Сиксән икенче яше белән баручы Аннук түтигә ара ераклыгы киртә түгел
Түбән Кама шәһәре янәшәсендәге Красный Ключ поселогында яшәүче Анна Болтикова, дистәләрчә чакрым ара үтеп, Олы Атыдагы «Ак түтиләр» керәшен фольклор ансамбле репетицияләренә йөри.
Нәсел-нәсәпне барлап
Красный Ключ поселогындагы Аннук түтиләр йортына килеп җиткәндә, кояш күтәрелеп кенә килүгә карамастан, көн эссесенә чыдарлык түгел иде. Җиләс подъездга кереп, андагы чисталыкны, яктылыкны күрүгә, күңелдә рәхәт бер дулкын күтәрелде. Аннук түтинең үз квартиры да якты, матур. Ул чор кешеләренә хас булганча, өстәлгә бер кочак альбом тезеп, аның тормыш юлын барлыйбыз.
Әнә, Олы Аты кызы Аннукның яшь чакта төшкән фотосы. Авыл яшьләре, ире, балалары... Альбом битенә ябыштырылган фотоларда гаиләнең һәр олы вакыйгасы чагыла.
Куллары белән фотоларны сыйпый-сыйпый, узганнар турында сөйләүче түти, тын калып, тәрәз төбендә шау чәчәктә утырган гөлләренә төбәлде. Бераздан йөрәк түреннән чыккан тавыш белән җыру көйләде:
Бу гумерләр бездән үтәр дә китәр,
Үтмәскәйләр гумер бир, Кодай.
Үтмәскәйләр гумер шулар да булыр,
Бетмәс-кимемәс дәүләт бир, Кодай.
Аннушка түтәй (ул үзенә шулай дип эндәшкәнне ярата) бу җыруны 1906 елгы әнисе Татыйдан отып калган. Ул көй Олы Атының Байрашовлар гаиләсендәге унөч баланың унынчысы булган Аннукны гомере буе озата бара.
Аның әнисе Татьяна Константиновна 20 яшендә үзеннән 13 яшькә олы, ике балалы тол авылдашы Кирилл Тимофеевичка хатын булып килгән. 1943 елны, Аннук ун айлык чакта, фронтта яраланган әтисе кайта.
«Әти — 66 яшендә, ә әнием 65тә үлде. Әнинең анасы Гөрпинә бик кыю булган. Авылдагы ирләр боярларны таларга атлар белән барганнар. «Атны үтерерсез» дип, Гөрпинә әби атларын бирмәгән, үзе ияреп киткән. Боларны бояр малайлары куа чыккач, атларны саклау өчен, кайсыдыр авыл янында суга төшеп, шарламасында яшеренеп торганнар. Гөрпинә әби атны саклап калган, ә үзенә салкын тиеп, шуннан рәтләнә алмаган. Ул үлгәндә әнием Татьянага — 12, Клавдия түтигә — 6, энеләре Иванга 3 яшь булган. Алар әби-бабайда үскәннәр. Әнинең җырак бабае — Данил Черечеев. Сугышта, хезмәттә озак йөреп кайткан. Әниләр үз-үзләрен белә башлагандада инде пич башында гына яткан ул Данил бабае йөздән артык яшәгән», — дип сөйләде Аннук түти.
Биатай йортында
18 яшеннән Аты клубында эшләгән Аннук 1965 елда авылдашы Георгий Болтиковка кияүгә чыга. Сигез балалы гаиләдә үскән ире йортына ул унынчы кеше булып килә. Аннук түти төшкәндә биатасы Иван Захаровичның анасы Дария Болтикова да исән була әле.
Өйләнешүләренә ун ай дигәндә, Георгийның энесе Пётр да хатын алып кайта. Авылдаш килендәше Ольга белән Аннук тату яшиләр. Бер-бер артлы ике гаиләдә дә бала туа, аларны да бергәләп карыйлар. Бианалары Лукерия дә дөнья бәясенә торырлык акыллы хатын була. Берсендә, бианасы чирләп киткәч, биатайлары Иван: «Торыгыз әле», — дип киленнәрен уята. Ипи кабарган икән. Аннук күәшнә янына килә дә, нишләргә белмичә, аптырап карап тора. Бистәргә битен сөртеп торучы ире моны күреп ала һәм: «Менә шулай эшлиләр аны» дип, ипи күәшнәсенә үрелә... Кызарып пешкән ипиләрнең төбенә пичтән ияргән көлне сөрткәләп, өстәлдәге ашъяулыкка инде Аннук килен тезә...
Ишле гаиләдәгеләр тату яши. Каенсеңелесе Зинаиданы да, иренең бишенче энесе Николайның хатыны Галяны да үз сеңелләре кебек күрә ул. Олы килендәше, Чапчак участок дәваханәсендә табиб булып эшләүче Валентина белән дә уртак сүзләр табыла.
Булдыклы Георгий
Гаилә коруларына ике ел ярым дигәндә, Аннук белән Георгий РТСта өй җиткезеп чыгалар. Анна шундагы клубка җитәкче булып күчә. Өч балаларының төпчеге Володяга өч яшь тулганчы шунда яшиләр. «Сельхозтехника«ны шәһәргә күчергәч, Болтиковларга да РТСтагы өйләрен калдырып китәргә туры килә. Рационализаторлык тәкъдимнәре кертүче белгеч буларак, Георгий Ивановичка 1975 елны Красный Ключ поселогында квартир бирәләр. Ул заманда халык арасында Чургат дип йөртелгән Красный Ключта аларны түбәләре каралып беткән иске өйләр каршылый. Тәрәзәдән карап, Аннук: «Бер чүплек башыннан икенче чүплек башына алып килдең», — дип елый…
«Почет билгесе» ордены кавалеры Георгий Болтиков турында 1985 елда «Советская Татария» газетасы да язып чыга. «Хезмәт ветераны, 32 елдан артык „аппаратураларны дәвалау» белән шөгыльләнә. Алтын куллы оста, ул — токарь да слесарь да, электрик та, уйлап табучы да » дигән юллар бар әлеге күләмле язмада.
«Машина, тракторлар өчен кабиналарның алгы пыялаларына кадәр үзе уйлап чыгарып эшләде. Башлы һәм оста иде, — дип ирен искә төшереп алды Аннук түти. — Үзем 30 ел Красный Ключтагы почтада эшләдем. Почта йөрттем, соңгы вакытта халыкка пенсия өләштем. 61 яшем тулгач, эштән туктадым».
Кама аша Танайкага карап
Почтада эшләгән 1988 елны «Үз һөнәрендә иң яхшысы» дип табылган, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән Анна түти бүген үз балаларының уңышларына шатланып яши. Институт тәмамлагач, олы кызы Светлана эшкә Алабуга ягына билгеләнә. Шүрнәк авылы егете Иванга кияүгә чыга. Танайкада яшиләр. Ире заводта эшли, үзе мәктәптә 35 ел балалар укыта. Олы уллары Василий — Алабугада, өйләнгән, баласы бар. Кечесе Кирилл әле укый.
Кызының гаиләсе турында сөйләгән җиреннән бүленеп, ул мине кечерәк бүлмәгә чакырды. Тәрәзә пәрдәләрен күтәреп, җәйрәп яткан Кама елгасының икенче ярына таба күрсәтте: «Әнә, Светланаларның йорты. Олы корылмалар төзеп куйганчы, өй түбәләре ачык күренә иде». Ике күзенә дә операция ясатуын әйткән Аннук түтидән аермалы буларак, тауда урнашкан ак түбәле йортларны күзлекле күзем дә көчкә шәйләде.
Уртанчы кызы Иринаның ире Иван Петров та керәшен егете. Түбән Кама районының Трудовой поселогында торалар. Икесе дә мәктәптә укыта. Петровларның уллары, Чаллы шәһәрендә яшәүче Сергей белән Вячеслав та югары белемле.
Аннук түтинең төпчеге Владимир да илленең өске ягында икән. «Хатыны — Сарман районының Ләке авылыннан Марианна Тазова. Мәскәүдә яшиләр. Малай заводта эшли, килен башлангыч классларны укыта. Кызлары Валентинага 30 яшь тулды, Мәскәү янында яши, әле бала карап өйдә утыра. Валерия Киров шәһәрендә врачлыкка укый, кардиолог булачак. Рус арасында торсалар да, малай белән килен дә, оныклар да үз телебездә сөйләшәләр. Балаларым да, оныкларым да керәшенчә белә», — дип шатлана Аннук түти.
«Ак түтиләр» янына
Сиксәннең өске ягында булса да, Олы Атыдан «Ак түтиләр» керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Надежда Замотаева шалтыратуга, Аннук түти юлга җыена.
«Бер авырлыгы да юк аның. Красный Ключ белән шәһәр арасында трамвай йөри. Авылга да автобус йөреп тора. Трудовойдагы кызларыма кайткан чагым булса, кияү машинада алып бара. Атыда да туганнарым бар. 6 яшь кече cеңелем Фёкла Наумова шунда тора. Павел дәдәйнең хатыны, 84 яше белән баручы Мария дә авылда, төп нигездә көн итә. Безнең Павел дәдәй Югары Чаллыда пожарник булып эшләде, аны Байка дип йөрттеләр. Вафатына 15 ел инде, — дип бераз күңелсезләнеп торды да, сүзен дәвам итте. — «Бу атнада җыелышабыз, син «Ак түтиләр»не ташлама инде, Аннушка түтәй" дип Надя әйтүгә, күңелем белән Атыда йөри башлыйм».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев