Үсемлекләрнең өсләрен кайчан һәм нәрсә белән капларга?
Кышка да күп калмады. Быел аны, башка еллардан аермалы буларак, күпкә салкынрак булачак, дип фаразлыйлар
Бакчада кышлый торган үсемлекләрне дә кайгыртырга вакыт җитте. Аларның өстен яхшылап ябып калдырырга кирәк. Каплагыч материаллар аларны түбән температурадан саклый. Кибеттә каплагычларның берничә төре сатыла. Аларны аерым карап үтик.
Спанбонд. Бу материалны рулон кебек тә, башка формаларда да саталар. Әзер тегелгән капчыклар да бар, аларны кидереп кенә куясың.
Чехол. Ылыслы һәм декоратив үсемлекләрне суыктан саклый, бозлы яңгыр аларны ботакларын сындыра алмый. Язын исә кояш нурларыннан да саклый.
Капчыклык тукыма. Әлеге материал аша һава яхшы йөри. Дымны үзенә сеңдерә. Әмма бер җылытып, бер суытып торганда, бозлы конструкциягә әверелә. Кайвакыт аның астында үсемлек бурсырга да мөмкин.
Агротукыма. Яңа төрле бу материал 100 процент полипропиленнан ясала. Һава, су үткәрүчән. Биш елга кадәр хезмәт итә, череми, гөмбәчекләргә каршы тора, тамыр системасын өшүдән саклый.
Яфраклар. Болары һәр бакчачыда бар, сатып алырга кирәкми. Әмма ул кечкенә теплица шартлары тудырып, дымлылык анда югары була. Бер-берләренә ябышып бетеп, һава да үткәрмиләр. Шуның өчен аның өстенә полиэтилен пленка да каплау дөрес була. Тагын бер тискәре ягы – яфрак астында үсемлек чери, гөмбәчек авыруы таралырга мөмкин.
Чыршы ботаклары. Табигатькә зыян китермичә генә җыя алсагыз, кулланырга була. Аның өстенлеге – табигый булуында. Ул карны тоткарлый, шуның белән суыктан яхшырак саклый. Тик алардан үсемлеккә авырулар күчәргә мөмкин. Ә менә кимерүчеләр ылысларны бик яратмый.
Чыбык-чабык та карны тоткарлый, череми дә, һаваны да яхшы үткәрә. Тик карсыз кышны үсемлекне суыктан саклый алмый.
Полиэтилен пленка үсемлекне яңгырдан яхшы саклый. Ә менә суыкларга “көче җитми”. аның астында үсемлек бурсырга да мөмкин. Шуңа да аны яфрак, агач чүбе өстенә ябу дөрес.
Үсемлекләрнең өсләрен кайчан капларга дигән сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Һәр җирлектә һава торышы төрлечә. Үсемлек төренә дә карарга кирәк. Әйтик, гортензия җылы ярата, аны октябрҗдә үк капларга була. Розаларны соңрак та ярый. Ничек булса да, тәҗрибәле бакчачылар каты суыкларны көтеп тормаска киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев