Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Снежана Абрамова: “Беренче урында – гаиләм, барысын да алар өчен эшлим”

Кайбер ир-атлардан да көчлерәк һәм эштән куркып тормаучы кызларга сокланып карыйм. “Бәрмәнчек” дәүләт халык фольклор ансамбле җырчысы, балалар үстерүче, ир көйләүче, бизнес алып баручы Снежана – шундый көчле хатын-кызларның берсе. Мамадыш районының Албай авылы кызы Снежана АБРАМОВА белән сәхнә тормышы, иҗаты һәм гаиләсе турында сөйләштек.

– Снежана, сине күп кеше “Бәрмәнчек” солисты буларак белә, җырчы карьераң кайчан башланды?

– «Бәрмәнчек» барлыкка килгән көннән бирле мин шунда. Ансамбльдә 9 ел эшләгәннән соң, 6 ел бала белән декрет ялында булдым, хәзер – янәдән сәхнәдә. Җырчы булырга мәктәп елларыннын бирле хыялланып йөрдем. Мәктәптә бик актив бала булдым, җырга, биюгә тартылдым. Шуңа күрә 11 класс бетергәннән соң, Казан дәүләт мәдәният университетына укырга кердем. Шунда укыганда Геннадий дәдәй Макаров белән таныштым, нәкъ менә ул миңа «Бәрмәнчек» турында әйтте дә инде.

– Гаиләңдә иҗатка якын кешеләр бармы?

– Әйе, әтием Георгий Абрамов Казан музыка училищесының баян бүлеген тәмамлаган. Әмма аннары ул спорт юлыннан киткән, әтием көрәш буенче Россиянең спорт осатсы да әле. Кечкенә чакта әти баянда уйнап, түти белән мин җырлап, бер кассета тулы җырлар яздырган идек. Шул вакытларда иҗатка мәхәббәт уянгандыр да инде.

– Ирең синең сәхнәдә балкуыңа ничек карый?

– Килен булып төшкәнче үк, иремнән «син кемгә өйләнәсеңне аңлыйсыңмы», дип сорадым. Ул минем артист икәнемне, өйдә утыра торган хатын булмаячагымны белеп өйләнде. 2016 елда өйләнештек. Ул – Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы егете. Иремнән бик уңдым, Аллага мең шөкер! Ике балабыз бар, матур тормыш алып барабыз. Зур гаиләм булса да, яраткан эшем белән шөгыльләнә алуыма иремә рәхмәт. Ул мине хуплап тормаса, декреттан соң эшкә чыга да алмаган булыр идем, бәлки. Гастрольләргә дә китәргә туры килә, әле хәзер дә без Сочидагы Сабантуйга юл тоттык, каенанам бик теләп балаларны карарга килде. Ике як әти-әниләребезгә рәхмәтлебез, алар безгә һәрчак булышып торалар.

– Сине эшмәкәр дип тә ишеткән идем...

– Әйе, кием сәүдәсендә үз эшем бар. Шушы эш белән декрет вакытында шөгыльләнә башладым. Мин өйдә бала карап утырам, ирем генә эшли. Акча җитмәгән вакытлар да була. Уйлап-уйлап тордым да, үз-үземә «Снежана, болай булмас, нидер эшләргә кирәк», дидем. Һәм, әкрен-әкрен, кием-салым бизнесына кереп киттем. Беренче вакытларда заказлар бик әз иде, кәеф төшкән вакытлар да булды, әмма хәзер эшләр бик әйбәт бара. Эшем турында күп кеше белә, сатып алучылар бер-берсенә сөйлиләр, мактыйлар. Шулай итеп, бизнесым көннән-көн үсә, Аллага шөкер.

– Син җырчы да, хатын да, әни дә, эшмәкәр дә. Боларның барысына да ничек өлгерәсең?

Ә нишләргә? Бу тормышта барысына да өлгерергә кирәк. Беркем дә әзерне китереп бирми шул. Үзең тырышмасаң, эшләмәсәң булмый. Иртән-иртүк торып балаларны мәктәпкә, бакчага җыендырырга, эшкә барырга кирәк, бизнесны алып баруга да күп көч китә. Эштән соң балаларны алып кайтам, ашарга пешерәм. Әле хәзер укырга-язарга өйрәнәбез, өй эшләрен эшлибез. Кич белән, балаларның күңелен күреп, урамга да алып чыгасы була. Арыган вакытлар да була, әмма барысы да яхшы булсын өчен тырышырга кирәк. Иң мөһиме, көнне дөрес итеп планлаштыру. Мине кечкенә чактан ук әни дисциплинага өйрәтте. Иртәгә киясе әйберләрне кичтән әзерләп куярга, эшне сузып йөрмичә вакытында эшләргә. Хәзер инде мин үземнең балаларга шушы кагыйдәләрне өйрәтәм.

– Син һәрвакыт матур киенгән, бизәнгән.Моңа күп вакыт китәме?

– Сәхнә кешесе булгач, үзеңне һәрвакыт карап торырга кирәк, минемчә. Иртә белән бизәнмичә-ясанмыйча чыгып киткән вакыт юк диярлек. Артистмы, юкмы, хатын-кыз һәрвакыт үз-үзен карап торырга тиеш. Минем өчен бу аерым ритуал кебек. Мәктәп елларында ук шундый идем инде мин. Бик күп эш булса да, өлгермәсәм дә, үземне рәткә китермичә өйдән чыкмыйм.

– Сольный карьера турында уйлаганың бармы?

– Юк, ул хакта фикер йөрткәнем булмады. Мин «Бәрмәнчек»не бик яратам, мондагы атмосферага гашыйк. Җәй көне Сабантуйларда җырлыйм, Олег дәдәй Фазылҗанов белән аның концертларында чыгыш ясыйм. Миңа шул да җитә. Сольный карьерага бик күп вакыт кирәк, барысын да бергә алып баруы кыенрак булыр, дип уйлыйм. Минем өчен беренче урында – гаилә, барысын да алар өчен һәм алар белән бергә эшлим. Хәзерге вакытта миңа барысы да ошый, тормышыбыз көйләнгән, Аллага шөкер!

– Җавапларың өчен рәхмәт, Снежана!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев