре, редактор Виктор Борисович газетасына һәрчак ярдәм итеп тордылар. Һәм бу Шадрин редакторлык эшен «Шинник» спорт комплексы матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасына алмаштырганчы дәвам итте.
Уйсу җиргә су җыелгандай
Болар барысы да редакторның, балачагы татарлар арасында үтсә дә, гаиләдәге тәрбиясеннән килә. Үзе әйтмешли, папасы белән әнисенең җәйге ялларында үз туган авыллары Колышчы Сабантуйларына кайтулары эзсез узмый. Колышчы керәшеннәренең көйләбрәк сөйләшүләре, төп йортта табындагыларның кара-каршы җырлашулары, өйләрдәге бистәрләр, киндер өстәл япмалары, үзе туган Әтнәдәге һәм малай чагыннан бирле яшәгән Балтачтагы кешеләр киеменнән аерылып торган өс-башлары, пешерелә торган ризык — берсе дә Викторның игътибарыннан читтә калмый. Әнисе шикелле үк көйгә оста малай, үзе ишеткән җыруларны үзалдына гына кабатларга да ярата.
Үзлегеннән фотога төшерергә өйрәнгән улларына өйдәгеләре "Смена-4«фотоаппараты сатып алалар. 1968 елда, беренче мәртәбә, Колышчы Сабантуенда үзенә ошаган ярышларны фотога төшерә. Вакыт үз төсен салган фотоларны әле дә саклый ул.
ү
Редакциядә эшләгән елларыннан башлап, үз керәшеннәре турында республика газеталарында чыккан язмаларны җыеп бара. Түбән Камада үзе редакторы булган җирле газетада Чәбия, Актүбә кебек керәшен авыллары кешеләренә, аларның тарихи фотоларына һәрчак урын таба. Республикада беренчеләрдән булып, татар газетасында ай саен махсус «Карендәш» бите биреп бару идеясе дә аның үзенеке. Сүз уңаеннан, редакциядән Шадрин киткәнче, "Карендәш«тә район керәшен авыллары тарихына багышланган язмалар еш чыкты. Чиркәү-керәшен телендә үгетләр дә урнаштырылды.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, керәшеннәргә, аларның культурасына олы хөрмәт белән караган Рахмай Хисмәтуллин белән бергәләп, әле 1986 елда ук керәшен халык иҗатына багышланган кичә, аннан соң «Җидегән чишмә» кичәсендә Галина Сабирова, Терентий Трофимов кебек җирле керәшен җырчыларының концертларын оештырганын, шулай итеп, сәхнәгә керәшен җырулары чыга башлаганын да әйтергә кирәктер. Чөнки ул кичәләр, тамашачы соравы буенча, берничә көн рәттән кабатлап күрсәтелде. Әлбәттә, керәшен җырулы «Җидегән чишмә» кичәләрен алып баручыларның берсе Шадрин үзе иде.
«Бу егетне югалтмагыз»
Дикторларга хас тавышлы, ике телдә дә бердәй оста сөйләүче Виктор Шадрин — Түбән Камадагы беренче елларыннан ук, район Сабантуйларының алыштыргысыз спорт комментаторы. Керәшен егете Викторның Сабантуй мәйданын яңгыраткан көчле тавышын ишеткәч, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең «бу егетне югалтмагыз» дигән сүзләрен күпләр хәтерлидер әле. Виктор Борисовичның Түбән Кама районы Сабантуенда спорт комментаторы булуына быел 40 ел тулды. Бу милли бәйрәмдә акчага җырлап йөрүче сәхнә йолдызларыннан аермалы буларак, үзенең керәшен тыйнаклыгы белән, үз хезмәте өчен бернинди түләү дә сорамыйча 4 дистә ел дәвамында халыкка бушлай хезмәт итә Шадрин. Бөтен нәрсә акчага корылган хәзерге заманда бу мактауга лаекмы, әллә... Хәер, анысына кем нинди каланчадан карый инде.
Россия күләмендә оештырыла торган Федераль Сабантуйларда (Петербургтан башлап Владивостокка кадәр) дистә елдан артык көрәшне татарча һәм русча (күп төбәкләрдәге татарлар да үз туган телләрен белеп бетерми) алып баручы да Шадрин булды. Шулай ук, Виктор Шадрин Түбән Каманың атаклы баһадиры Данил Галиев истәлегенә республикада оештырыла торган көрәш турнирларын да башыннан азагына кадәр алып бара ул. Болардан тыш, спортның билбаулы көрәш төре комментаторы, 2нче категорияле судья Виктор Шадрин ярышларның гадел хөкем ителүенә бар көчен куя...
Күңеле кушканга
Түбән Камада яши башлаганнан алып, ул әле районның керәшен авылларындагы Питрау җыеннарында, башка бәйрәмнәрдә дә спорт комментаторы вазифасын үти. Һәм моны ул күңеле кушкан эшкә саный. Җәмгыять җитәкчесе Тамара Алексеевнага һәрьяклы ярдәм күрсәтүне, аңа терәк булуны да үз намус эшенә исәпли. Чөнки ул — Түбән Камада керәшен җәмгыяте оештыруның башында торган кешеләрнең берсе. Әлбәттә, җирле оешмадагы һәр ир-егетчә, Шадрин да «муниципаль райондагы керәшен җәмгыяте бары тик Тамара Алексеевнаның каты кулы белән барыбызны бергә җыеп тотуы, финанс якны гына түгел, һәр проблеманы хәл итә алуы аркасында гөрләп эшли» дигән фикердә.
Ә үз чиратында, җирле керәшен оешмасының идарә члены Виктор Шадрин карендәшләренә кулыннан килгәнчә файда китерергә омтыла. Түбән Кама ягының танылган керәшеннәрен барлап, алар турында язмалар әзерләп вакытлы матбугат битләренә чыгара. Киләчәктә район керәшен авыллары турында китап чыгару максатыннан, аларның тарихларын барлау буенча материаллар туплауны дәвам итә.
Китаплар да яза Китап язуда аның шактый саллы тәҗрибәсе дә бар инде. Татар һәм рус телендә бер үк дәрәҗәдә оста язучы Виктор Шадринның Казандагы нәшрияттә басылып чыккан китаплары:"Түбән Кама көрәшчеләре" (2003 ел), «На службе спорту» (2017), «Данил батыр» (2018), «Посвящается „шинному генералу...“ (2019), „Гасырлар кичкән Колышчы“ (2020), „Мягкое золото“ Мамадышской земли» (2022).
Хезмәтен хөрмәтләп
Вакытлы матбугатны үстерүдәге хезмәте өчен, 1995 елда Виктор Шадрин «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды. Ул — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005), «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2013) иясе.
Аңа 2003 елда Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты бирелде. 2005 елда «ТАТМЕДИА» массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. 2010 елда Татарстан Дәүләт советы председателенең Рәхмәт хаты бирелде.
2010 елда Виктор Шадрин республикакүләм «Бәллүр каләм» конкурсының «Имя в журналистике» номинациясендә җиңүче буларак та танылды.
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте председателе:
— Безнең шәһәрдә һәм районда Виктор Борисовичны белмәгән кеше юктыр. Үзебезнең керәшеннәрне әйтмим дә инде. Керәшен бәйрәмнәрендә рәсми җитәкчеләрне каршы алганда да, җитәкчеләр катнашындагы җитди сөйләшүләрдә дә яки кая да булса рәсми делегация белән барганда да арабызда Виктор Борисовичның булуы үзе бер ныклык бирә. Халык хөрмәтен яулаган абруйлы, укымышлы, үз фикере булган һәм алдынгы карашлы асыл затларның берсе ул. Күпләрдән аермалы буларак, чын интеллигенциягә хас тагын бер асыл сыйфаты бар аның — тыйнаклык. Үзен югары кую, мин-минлек юк анда, кешенең кем булуына карамастан, һәркемгә тигез карый.
Карендәшебез Виктор Борисовичны олы юбилее уңаеннан, җирле керәшен оешмасы, Түбән Камадагы һәр керәшен исеменнән котлап, киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, хезмәтендә уңышлар, бәхет-шатлыклар һәм озын гомер телим.
Фирая МОРАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев